Иске Чәчкаб мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Чәчкаб мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иске Чәчкаб мәчете
Сурәт
Җитәкче мулла
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Административ-территориаль берәмлек Иске Чәчкаб
Материал төре таш[d] һәм агач
Ачыш датасы 16 июль 1995
Архитектура стиле Татар архитектурасы
Адрес ТР, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы, Үзәк урам, 25а йорт
Почта индексы 422330
Рәсми дине Ислам
Commons-logo.svg Иске Чәчкаб мәчете Викиҗыентыкта

Иске Чәчкаб мәчете кыш көне

Иске Чәчкаб мәчетеТатарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан мәчет.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбы районының Иске Чәчкабта мәчетнең Әби патша заманында ук булуын 1771 елгы «Май ае Приговоры»нда әйтелә. Ул мәчет чокырда була, чөнки бу вакыт тау өстенә мәчет салу рөхсәт ителмәгән. Мулла вазифасын Габделвәли Габдерахманов үти. Рәсми рәвештә мәхәлләнең барлыкка килү вакыты — 1790 елның җәе. Яңа мәчет Чәчкабта 1833 елда төзелә[1] (Олы Кайбычта 1862 елда) һәм 1871 елда яңартыла. Бу бер катлы бина авыл сәүдәгәре Рәхмәтуллин Сөнгатулла ярдәме белән салынган.

1898 елларда Иске Чәчкабта мәчет яңартылганда Казанның Татар бистәсендә яшәүче чәчкаблы Сибгатулла Алкин оештырып йөрүче булган.[2][3] Бу мәчет XXI гасыр башына кадәр сакланган, әмма анда намаз ишелер чиктә укылмаган.

1938 елда мәчетнең манарасы төшерелә. Әхмәтзакир мулла вафат булганлыктан мулла итеп Ситдыйк Габдешәкүр улы сайлана, мөәзин Камаретдин Гыймамедин улы була. Сугыштан соңгы 1957-1988 елларда мулла булып Җәләлов Ярхәм тора, 1988-2008 елларда — Заһидуллин Зиннатулла.[4]

Мәчет авылда яңа урында, Үзәк урам, 25А йорты буенча, 1995 елның 16 июлендә ачыла.[1] Мәчет ачуда Яңа Чәчкаптан шагыйрь Әхмәт Рәшит тә катнаша.

Рәсми рәвештә җирле мөселман дини оешмасы - Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы мәхәлләсе (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Кайбыч мөхтәсибәте Иске Чәчкап авылы мәхәлләсе) 2000 елның 3 мартыннан теркәлгән.[5]

2008 — 2020 елларда мулла булып 1982 елда туган Казанда һәм Мисырда белем алган Шаһиев Фирдүс торган. Бүгенге көндә имам-хатыйб вазыйфаларын Мөхәммәдиев Илдус Гәрәй улы үти.[6]

Авыл муллалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дәмела Мөхәммәд
  • Габделлатыйф Әлкә углы Габделша Бикчур
  • Җәләлетдин Назыр
  • Әхмәдзакир мелла Җәләлетдин
  • Ситдыйк Габдешәкүр
  • Ярхәметдин Җәләлетдин углы Сәйфетдин
  • Зиннатулла Заһидуллин
  • Фирдүс Фәһим улы Шаһиев.

Авыл мөәзиннәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габделҗәббар Аит
  • Камаретдин Габделгаффар
  • Ситдыйк Габидулла
  • Ярхәметдин Сәйфетдин
  • Нуретдин Хәйретдинов
  • Дәүләтша Галләмов.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]