Искәндәр Абдуллин (1975)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Искәндәр Абдуллин (1975) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Искәндәр Абдуллин
И.Р.Абдуллин.jpg
Туган телдә исем Искәндәр Рубин улы Абдуллин
Туган 4 март 1975(1975-03-04) (46 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре педагог, язучы
Җефет Юлия
Балалар кызлары Элина, Анна, София, Алиса
Ата-ана

Бу шагыйрь турында мәкалә, тел галиме турында моннан укыгыз

Искәндәр Абдуллин, Искәндәр Рубин улы Абдуллин (әдәби алмашаты Нури Бурнаш, 1975 елның 4 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — шагыйрь, Россияле язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан). Казан консерваториясенең фәлсәфә һәм гуманитар фәннәр кафедрасы рус әдәбияты тарихы укытучысы (2002 елдан), доцент. Шигырь-хикәяләрен рус телендә яза[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975 елның 4 мартында Казанда күренекле музыкантлар гаиләсендә туган. Казанның 39нчы инглиз мәктәбен, Казан дәүләт университетының филология факультетын (1998), Казан финанс-икътисад институтын (2005) тәмамлаган.

Татарстанның тышкы икътисади элемтәләр министрлыгында министр киңәшчеләре төркемендә эшләгән. «Эфир» телеканалының «Пассаж» радиосында директор вазифасын башкарган, «Стоп-кадр» авторлык программасын алып барган. «Интертат.ру» сайты журналисты булып хезмәт иткән.

2002 елдан Казан консерваториясендә укыта. Рус әдәбияты тарихы курсын алып бара.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шигырьләр тупламасы 13 яшендә (1988) матбугатта басылып чыга. Евгений Евтушенко(рус.) Казанда булганда, җырчы Эдуард Трескин аны Нури Бурнашның шигырьләре белән таныштыра, күренекле рус шагыйре уңай рецензия бирә, «Вечерняя Казань» газетасындагы беренче шигырь тупламасына кереш сүз язарга ризалаша[2].

Шигырь-хикәяләре Нури Бурнаш алмашаты белән «Вечерняя Казань», «Казанские ведомости», «Казань», «Идель» газета-журналларында басыла. Нури Бурнаш алмашатын (псевдоним) әтисенең бабасы Кырым татары укытучы Нури Казинов (Нури Вәли Мәмүтказинов) исеменнән һәм әнисенең әтисе Вафа Бурнашев (язучы Фәтхи Бурнашның туганнан-туган энесе) фамилиясеннән алган.

«Двадцать одно» (К., 1997), «Графика» (К., 2009) — шигырьләр, «Чагынский словарь», «Седьмая пятница» чәчмә әсәрләр җыентыкларының авторы[3]. 1999 елдан Россияле язучылар берлеге әгъзасы. Рус телендә иҗат итә. Н. Бурнашның шигъриятендә киң интеллект һәм үткен акыл, юмор һәм ирония сизелә[4]. Шигырьләре татар һәм алман телләренә тәрҗемә ителгән. Фестивальләрдә катнаша, республика шигъри слэмы җиңүчесе (2015).

1993—2000 елларда КДУ каршындагы Altera Pars әдәби-фәлсәфи җәмгыятен, 2001—2009 елларда «Колесо» иҗат берлеген җитәкли.

«Лица» журналы (2000—2003) һәм Казан консерваториясенең «Камертон» газетасы редакторы (2004 елдан). «Созвездие - Йолдызлык» конкурсының жюри әгъзасы (2004—2008).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе ягыннан әбисе Саре Нури Абдуллина (Мәмүтказинова)Казан дәүләт финанс-икътисад институты профессоры, бабасы Кәбир Абдулла улы Абдуллин – электротехникум укытучысы булып эшләгән.

Әтисе Рубин Абдуллин, Казан консерваториясе ректоры. Әнисе Әлфия Бурнашева, Казан консерваториясе профессоры, махсус фортепиано кафедрасы мөдире[5]. Әнисенең әтисе Вафа Бурнашев – татар язучысы Фәтхи Бурнашның туганнан-туган энесе.

Хатыны Юлия, И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы укытучысы. Кызлары Элина, Анна, София, Алисаның белем алулары музыка белән бәйле.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Нури Бурнаш. Татарстанское отделение Союза российских писателей(рус.)
  2. Творческий вечер казанского поэта Нури Бурнаша(рус.)
  3. Публикации Нури Бурнаша
  4. Людмила Пахомова. Поэт и время. elabuga.com, 20.11.2017(рус.)
  5. Бурнашева Эльфия Вафовна. Сайт КГК