Иске базар (Джяковица)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске базар (Джяковица) latin yazuında])
Иске базар
 Иске базар Викиҗыентыкта
Базар
Иске базарда магазин, 1957

Джяковицадагы иске базар (Зур базар) — Косово биләмәсендә урнашкан иң борынгы базар. Базар урнашкан тарихи районда, шулай ук XV гасырда төзелгән шәһәрнең иң борынгы Хадум мәчете урнашкан.

Зур базар Джяковица икътисадының «йөрәге» булган, анда якын-тирә авыллардан килгән товар белән сәүдә иткәннәр. Иске базар 1999 елгы Косово сугышы вакытында җимерелә, ә аннары яңадан торгызыла.

Мәчет тирәсендә Иске Госман телендә язылган скульптура декоры һәм язулары язылган каберлекләр бар. Элек монда танылган Джяковицанең гаиләләре вәкилләре җирләнгән. Хамам (Төркия мунчасы, 2008 елда җимерелгән) һәм 1671 елгы Иске китапханә бинасы (Косово сугышы вакытында җимерелгән) шулай ук мәчет комплексына керә.

Иске базар Крана елгасының икенче ярындагы шәһәр үзәгеннән, күпер аша 5 минут алыслыкта урнашкан. Базар 3,5 га тирәсе мәйданны били, ә аның төп урамының озынлыгы 1 км тәшкил итә, аның буенда 500 кибет урнашкан. Анда шулай ук мәчет һәм берничә төрбә урнашкан.][1] Иске базар үзәгендә 1597 елда төзелгән сәгать манарасы бар. 1912 елда, Балкан сугышлары вакытында, ул җимерелә, әмма соңыннан яңадан торгызыла.[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Broshura për promovimin e Gjakovës,CBDC
  2. Grand Bazaar of Gjakova, Masar Rizvanolli, p.39

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Masar Rizvanolli (2009). Grand Bazaar of Gjakova. Gjakove: Association of Intellectuals.