Иске Суыксу авылы тарихы (Буа районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Суыксу авылы тарихы (Буа районы) latin yazuında])

              Иске Суыксу авылы тарихы. 

   Иске Суыксу авылына ,1660 елларда Темников шәһәреннән күчеп килүчеләр нигез сала.1720 елларда халык дәүләт крестьяннары катлавына керә. Халык игенчелек,терлекчелек,он тарту,сәүдә белән шөгыльләнә;балта остасы,лашманлыкта,Донбасс һәм Уралдагы күмер шахталарына китеп эшли.20 йөз башында Иске Суыксуда волость идарәсе урнаша:1920 кадәр Сембер губернасының Буа өязе Иске Суыксу волостеньдә 1920 дән ТАССРның Буа контонында.1930 ның 10 августыннан Буа районында. 

  Безнең авылның 360 елга якын тарихы бар.Суыксу авылына Төмин шәһәреннән хәзерге(Әстерхан өлкәсе) ике бертуган Морат бакый,Әвез бакый бабайлар килеп төпләнәләр.Аларның нәсел шәҗәрәсе 1890 елда туып 1960 елга кадәр яшәгән Сабирҗан бабайның оныгы укытучы Шәрәфетдинов Равилда саклана.Тарихка күз салсак,Иске Суыксу авылы Казан ханлыгы яшәгән чорда ук барлыкка килгән.Иске Суыксу якларында шактый гына кеше яши башлагач,Темниково якларыннан (хәзерге Рязань өлкәсеннән) бу якларга  3 гаилә килеп урнашып калырга теләк белдергәннәр.Ләкин аларны авыл кешеләре кабул итмәгәннәр , алар елганың төнъяк ярына урнашканнар һәм авылны Яңа Суыксу диеп атаганнар.Кызганычка каршы,биредә төпләнүчеләрнең нәсел агачы билгесез.Шулай итеп бер үк территориядә диярлек ике авыл кешеләренең тормышы башланган һәм дәвам иткән.

  18 гасыр азагында Сембер губерниясе һәм Буа өязе оешкач,безнең авыл шул төбәкнеке булып исәпләнгән.

  1789 елда Екатерина 2 указы белән мөселман диния нәзарәте төзелә, ә мәчет, мәдрәсәләр төзү 19 гасыр урталарында башланган.

  1859 елда Иске Суыксуда 2 мәчет,Яңа Суыксуда 1 мәчет төзелә.20 гасыр башында ике як Суыксуда 6 мәчет,6 мәдрәсә була.

  Шул хәлдә авыл беренче бөтендөнья сугышы елларына килеп керә,аннары февраль,октябрь революциясе,гражданнар сугышы,тормышның яңа нигезгә корылуы.Авыл халкы бик авыр хәлдә яшәгән шуңа күрә 1917 нче елдагы вакыйгаларны зур өмет белән каршы алганнар.

Октябрь революциясеннән соң власть эшче крестьяннар кулына күчә.Тынычлык җир турында декретлар кабул ителә.Тормыш яңарыш чоры кичерә.Авылда мәктәпләр төзелә башлый.1922 елда- 3 ,1925 елда- 4,1930 елда- 7 еллык мәктәп барлыкка килә.

  1929 елда колхозга 80 хуҗалык керә.900 га.җире,90 аты була.Колхоз оешкач Хөсәенов Борханны рәис итеп сайлыйлар.Колхозга "Нариман" исеме бирелә.Ә 1931 елда Әбелханов Кәбирне рәис итеп сайлыйлар.1935 елда колхозга "Сталин" исеме бирелә.Суыксу халкы җирне үзе чәчә,үзе ура,үзе суга.Авылның уңдырышлы туфрагына бодай,арыш,солы чәчелә.

  1941 ел 22 июнь иртәсе.Ләкин шушы матурлыкны җимереп,кешеләрне татлы йокыларыннан уятып фашист илбасарлары туган илебезгә ерткычларча бәреп керделәр.Илебезнең батыр уллары һәм кызлары Ватанны сакларга күтәрелделәр.Безнең туган авылыбыз үзенең сөйгән улларын- кызларын яуга озатты.Авылыбыздан 719 кеше үзләренең изге бурычлары булган Ватан ананы сакларга дошманны туган илебездән куып чыгару өчен фронтка киттеләр.Үзләренең Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп 369 авылдашыбыз яу кырында ятып калдылар.Без аларны мәңге онытмабыз!

  1945 елда Татарстанның 25 еллыгына бөек Ватан сугышы елларында дәүләт планнарын уңышлы үтәгәне өчен Әбелханов Кәбир Ленин ордены белән бүләкләнә.

  1950 елда колхозга 905 га. җире белән "Фрунзе"колхозы  кушыла. Ике колхозны бергә берләштереп бер колхоз булып яши башлыйлар.

  1953 елда рәис итеп Хмелёв Василий сайлана.Уңышлары өчен ТАССР авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең 1 дәрәҗә дипломына лаек була.1954 елда көмешсыман төлкеләр үстергән өчен тагын 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

  1956 елдан колхозга "Татарстан" исеме бирелә.1959 елдан колхоз рәисе итеп Сабирҗанов Нургали Сабирҗан улы билгеләнә.1959-1988 еллар эчендә колхозны җитәкләгән Нургали Сабирҗан улының хезмәте хөрмәткә лаек.Ул үзен уңган җитәкче, оештыручы итеп күрсәтте.1967 елдан башлап колхозыбыз Ленин орденлы "Татарстан" колхозы диеп йөртелә.

  Авылга су үткәрү,мәдәният йорты,яңа мәктәп бинасы , икмәк пешерү йорты ,спорт зал, механикалаштырылган ындыр табагы,терлек фермалары төзеп сафка бастырылды .Боларның һәммәсе дә Нургали Сабирҗан улының тырышлыгына , оста җитәкчелек итүенә бәйләнгән иде.Авыл халкы аны әле дә хөрмәт итеп искә ала.

  Суыксу авылында элек-электән үзләренең уңганлыгы, тырышлыгы,сәнгатькә,иҗатка хәвәслеге белән танылган кешеләр күп яши.

   1988 елдан "Татарстан" колхозының рәисе итеп Җамалетдинов Нурислам сайлана.1996 елдан "Татарстан" колхозы "Татарстан" ассоцияциясе итеп үзгәртелә.

  1997 елда колхоз рәисе Җамалетдинов Нурисламның,Иске Суыксу авылы җирле үзидарә рәисе Булатов Назым Сабирҗан улының тырышлыклары нәтиҗәсендә  авылда зәңгәр ягулык яна башлады. Авыл халкының күптәнге хыялы тормышка ашты.

  Татарстан Республикасының атказанган агрономы ,Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нурислам Җамалетдинов тагын куп еллар эшен уңышлы дәвам итте.

  2005 елдан “Татарстан” күмәк хуҗалыгы” ВАМИН БУА” оешмасына керә.Аның генераль директоры Хисамов Раил Заһит улы һәм “Татарстан” бүлегенең җитәкчесе Хусаинов Мөниб Касыйм улы тырышып хезмәт итәләр.

2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча авылда 7 төрле милләт кешесе яшәве билгеле булды (татар,башкорт,рус,үзбәк,таҗик,мордва,чуваш).

2014 елның башында агрофирма ООО”Ак Барс Буинск” филиал №4 диеп үзгәртелде.Генераль директоры Исхаков Раил Равил улы сайланды.

2014 елның ахырында генераль директор итеп Ибрагимов Рәис Динарис улы билгеләнде.

2016 елның августыннан Хөсәенов Мөниб Касыйм улы җитәкчелек итә.Бу филиалга шулай ук Боерган,Иске Тинчәле авыллары керә.

2018 елның мартында генераль директор  итеп Мөдәрисов Фәрид  Дҗәмил улы сайлана. Агрофирма ООО”Заря”га үзгәртелде.Агрофирмага Тахаръял авыллары да кушылды.

2014 елда Иске Суыксу урта мәктәп капиталь ремонттан соң, 16 август көнне ачылды.Мәктәпне ачканда премьер министр Илдар Халиков та катнашты.

  Авылыбызның табигате елдан-ел яшелләнә бара.Югары очтагы сулык,чишмә яңартылды.

2014 елның язында Суыксу елгасына Кызыл китапка кертелгән торналар, бобёрлар килеп урнашты  һәм кипкән агач ботаклары белән елганы будылар. Шулай ук авыл җирлегендә кызыл китапка кертелгән кызыл кырмыска оялары күренә башлады.

2014 елның августында авылның Советский урамына 3 км юл салынды.

  Хәзерге чорда Иске Суыксу авылы җирлегендә 1470 кеше яши.

2015-2016 елларда авылдагы үзгәрешләр:авылга яңа скважина казылып авылга су кертелде.Яңа мәчет (Колхоз урамында),балаларга спорт мәйданчыгы төзелде.

2018 елда авылдашыбыз Айзатуллов Марат Мансур улы тырышлыгы белән мәдәният йортына капиталь ремонт булды.2018 елның февралендә башланды 2018 елның 11 октябрендә ачылды.

Авылда 2019 елның сентябрендә яңа “Исламгали”мәчетенең манарасы күтәрелде.Аны авылыбыз эшмәкәре Гимадиев Илдар төзетте.

2020 елда Иске Суыксу авылы башлыгына Ахметшин Илдус Гаязетдинович сайланды.

Туган җир-бу һәрберебезгә ана сөте белән кергән иң якын,иң мөкатдәс сүз! Туган җир!Ул син туган,син үскән җир! Син үзеңнең әти-әниләрең белән,дусларың белән яши торган җир! Безнең туган җиребез – Татарстан республикасы.

                     

                  Мәдәният йорты ачылышы.