Эчтәлеккә күчү

Иске Салавыч

56°21′51″ т. к. 50°19′34″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Салавыч latin yazuında])
Иске Салавыч
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Салаусское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Салаусское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 422256
Карта

Иске СалавычТатарстан Республикасының Балтач районындагы торак пункт. Иске Салавыч – Балтач районындагы иң борынгы авылларның берсе. Аның тарихы Казан ханлыгы чорына барып тоташа. Балтачтан 8 чакрым төньяк-көнчыгыштарак урнашкан әлеге авылда якынча 1030 кеше гомер кичерә.

Иске Салавыч Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 98 чакрым, ә район үзәге Балтачтан төньяк-көнчыгышка таба 8 чакрым ераклыкта урнашкан[2].

Авылга терәлеп үк диярлек агучы Шушма елгасыннан бигрәк тә язгы ташу вакытларында күпләп сал агыза торган булганнар. Сал агызу, дөресрәге – «сал аулау» сүзеннән Салавыч исеме барлыкка килгән булырга тиеш. Елга авылны икегә бүлеп аккан. Шунлыктан Салавыч та Иске Салавыч, елга аръягы Салавычы исемнәре белән аталып йөртелгән. Гасырларда исә Салавычта hәм аның тирәсендәге авылларда марилар яшәгән дип фараз ителә. Авылның ике ягында «мари зираты» дип аталып йөртелгән урыннарның булуы да шуны искәртә. Һөнәргә бик оста булган бабаларыбыз. Нинди генә әшкә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкара торган булганнар алар.


2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 1034 кеше яши[3], шул исәптән: татарлар — 99,42%, башка халыклар — 0,58%[3].

Крестьяннарның хәле бик авыр була.Сәбәбе ачык: берәүләр кулында йөзләрчә гектар җир булганда, икенчеләр кулына аның бик аз өлеше генә эләккән. Бөтенләй җирсезләр дә аз булмаган, әлбәттә. Байтак кеше балчык йортларда яшәгән.Уку-язу мәсьәләсенә килгәндә дә хәл мөшкел.Авылда кешеләргә килгән хатны укып күрсәтүче hәм хат яза белүче берничә генә кеше була.Русча адресны тимерче Федька (аны шулай дип йөрткәннәр)гына яза белгән. Җир булмаганга яки бик аз булганга, крестьян, ел уңайсыз килде исә,әнә шундый кыен хәлдә калган. Безнең як авылларында җир иманага(ир-атка бүленгән участок) 2 дисәтинә чамасы (1 дисәтинә-1,092 гектар) туры килгән, ә бу hич тә крестьянның ихтыяҗын каплый алмаган. Салавычның нәкъ уртасыннан олы юл уза. Юлның ике ягына каен агачлары утыртылган булган. Себер тракты дигән исем дә бирелгән бу юлга. Патша самодержавиесе илнең прогрессив карашлы кешеләрен, шул исәптән декабристларны, күренекле революцион демократлардан Һерцен hәм Радищевны да шушы юлдан Себергә озаткан. Гомумән, биредә богау чыңлаулары, җәберләгәннәрнең ыңгырашулары тынып тормаган.

Садыйк Шәйхетдинов сөйли:" Безнең әти гомере буена авыру булды.Зур мохтаҗлыкта үстек.Мин унбер яшемнән байларда итек басуда эшләдем, әмма 25 яшемә кадәр аягыма итек кию насыйп булмады. Чабата киеп йөрдем.1905 елда хәрби хезмәткә алыну өчен күренергә бардык.Җиде малай идек. Югыйсә, авылда минем елгылар җиде генә тугел иде. Арсландай таза бай малайларына, хәрби хезмәткә яраксыз дигән булып ак билет тоттырдылар. Ул вакытларда үз-үзләрен бозучылар да күп булды,соңга таба алар гарип булып калды.". Иске Салавыч авылы бүгенге көндә тулы тормыш белән яши. Авыл халкының күпчелеге ООО СХП “Татарстан” җәмгыятендә көч куя.

Авылда бер мәчет, гомуми урта белем бирүче мәктәп, “Сөмбелә” балалар бакчасы, терлекчелек комплексы, мәдәният йорты, спортзал бар.

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1932-03-10 Харис Галимуллин сәясәтче 2006-03-11 No/unknown value
1942-01-02 Флүрә Баязитова Казан (Идел буе) федераль университеты галим
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[5]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.