Искәндәр Рәфыйков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Искәндәр Рәфыйков latin yazuında])
(Искәндәр Рафиков битеннән юнәлтелде)
Искәндәр Рәфыйков
Туган телдә исем Искәндәр Вәлиулла улы Рәфыйков
Туган 5 октябрь 1929(1929-10-05) (94 яшь)
ТАССР, Казан
Милләт татар
Һөнәре рәссам

Искәндәр Вәлиулла улы Рәфыйковтатар рәссамы, Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать әһеле.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1955 елда Ригада Латвия сәнгать академиясендә белем ала. 1964 елдан бирле Рәссамнар берләшмәсе әгъзасы.

Озак еллар Казан рәсем сәнгате училищесында белем, күнекмәләр бирә, Казан архитектура-төзелеш университетының архитектура факультеты һәм рәсем сәнгате кафедрасына нигез салучыларның берсе булып тора.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәндәр Рәфыйков иҗат иткән картиналары республикада гына түгел, хәтта чит илдә дә билгеле, күргәзмәләрдә гел игътибар үзәгендә булалар. Иҗатының башлангыч чорында И.Рәфыйков “Кунакка бару”, “Кызлар”, “Колхоз эшләре буенча” картиналары, этюд, портретларында авыл, хезмәт темаларына мөрәҗәгать итә. “Сөембикә тәхеттә”, “Сөюмбикә-ханбикә” картиналарында татар халкының тарихын чагылдыра. Олуг шагыйребез Габдулла Тукай образы аша халкыбызның рухи байлыгын күрсәтә.

1960 елдан башлап Искәндәр Вәлиулла улы Рәфыйков “Балачак”, “Җәлилчеләр”, “Үлемсезлек” картиналарында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгын сурәтли. “Ана”, “Ана язмышы” картиналары да шул ук тема белән бәйләнгән.

Рәссамның хатын-кыз портретлары шәлкеме дә бик зур. “Болгар ханбикәсе”, “Ханбикә”, “ТАССР һәм РСФСРның халык артисты Мәрьям Рахманкулова”, кебек картиналарында тарихтан яхшы таныш күренекле шәхесләр сурәтләнгән, рәссамның әти-әнисе, гаиләсе, туганнары да бик җылы төс-төсмерләр белән гәүдәләндерелгән. Искәндәр ага спорт темасын да, читләтеп үтми. Аның табигатькә чыгып язылган пейзажлары – Идел буе күренешләре, Кырым манзаралары лирик яңгырашка ия.

Искәндәр Рәфыйков – портрет жанрында да, пейзаж, натюрморт, китаплар бизәлешендә дә үзен оста рәссам итеп танытты. Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре Россия, Татарстан, Берлин музейларында, Финляндия, АКШ, Япония шәхси коллекцияләрендә саклана.

2014 елда Казанда рәссамның 85 яшьлеге уңаеннан шәхси күргәзмәсе үтте. Күргәзмәдә рәссамның 100гә якын әсәре – 86 картинасы һәм 11 график эше урын алган.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]