Иске Чәчкаб төп мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Чәчкаб төп мәктәбе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иске Чәчкаб төп мәктәбе
Сурәт
Нигезләнү датасы 1890
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Административ-территориаль берәмлек Иске Чәчкаб
Укучылар саны 40
Хезмәткәрләр саны 13 (2021)
Адрес Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы, Үзәк урам, 57 йорт
Почта индексы 422330
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/kaybitcy/s-chechkaby?show_org_programs=1

Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбеТатарстан Республикасының Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан мәктәп.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда беренче мәктәп 1890 елда ачыла.

1921 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (элекке мәктәп бинасында), 1953 елда – җидееллык (1956 елда яңа бина төзелә), 1961 елда – сигезьеллык, 1966 елда – башлангыч, 1990 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.[1]

1995 елда беренче тапкыр мәктәп урта гомуми белем бирү статусын ала һәм 1997 елда беренче чыгарылыш мәктәпне тәмамлый. 1997 елдан яңа урында “Альфа” сәүдә фирмасы тарафыннан 108 кешелек яңа ике катлы бина салына. Бу бинада мәктәп, балалар бакчасы урнашкан.[2]

2011 елдан 9 еллык мәктәпкә калдырыла[3].

2013 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла.[1]

Авылда 2021 елга 40 бала белем ала. Укытучылар саны — 13.

Рәсемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Иске Чәчкаб. Татар онлайн энциклопедиясе.
  2. Кайбыч районы Чәчкаб урта мәктәбе сайты.
  3. Фәүзия Бәйрәмова. "Чәчкаб мәктәбе ябылмаячак, авыл яшәячәк, иншаллаһ!"