Иске Суыксу китапханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Суыксу китапханәсе latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Татарстан республикасы Буа районы Иске Суыксу авылы үзәкләштерелгән китапханәсе тарихы.

     Буа районында Иске Суыксу Һәм Яңа Суыксу авыллары элек-электән иң зур авыллардан саналган.Төп халкы мишәрләр.Алар уку ягыннан,сәнгать ягыннан алга киткән булган. 1917 елларда авыл уртасында приказ йорты ачылган, анда авыл башлыгы да утырган. Шул йортта авылның документлары сакланган, бер бүлмәсендә -уку залында (изба-читальня)  халыкны укырга-язарга өйрәткәннәр. Хатыннарны шул вакыт өчен белемлерәк булган Зәйдә Камалетдинова (шагыйрә Динә Камалетдинованың әбисе) өйрәткән. Ул вакытта гарәп хәрефләре белән язылган китаплар (саны билгесез), газеталар җыйналган, ә 1918 елдан соң латин хәрефләре белән язылган китаплар да барлыкка килгән. Ул китапларны бары тик шунда гына укыганнар, өйгә бирмәгәннәр. Бу чорда  1924 елга кадәр Шәрәфетдинов фамилияле кеше эшләгән.

   1924 елда яңа китаплар кайтарыла башлый. Китапларны саклар өчен аерым йорт кирәк булган. Хәзерге пилорама янында урнашкан байлардан тартып алынган йортка уку залын һәм почтаны урнаштырганнар. Шул елларда авылда мәктәп ачылган. Ул мәктәп китапханәсе дә булып торган. Ирле-хатынлы укытучылар Сәет һәм Зәйнәп Бакировлар уку залын алып барганнар, китапларны өйгә дә бирә башлаганнар. Колхозлашу елларында анда җыелышлар,заманына күрә төрле чаралар үткәрелгән.

 Яңа Суыксу авылының Пушкин урамында да уку йорты булган.Ул йортны Фәйзрахман исемле кешедән тартып алалар, ә үзен Себергә куалар.”Фрунзе” колхозының идарә бүлмәсе булып та тора ул йорт.Анда 1930 елдан 1931 елга кадәр Хөсәенов Низам дигән кеше эшләгән.

    Колхозлашу еллары чорында һәм аннан соң  активист Хәйруллин Шәрип эшли, ул авыл советында беренче председатель , Сарсаз авылында колхоз председателе, ферма мөдире дә булып тора. Хәйруллин Шәрип эшләгән вакытларда авылда беренче театрлар куела башлый. Мәсәлән, “Зәңгәр шәл” пьесасында төп рольне -  Мәйсәрәне хатыны Хәйруллина Нәфисә башкара. Эшне 1941 елга кадәр дәвам итәләр. Шәрип абый 1941 елда сугышка китә.   1941-1945 сугыш елларында китапханәдә авылның грамоталы кызы, коммунист Җаббарова Кәмилә эшли. Ул авыл Советы депутаты булып та торган.

    1946 елда Иске Суыксу авылына килен булып төшкән Әлфия Камалетдинова эшли башлый(соңыннан ул озак еллар Түбән Наратбаш авылында эшен дәвам итә).Әлфия апа укытучы да булган, китапханә эшен дә алып барган. 1950 елда инде китапханәдә меңәрләгән китап тупланган, шул елдан бирле авылның активисты Вафин Сәетхан эшкә керешкән. Авылда радио, телевизор булмау сәбәпле,  халык  күбрәк китапханәгә тартылган. Кичен китап укулар оештырылган. Сәетхан абый 1955 елның 5 мартына кадәр эшли (соңыннан башлангыч партия оешмасы секретаре, сберкасса мөдире була).Анардан соң Насыйбуллин Сәлим Һәм Низамова Нурзидә эшләгән. Насыйбуллин Сәлим авыл Советына председатель булып күчә.1957 елда Иске Суыксу ягында кунакханә төзелә, шуның бер бүлмәсен китапханәгә бирәләр Хусаинова (Низамова ) Нурзидә анда күчкәч, аның урынына Хайруллина Солтания килә. Шул вакытларда ул 6 ел авыл Советы депутаты булып тора. 1960 елларда мөгезле эре терлек фермасында клуб ачыла. Анда күчмә китапханә урнаштырыла,  айга берничә мәртәбә китаплар илтәләр,төрле әдәби чаралар үткәрәләр. Ә соңрак, Яңа Суыксу авылы ягындагы китапханә Иске Суыксу авылы китапханәсенә кушыла.Ул вакытта колхозлар берләшкән, авыл советы бер була. Бу вакытта инде китаплар саны 3000 гә җитә.

   Хөсәенова (Низамова Нурзидә) Низам кызы китапханәдә 40 ел эшли. Ул читтән торып Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый. Бу вакытта инде 7000 нән артык китап була. 1973 елда авыл уртасында яңа мәдәният йорты төзелә. Шуның беренче катында 96 кв.м. мәйданда урнашкан Иске Суыксу авыл китапханәсендә эшләр өчен бер генә кеше аз була.

 1978 елдан ярдәмче булып Гыйльметдинова Әлфия эшкә керә. Гыйльметдинова Әлфия авыл  советына секретарь булып күчкәннән соң, аның урынына 1981 елның 19 январенда Ибраһимова Әлфия эшкә килә (Гыйльметдинова Әлфия Толымбай авылына килен булып төшкәч тә, озак еллар китапханәче булып хезмәт итә).  1987 елда китапханәләр үзәкләштерелә (филиал №34).

   Китапханә мөдире булып озак  еллар эшләгән Хөсәенова (Низамова) Нурзидә 1998 елда лаеклы ялга китә.

1998 елның мартыннан аның урынына китапханә мөдире булып Ибраһимова Әлфия кала.Ул озак еллар буе төрле агарту эшләрендә актив катнаша: сайлауларда,халык санын алуда .Авыл халкы белән уртак тел таба.Яшен-картын китапханәгә тарта ,төрле чаралар үткәрә,язучылар белән авыл халкын очраштыра.Төрле мактау грамоталары белән бүләкләнә.Ә ярдәмче итеп Гыймадиева Гөлнараны эшкә алалар.    2008 елның маенда Ибраһимова Әлфия лаеклы ялга киткәч, урынына китапханә мөдире булып махсус белемле (Казан шәһәрендә читтән торып китапханәчеләргә өстәмә белем бирү институтын тәмамлаган (ИДПО) Гыймадиева Гөлнара кала. 2008 елдан китапханәдә 1 генә хезмәткәр эшли башлый. Китапханә район китапханәләре арасында алдынгылар рәтендә бара.Кайткан китапларны халыкка тиз арада җиткерәбез.”Яңа китап-яңа дус”- диеп исемләнгән күргәзмә оештырдык.Китапханәгә килә алмаучыларга өйләренә илтеп бирәбез.Китапханә һәм мәдәният йорты ветераннарын онытмыйбыз, һәрвакыт бергә фикер алышабыз.Өлкәннәрне,китапханәчеләр көне белән котлау өчен  китапханәгә чакырабыз.

 Районда узган семинарларда,чараларда актив катнашабыз.

            Хәзерге вакытта китапханәнең мәйданы 96 кв.м, 24 кешелек уку залы, китапханә фондында 17 мең китап, 15 төрле яздырылган газета-журналлар, компьютер, ноотбук, видеопроектор бар.  1296 китап укучысы ,  шуларның 180 се  балалар (монда авылга кунакка кайтучы балалар да керә).


2018 елның 11 октябрендә  китапханәгә капиталь ремонт булды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]