Исламия Мәхмүтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исламия Мәхмүтова latin yazuında])
Исламия Мәхмүтова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Илһамия Һидиятулла кызы Мотыйгуллина

Туу датасы:

1 декабрь 1943(1943-12-01)

Туу җире:

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Югары Әлки

Үлем датасы:

3 декабрь 2019(2019-12-03) (76 яшь)

Үлем җире:

Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1963 – 2019

Бүләк һәм премияләр:

ТАССР халык артистыРСФСР атказанган артисты«Тантана» премиясе«Тантана» премиясе

Яшәгән урын

Себер тракты[1]

Исламия Махмутова

Исламия Мәхмүтова, Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова (кыз фамилиясе Мотыйгуллина, 1943 елның 1 декабре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Югары Әлки) — театр актрисасы, Республика татар күчмә театры (1963-1988 елларда) һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (1988 елдан) актрисасы. 1991-1992 елларда Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе. РСФСР атказанган (1987), ТАССР атказанган (1973) һәм халык (1981) артисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2011, 2018).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның 1 декабрендә Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында җыр-моң сөюче, гармунчы гаиләсендә туган. 19 яшендә Казанга килеп, махсус театр училищесы белеме булмаган килеш, Республика татар күчмә театрына (баш режиссер Равил Тумашев) эшкә урнаша. 1963 елдан театрда хезмәт итә. Башта бутафор, сәхнәдә техник хезмәткәр була, соңрак рольләр дә ышанып тапшыралар. Тәҗрибә туплый-туплый, театрда 55 ел хезмәт куя.

1991-1992 елларда Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара[2].

2019 елның 3 декабрендә Казанда каты авырудан соң 76 яшендә вафат булган.[3]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» драмасындагы җырлы-моңлы Ясминә роле белән («Очарга дип талпынам, Хыялыма китәр идем, Кыр казлары артыннан») танылу ала.

Театрда актерлык эшчәнлеге белән бергә, телевизион фильмнарда уйный. Үзе күргән, белгән, чынлап булган вакыйгаларга нигезләнеп, сәхнә әсәрләре яза («Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде», «Син бит минем бергенәм» һ. б.), аларны сәхнәләштереп, тулы заллар җыя. Шулай ук башка авторларның әсәрләрен дә сәхнәгә куя: «Яшьлек хатам — йөрәк ярам» Данил Салихов, «Резидәкәй» Илдар Юзеев, «Сынган беләзек» Рәдиф Сәгъди, «Бәхеткә хәтле биш минут» Ләбиб Лерон һ. б.

Китабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәхәббәт чишмәсе. Казан, 2013[4].

Башкарган кайбер рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тантана» премиясе

2004 елда Тинчурин театрында куелган «Кураж ана һәм аның балалары» (Бертольд Брехт әсәре) спектаклендә башкарган Кураж роле өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә (иҗат төркеме эчендә)[6].

« Арбадан-арбага, чанадан-чанага күчә-күчә 55 ел сәхнәдә мин
Исламия Мәхмүтова
»

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Хәлил Мәхмүтов (1939—2012), Тинчурин театры актеры, ТР халык артисты. Бертуган сеңлесе Рузия МотыйгуллинаКамал театры актрисасы, РФ атказанган артисты.
Кызлары: Ләйсән — җырчы; Лилия, кияве Ренат ШәмсетдиновТинчурин театры актерлары. Икенче кияве — Руслан. Оныклары: Ришат һ. б.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Лилия Йосыпова. Исламия Мәхмүтова: «Хәлилемнән башка бөтен нәрсәм бар». «Ирек мәйданы», 6.12.2018

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Тышкы сылтамала

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]