Эчтәлеккә күчү

Иске Урыссу мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Урыссу мәктәбе latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Иске Урыссу мәктәбеТатарстан Республикасының Ютазы районындагы Иске Урыссу авылында эшләүче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Октябрь социалистик революциясенә кадәр авылда укый-яза белгән кеше бик аз булган. 1905-1907 елларда көче-хәле булган кайберәүләр генә балаларын еракка җибәрә алганнар. Авылның урта хәллесе булган Әхмәди үзенең улы Хөснулланы Бәйрәкә мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Анда белем алганнан соң авылда балаларга белем бирү эшенә керешә. Ләкин максатына ирешә алмый, икенче авылга китеп үз тирәсенә балалар тупларга туры килә.

Октябрь социалистик революциясенең беренче көненнән башлап Вәлиев Хөснулла авылга кайта һәм бөтен көчен авылда мәктәп ачуга куя. Мәктәп ачуга югары катлау каршы чыга. Вәлиев Хөснулла бу вакытта балаларны шәхси йортта торып укытырга мәҗбүр була. Үз тирәсенә ярлы гаиләләрнең балаларын туплый, ә югары катлау халык, дин әһелләре балаларны бары тик мәчеттә генә укыту ягында була, Хөснуллага һәр гаиләдә булып үгетләү алып барырга туры килә. Бары 1923-1924 елда гына бер байның йортында укытырга мөмкинлек туа.

Мәктәпнең беренче җитәкчесе булып Хөснулла Вәлиев исәпләнә. Аның хатыны Вәлиева Гайшә дә балалар укыта. Бу әле башлангыч мәктәп кенә була. Икесе дә авылда халыкны тәрбияләү, аң-белем бирү өлкәсендә зур көч куялар. Мәктәп районда алдынгы мәктәпләрдән исәпләнә. Хөснулла агайны, укыту-тәрбия өлкәсендәге хезмәтләрен югары бәяләп, укытучыларның I Бөтенроссия съездына делегат итеп чакыралар. 1931-1932 уку елында мәктәпкә яңа укытучылар (кызганыч, укытучыларның фамилияләре генә билгеле: Гыйльманов әфәнде һәм Садыйков әфәнде) килә. Ул вакытта мәктәп байлардан калган кечкенә агач йорт була, ә тора-бара мәктәп зурайтыла. 1932 елда мәктәп 7-еллыкка әйләнә. Мәктәпнең директоры итеп Вәлиев Хөснулла билгеләнә. Беренче фән укытучылары булып мәктәпкә Зәйдуллин әфәнде, Сәфәров әфәнде, Ханзафаров әфәнде (кызганыч, укытучыларның фамилияләре генә билгеле) килә.

1932-1933 уку елында рус теле укытучысы итеп Габдрахманов әфәнде билгеләнә. Мәктәпкә математиканы укытырга Юламанов әфәнде, биялогиядән – Исмәгыйлев әфәнде, тарихтан - Хәйруллин әфәнде килә. 1933-1934 уку елында мәктәп яңа кадрлар белән тулыландырыла. Бөгелмә педагогия техникумыннан химия буенча Корбанов әфәнде, физика буенча Ханнанов әфәнде, география буенча Гайнаншин әфәнде җибәрелә. Гайнаншин әфәнде соңгы елларда Ленин ордены кавалеры дигән исемгә лаек була, шул исемне ала. Ул вакытта мәктәп кадрларның тупланышы буенча иң алдынгы мәктәпләрдән санала. Мәктәпнең беренче чыгарылыш укучыларыннан Сабитова Р., Ханнанов Г., Хафизов Г., Насыйров С., Юсупов Н. Бөгелмә педагогия техникумы каршындагы курска укырга җибәрелә. 1934-1935 уку елында мәктәпкә директор итеп Нугайбәков Ш. билгеләнә. Аның иптәше Нугайбәкова башлангыч классларда укыта. Икесе дә бу мәктәптә 1937 елга кадәр эшлиләр. Мәктәптә бу елларда укучылар саны да арта. Мәктәпкә яңа укытучылардан Садыйков әфәнде, Әхмәдиев әфәнде, Миңнуллин әфәнде, Сәфәров әфәнде җибәрелә.

Бу елларда наданлыкны бетерү юнәлешендә авыл халкы арасында булганнар мәктәп коллективына да тәэсир итми калмый. Нугайбеков Ш. әфәнде Һәм Ахмадиев Ш. әфәнде кызганычка каршы шәхес корбаны буларак үләләр.