Искил (Ковылкин районы)
Искил | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Мордовия |
Район | Ковылкин районы |
Координатлар | 54°13'12"N, 43°30'0"E |
Халык саны | 181 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Русча атама | Старое Аллагулово |
Иске Аллагол яки Искил (рус. Старое Аллагулово) — Мордовиянең Ковылкин районына керүче бердәнбер татар авылы. Район үзәгеннән 45 км, Тәрби тимер юл станциясеннән 25 км еракта урнашкан. Шул ук вакытта Атюрьево районы татар авыллары (Усть-Рахмановка, Тенеш) терәлеп диярлек тора. Ләкин алар белән тоташучы юл юк.
1866 елга авылда 216 йорт исәпләнгән.
Авыл атамасы авыл хуҗасы булып торган йомышлы татарлар Аллагуловлардан килеп чыккан.
Күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Габдрахман Әпсәләмов — язучы,
- Хафиз Ишмәмәтов — татар җырларын саклаучы.
- Алимкай Абдершин — Советлар Берлеге герое
- Әнвәр Ишмәмәтов — рәссам (Мәскәү)
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу — Мордовия географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, ![]() |