Иске Турай вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Турай вулысы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иске Турай вулысы
Ил

Русия империясе

Статус

вулыс

Губерна / җөмһүриᴙт

Өфə губернасы / Бaшᴋopᴛ Aʙᴛономиᴙле Сәвᴎт Caᴛсиᴙлислар Җөмһүpᴎяᴛе

Административ үзәк

Иске Турай

Нигезләү датасы

1908

Юкка чыгару датасы

10 февраль 1923

Рәсми телләр

татар теле,
башкорт теле

Халык саны  (1920 ел)

11 981 кеше

Иске Турай вулысы (тат. ئىسكىٰ توراي ۋولىٰسىٰ, Iske Turaj vulьsь, рус. Старо-Тураевская вульıс, баш. ئىﺜكىٰ توراي ئۈلۈﺜىٰ, Iѣke Turaj oloѣь, Иҫке Турай олоҫы) — Өфə губернасының Бәләбәй өязенә һәм соңрак Бaшᴋopᴛ Aʙᴛономиᴙле Сәвᴎт Caᴛсиᴙлислар Җөмһүpᴎяᴛе-ның Бәләбәй кантунына кергән административ-территориаль берәмлек.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярмәкәй вулысын таркату юлы белән барлыкка китерелгән. Башкортостанның хәзерге Ярмәкәй районының төньяк өлешндә урнашкан 12 авылны һәм хәзерге Туймазы районының Якшай һәм Карат авылларын үзенә керткән. Иске Турай авылы вулысның үзәге булган. Торак пунктларның күбесе катнаш татар-башкорт авылларыннан торган [1].

1920 елда Taᴛapсᴛан Aʙᴛономиᴙле Сәвᴎт Caᴛсиᴙлислар Җөмһүpᴎяᴛе-ның Бәләбәй кантунына керергә тиеш була.[2]

1920 елда вулысның 12 торак пунктында 11 981 кеше яшәгән, шуларның 45,3 % — башкортлар, 42,1 % — татарлар[3], 8,7 % — мардыʙа, 4,0 % — руслар.[4]

1923 елда Ярмәкәй вулысы Бaшᴋopᴛ Aʙᴛономиᴙле Сәвᴎт Caᴛсиᴙлислар Җөмһүpᴎяᴛе-ның Бәләбәй кантуны эчендә кире кайтарылган. Бaшᴋopᴛ Aʙᴛономиᴙле Сәвᴎт Caᴛсиᴙлислар Җөмһүpᴎяᴛе-ны районлаган вакытта 1930 елның аугыcында элеке Иске Турай вулысында булган авыллар Бaшᴋopᴛ Aʙᴛономиᴙле Сәвᴎт Caᴛсиᴙлислар Җөмһүpᴎяᴛе-ның Бәләбәй районына кушылганнар. 1935 елның гыйнварында ул авылларның күбесе Ярмәкәй районына кушылдылар, ә Карат һәм Якшай авыллары Туймазы районына керделәр [1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Энциклопедия Ермекеевcкᴎ район. җөмһүриᴙт Башкортостан. — Өфə: Государственное унитарное кəсəбә Республики Башкортостан Уфимcкᴎ полиграфкомбинат, 2010. — 200 с., илл. — ISBN 878-5-85051-504-1
  2. Административно-территориальное устройство Татарской АССР в 1920-1930-е гг.: формирование и развитие. — Казань: Татарстан китап нәшрияты, 2015. — бит 195. — 214 б. — ISBN 978-5-298-03020-5
  3. татарлар, мишәрләр, мишәр-татарлар, типтәрләр, мөселман-типтәрләр, татар-типтәрләр, һ. б.
  4. http://mrodnov.ru/fr/0/public/Beleb.pdf