Иске имля өйрәнү терминологиясе
Гарәп әлифбасы нигезендә татарча әлифба һәм имляне өйрәнү осуллары (татар ايسكي إملا) Гарәп язуы татар халкында 1000 елдан артыграк гомер хезмәт итә[1] Ләкин төрле халыкларда, шул җөмләдән Идел-Чулман Болгарында, язма культураның нигезләре гарәп язуына кадәрле ук салынган булган.[1] Идел-буе болгарда гарәп язуының әһәмияты тагын да арта, ул илнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында тирән тамыр җәеп, тора-бара "үз-әлифбасына" әверелә.[1] Икенче фикер буенча сәүдә мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә фарсылар аркылы керә.[2]
1225 елга кадәр Идел-Чулман Болгарында Багдад хәлифе Ан-нәсыйр әд-дин Аллаһ көмеш вә бакыр динар вә дирхәмләрендә иске имлядә язылган.[3]
Өйрәнү осуллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Терминнарның исеме охшаш булу сәбәбле, әммә тәгъбирен төрлечә кылалар.
Х. Курбатов терминологияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1960 елда галим Х. Курбатов орфография тарихын тафсирлаган китабында гарәп әлифбасының татар җәмгыятендә 2 асасый төркемгә бүлә. Ул Гарәп әбҗәденең татар сүзләрен өчен җайлаштырылуы вә хәреф реформасы[2]. Гарәп әбҗәденең татар сүзләрен өчен җайлаштырылуы төркемен 4 өлешкә бүлә тарихый документларны кулланып. Ул чорлар:
- Гарәп әлифбасын җайлаштыруы
- Имля төзәтү карары. 1899 елгы карар
- Хәреф реформасы. 1920нчы ел (Җ. Зәйнуллин терминологиясы буенча "Яңа имля" чоры)
Гәрәп әлифбасы татар теленә кергәч гәрәп әлифбасы татар язуында үзгәрешләр кичермәй, фарсы хәрефләрен өстәүдән гайре. Х. Курбатов ул чорларны: 1.Татар сүзләрен язу өчен җайлаштырылуы вә 2.хәреф реформасы(Җ. Зайнуллин терминологиясендә "Яңа имля" дип атала). Татар сүзләрен язу өчен җайлаштырыны билгеләгәндә галим 5 термин кабул итә. Алар:
- Иске имля һәм Искеимлячылар
- Имля төзәтү
- Яңа имля һәм Яңаимлячылар. Тугыз-ун сузыкны билгеләү тәкъдиме вә осуллары. Яңаимлячылар тугыз-ун сузыкның заруриятын яклаган тел галимләре.
- Урта имля һәм Уртаимлячылар Биш-алты сузыкны билгеләү тәкъдиме вә осуллары. Уртаимлячылар биш-алты сузыкның заруриятын яклаган тел галимләре.
- Хәреф реформасы 1920 елда булган имляне үзгәртмәк карары
Җ. Зәйнуллин терминологиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1989 елда һәм 1993 елда Җәлил Зәйнуллин гарәп графикасы нигезендә татарча әлифба китабында гарәп әлифбасы нигезендә татарча әлифбаны 2 төркемне тафсирсый. Алар Иске имля вә яңа имля. Яңа имляне ул Х. Курбатов "хәреф реформасы" дип атаган чорны атый. Зайнулллинның гарәп әбҗәде нигезендә язуны тасфирлаганда икегә бүленешне бүтән галимләр дә куллана. Алар:
- 2003 елда чыккан Н. Максимовның 10-11 сыйныфлар өчен Татар теле китабы.
- 2003 елда нәшер ителгән Р. Валиуллинның гарәп әлифбасы нигезендә татарча уку-язу күнегүләре. Мөдәрис Рәфкать Набиуллин фарсы теленнән хәрефләр кертү белән тафсирлый.
- 2005 елда чыккан М. Закировның Төрки-татар язуы. Тарихы, шартлары, мөстәкъбәлеләре китабы
- 2014 елда нәшер ителгән Җ.С Миңнуллин, Э.К. Сәлахова Иске татар язуы Уку-укыту кулланмасы китабы
- 2018 елдагы А. Сабировның Иске татар имля буенча дәреслеге. Чорларга бүлүдән гайре 2 төркемгә бүлә. Алар: Иске имля вә Яңа имля.
А Сабировның иске имляне чорларга бүлүе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]А. Сабиров Иске имляне 3 чорга бүлә. Борынгы, кадими, җәдиди чорларга.[4] Һәр чорның үзенең үзәнчелекләрен тафсирлый һәм тәгъбир кыла.
Тагын кара
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Җ. Зәйнуллин. Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба(үзлегеннән өйрәнүчеләр өчен).- Казан. 1989. 73б
- ↑ 2,0 2,1 Х.Курбатов “Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы”. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1960 134б.
- ↑ А.И. Бугарчёв О ПЕРВЫХ БУЛГАРСКИХ СЕРЕБРЯНЫХ ДИНАРАХ XIII В. 2017 г.
- ↑ Сабиров А. Иске татар имләсе буенча дәреслек(өченче басма) - Казан Иман, 2018. - 88 бит