Иске Тәрбит урта мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Тәрбит урта мәктәбе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иске Тәрбит урта мәктәбе
Төре:

төп гомуми белем бирү

Адресы:

Татарстан байрагы Иске Тәрбит авылы, Кайбыч районы, Татарстан

Телләр:

татар теле, рус теле

Иске Тәрбит урта гомумибелем бирү мәктәбе (рус. Старотябердинская основная общеобразовательная школа) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында урнашкан мәктәп.

Авылда 2012 елга 114 бала белем ала. Укытучылар саны — 18.

Адресы — Татарстан байрагы Иске Тәрбит авылы, Кайбыч районы, Татарстан.

Кайбыч районының Иске Тәрбит урта мәктәбе үзенең бер гасырдан артык яшәү гомерендә өченче тапкыр яңа йортка күчте. Ул Казан губернасының Цивиль өязенә кергән вакытта биредә беренче мәктәп 1897 елда чиркәү каршында ачыла.

Икенчесе — ике катлысы 1933 елда төзелә. Монысы да авыл халкы көче белән торгызыла. Аңа 14 авылдан йөреп укыйлар. Укыту татар телендә алып барыла. 1964 елда бу мәктәпкә Русия Федерациясе Министрлар Советы карары нигезендә шушы мәктәпне тәмамлаган Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмин исеме бирелә.

Монысы — өченчесе шулай ук ике катлы. 162 урынга исәпләнгән. Шунда ук 24 урынлы балалар бакчасы да бар. Хәзерге комплекска 150 укучы мәктәпкә, 15 бала бакчага йөри. Авыл үсеп, балалар күбәеп киткән очракта, янкорма күтәрү мөмкинлеге дә исәпкә алынган. Мәктәп Рим Халитов җитәкчелегендәге "Татглавинвестстрой" заказы буенча генераль директоры Ирек Закиров булган "Татагропромстрой" ачык акционерлык җәмгыяте төзүчеләре тарафыннан җиткерелгән.

Иске Тәрбит урта мәктәбе илебезгә шактый күп талантлы кешеләр тәрбияләп чыгарган. Шуларның кайберләре, аерым алганда, медицина фәннәре докторлары, Казан дәүләт медицина академиясе профессорлары бертуган Иван Егорович һәм Юрий Егорович Микусевлар, Татарстанның атказанган артистлары Елена Бичарина һәм Лидия Әхмәтова (Ямщикова) һәм башкалар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казан губернасының Цивиль өязенә кергән вакытта биредә беренче мәктәп 1897 елда чиркәү каршында ачыла.

Цивиль өязенең архив фондында 1911 елгы Духовная консисториянең клировый ведомостьларында түбәндәге мәгьлүматлар бар: “Иске Тәрбит авылындагы Петропавловское чиркәве 1888 елда төзелә. Чиркәү каршында башлангыч мәктәп (Церковно-приходская школа) 1897нче елда ачыла, Анда 68 ир һәм бер кыз бала укый башлый. Кызлар мәктәбе 1902 елда ачыла һәм анда 28 кыз бала укый”. Мәктәп программасында дин дәресләре белән бер рәттән арифметика, уку һәм язу дәресләре дә алып барылган. Чиркәү каршындагы мәктәптә озак еллар Минкин Сергей Алексеевич укыткан. Дәресләр башлыча рус телендә алып барылган. Минкин С. А. узе тирән белемле кеше булып, русча яхшы белгән. Кызлар мәктәбендә Казаннан җибәрелгән укытучы Тимофеева Анна Тимофеевна эшләгән. Ул да укытуны яхшы алып барган.

  • 1933 елда аерым кешеләрнең тырышлыгы белән авылда урта мәктәп салына башлый. Ике катлы агач бинаны төзү эшләре буенча армый-талмый йөрүче кеше Назаров Алексей Назарович була. Мәктәп төзү өчен агачны Чабаксар янындагы урманнан атлар белән ташыйлар. Бу эшкә тирә-як авыллардагы ирләрнең күбесе тартыла. Зур-зур бүрәнәләрне кул пычкысы белән ярып, такта хәзерлиләр. Мәктәп өчен кирәк булган инвентарь, парталар, өстәлләр ─ барысы да Янсуриннан Ямщиков Макар һәм Иван исемле балта осталары тарафыннан эшләнә. Кадак, пыяла шикелле кирәк-яраклар Казаннан атлар белән кайтартыла. Мәктәп төзү өчен рөхсәт сорап, Казанга 10-15 тапкыр барырга туры килгән.
  • 1934-1935 нче уку елында мәктәп ачыла һәм 1-5нче классларда укулар яңа бинада башланып китә. Мәктәпкә 14 авылдан йөреп укыйлар. Белем бирү татар телендә алып барыла. Назаров Алексей Назарович яңа салынган мәктәпнең беренче директоры да була, тарих, гееография, математика дәресләре алып бара. Мәктәпне төзүдә Иске Тәрбит авылы халкы күп көч куя. Дмитриева Марфа, Демьянова Анна, Симушкин Иван, Тукранов Иван, Кротов Василий (хуҗалык җитәкчесе), Волкова Анна , Фадеев Наум һәм башка бик купләрнең кул көчләре мәктәпне төзүгә кергән.
  • 1940 нчы елда беренче чыгарылыш була. 36 егет һәм кыз 10 классны уңышлы тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алалар. Бу чыгарылыш укучыларының егермесенә укытучы булып эшләп китәргә туры килә, чөнки мәктәптәге ир-укытучыларны фронтка алалар.
  • Сугыш елларында 8-10нчы классларда укулар түләүле була. Шулай да тирә-яктагы 10-14 авылдан ачлы-туклы йөреп булса да, яшьләр укырга йөриләр.
  • 1956 нчы елда мәктәп директоры итеп Галиев Мансур Гарипович билгеләнә. Энергиясе ташып торган, тынгысыз, ару-талуны белмәс бу кеше искерә төшкән мәктәп бинасына капиталь ремонт ясатып, яңа мичләр эшләтеп, уңайлыклар тудыра. Мәктәп территориясендә җиренә җиткереп спорт мәйданчыгы төзелә. Ул республикада үткәрелгән конкурста беренче урынны яулый.Мәгариф министрлыгыннан мәктәптә аның өчен 3000 мең сум премия һәм спорт залы өчен кирәк булган инвентарь бирелә. Кабинетларны җиһазлау, кабинет системасына күчү , производство бригадасын төзү кебек эшләрне беренчеләрдән башкара мәктәп.
  • 1964 нче елдан мәктәп Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмин исемен йөртә.
  • Иске Тәрбиттә өченче мәктәп 2005нче елда ачыла. Бу мәктәпне төзү эшен Татарстанның атказанган укытучысы, мәктәп директоры Васильев Анатолий Григорьевич башлап йөрде. Мәктәп шулай ук ике катлы, 162 урынга исәпләнгән. Шунда ук 24 урынлы балалар бакчасы да бар. Мәктәп Рим Халитов җитәкчелегендәге "Татглавинвестстрой" заказы буенча "Татагропромстрой" ачык акционерлык җәмгыяте төзүчеләре тарафыннан җиткерелде. Яңа мәктәпнең тасма кисү тантанасына Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев үзе килгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]