Эчтәлеккә күчү

Иске Собхангол (Бөрҗән районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Собхангол (Бөрҗән районы) latin yazuında])
Иске Собхангол
баш. Иҫке Собханғол
Сурәт
Рәсми исем Иҫке Собханғол
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Старосубхангуловский сельсовет[d][1] һәм Бөрҗән районы
Административ-территориаль берәмлек Старосубхангуловский сельсовет[d][1]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 2072 (1959)[2],
3271 (1970)[3],
3796 (1979)[4],
3655 (1989)[5],
4343 (2002)[6],
4872 (2009)[7],
4609 (2010)[8],
5245 (2021)[9]
Почта индексы 453580
Җирле телефон коды 34755
Карта
 Иске Собхангол Викиҗыентыкта

Иске Собхангол [10] (баш.  Иҫке Собханғол, рус. Старосубхангу́лово) – авыл, Башкортстан Республикасы Бөрҗән районының һәм Иске Собхангол авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны ― 3700 (1989), 4609 (2010), 5245 кеше (2021).[11]

Почта индексы — 453580. Телефон коды: +7 34755. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80 219 825 001.[12]

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районы, Көньяк Уралның иң аз үзләштерелгән үзәк өлешендәге Бөрҗән районының көньяк-көнчыгышында, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 340 км, Магнитогорскидан 150 км ераклыкта[13], Алакуян елгасы Агыйдел елгасына койган урында урнашкан.

Авыл уннарча километрга сузылган һәм берничә микрорайонга бүленгән: Үзәк, Базал микрорайоны (җирле халык Финляндия дип атый), Каентуш (Каин-Туш)[10] һәм Агыйдел бистәсе (урман хуҗалыгы бистәсе).

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белорет, Сибай, Уфага автобус йөри. Кагы — Иске Собхангол, Зилаер — Кананикольское — Иске Собхангол, Иске Собхангол — Морак, Иске Собхангол ― Баймак автомобиль юллары уза.

Куйбышев тимер юлының Башкортстан регионы Белорет станциясенә кадәр ― 145 км.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Собхангол авылы (әүвәлге исеме Алакуян тамагы (баш. Алағуян тамағы) Янсары (Собхангол) авылыннан бүленеп чыга. 1816 елда Ырынбур губернасы Верхнеурал өязеннән 22 кеше гаиләләре белән яңа урынга – Янсары (Собхангол) хуторына күчереп утыртылган булган. 1850-1859 елларда Иске Собхангол авылы барлыкка килә: берничә генә өйдән торган хутор авылга әйләнә. 1866 елда 30 хуҗалыкта 189 кеше яшәгән. [14]

1925 елда Иске Собхангол авылында башлангыч мәктәп ачыла. Беренче укытучы – Зилаер кантоныннан Оркыя Ишмурзина. 1934-1935 елларда мәктәп җидееллык (ТБУМ), 1937 елдан урта мәктәп итеп үзгәртелгән. 1979 елда ике катлы кирпеч бина төзелә. 2016 елда интернатлы яңа бина ачыла.[15]

1930 елда БҮБК президиумы карары белән кантоннар системасы бетерелгәч, Башкортстан АССРда Зилаер кантонының Тамьян-Түнгәвер, Бөрҗән волостьлары һәм Стәрлетамак кантоны Макар һәм Арыслан волостьлары җирләрендә Бөрҗән районы барлыкка килә, 1935 елдан район үзәге – Иске Собхангол (аңа кадәр Яңа Собхангол) авылы. [16]

Авылда «Марс» күмәк хуҗалыгы оештырылган булган. [17]

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елгы җанисәп буенча, авылда 5245 кеше яшәве билгеле.

Халык саны
2002[18]2009[19]2010[20]
434348724609

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елгы җанисәп буенча, күпчелек милләт — башкортлар (92,3 %).

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның иң беренче төзелгән «Әбделмән» мәчете
  • «Әбделмән» мәчете. 1996 елда авыл читендә бүлеп бирелгән урында Әбделмән Госман улы Изгин тырышлыгы белән төзелгән, гыйбадәтханә аның хөрмәтенә «Әбделмән» дип аталган. [21]
  • «Фуркан» мәчете. 2014 елда авылның үзәгендә, Мәдәният сарае янәшәсендә, Агыйдел ярында бүлеп бирелгән җирдә нигезләнгән гыйбадәтханә. [22]
  • «Мөҗәвир хәзрәт» мәчете [23]

Икътисад, социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисадта урман сәнәгате производствосы әйдәп баручы позицияне били. Территориядә агач әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре эшли. Азык-төлек сәнәгатенең җирле әһәмияттәге берничә предприятиесе, музейлар, мәчетләр, 1958 елда нигез салынган Башкортстан дәүләт табигать тыюлыгының үзәк утары бар.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность сельского населения РСФСР - жителей сельских населённых пунктов - районных центров по полу
  3. Всесоюзная перепись населения 1970 года. Численность сельского населения РСФСР - жителей сельских населенных пунктов - районных центров по полу
  4. Всесоюзная перепись населения 1979 года. Численность сельского населения РСФСР - жителей сельских населённых пунктов - районных центров
  5. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность сельского населения РСФСР - жителей сельских населённых пунктов - районных центров по полу
  6. Всероссийская перепись населения 2002 года. Численность населения субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более
  7. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  8. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
  9. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
  10. 10,0 10,1 Ләйсән Якупова. Яңа парк күз явын алып тора! «Кызыл Таң», 15.05.2022
  11. ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  12. Архивированная копия.
  13. Старосубхангу́лово — село, центр Бурзянского района Башкирии
  14. История с.Старосубхангулово. 2023 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган. Сайт burzyanmuseum!
  15. История школы с.Старосубхангулово. 2022 елның 26 декабрь көнендә архивланган. Сайт burzyanmuseum!
  16. О районе. Официальный сайт муниципального района Бурзянский район Республики Башкортостан
  17. Караголов Р. М. История с.Старосубхангулово. 2023 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган. Сайт burzyanmuseum!
  18. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  19. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  20. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
  21. ММРО «Абдульманово» с.Старосубхангулово Бурзянского района
  22. Александр Байрамов. В Бурзянском районе начато возведение новой мечети. Ufavesti.Ru, 10.09.2014(рус.)
  23. Мечеть "Мужавир хазрат".(үле сылтама) ataisal.ru

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]