Ислам Насыйбуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ислам Насыйбуллин latin yazuında])
Ислам Насыйбуллин
Туган 10 октябрь 1918(1918-10-10)
Багыш, Каргалы (Зур Таяба) вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, РСФСР[d]
Үлгән 30 декабрь 1981(1981-12-30) (63 яшь)
Багыш, Апас районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Ислам Насыйбуллин (Ислам Насыйбула улы Насыйбуллин, 10 октябрь 1918(1918-10-10), Багыш, Каргалы (Зур Таяба) вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, РСФСР[d]30 декабрь 1981(1981-12-30) (63 яшь), Багыш, Апас районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Дан орденының тулы кавалеры (1943, 1945, 1945).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1918 елның 10нчы октябрендә Казан губернасы Тәтеш өязе Багыш авылында туган.
  • 1932 елда 7 класс тәмамлый. Туган авылында колхозда эшли.
  • 1932-38 елларда Мәскәүдә заводта хезмәт куя.

1941 елның сентябрендә фронтка китә. Янгынга чорналган шәһәрләр, юллардагы качып баручылар агымы, хәрәкәт итүче танклар, көнчыгышка эвакуацияләнүче предприятиеләр җиһазын төягән машиналар төркеме... һәм менә аларга каршы әрҗәсе брезент белән капланган автомашиналар очрый. Болар реактив минометлар - «катюша»лар була. Алар турында әле бик аз кеше белә. Әлеге куәтле коралның иң беренче төзәүчеләре арасында безнең якташыбыз Ислам Насыйбуллин да була.

Финляндия белән сугыштан соң аны - Карелия култыгында Маннергейм ныгытмаларын штурмлаганда инде дары исен иснәгән тәҗрибәле солдатны, яңа төр коралны өйрәнү өчен махсус мәктәпкә җибәрәләр, һәм менә нәрсәгә өйрәнгәнлегеңне күрсәтер вакыт җитә. Өйрәнү кырында мишеньнәргә атып түгел, Полтава һәм Харьков янында чын сугышта яңа корал гитлерчыларның котын ала. һәр төгәл атудан соң Ислам: «Тәртип!»-дип куанып әйтә. Бер айдан соң ул яралана. Сәламәтләнгәннән соң, аны укчы дивизиягә Таганрог янына җибәрәләр. Марттагы һөҗүм вакытында Ислам яңадан яралана һәм госпитальдән соң 260 нчы укчы дивизиянең 1030 полкына эләгә. Ул Сталинград янында позициядә тора иде. Аны туп командиры итеп билгелиләр. Ә ике көннән яшь солдатка үзен күрсәтергә җай чыга. Дошман һөҗүменә каршы тора алганнан соң, совет гаскәрләре үзләре атакага күчеп, Паулюсның 330 мең кешелек армиясен чолганышка алалар һәм 1943 елның 2 февраленә боҗрадагы төркемне тәмам тар-мар итәләр. Бу сугышларда Ислам Насыйбуллин расчеты үзен нык күрсәтә.

1943 елның октябрендә полк Гомель янәшәсендәге Сож елгасын беренчеләрдән булып кичә. Сержант Ислам Насыйбуллин расчеты унъяк ярга беренчеләрдән булып барып җитә. Яр буе куаклар белән капланан, ә арырак текә яр күтәрелә. Немецлар куаклыктан да, югарыдан да ут яудыралар. Безнең сугышчылар ярдан ике адым чамасы җирдә су эчендә калалар һәм тәүлек буе бирешмиләр. Ә икенче төндә ал арга тагын бер рота һәм ике туп ярдәмгә килә. Шул чакта хәл җиңеләеп китә. Насыйбуллин тубына тынгылык булмый. Немецларны артка алып ташлагач, алар позициясендә 150 дән артык үле гәүдә һәм ике янган танк калган була.

Гомель тирәсендә ату тавышы ай буенча тынып тормый. Кызыл Армия частьлары, дошманның каршылыгын җиңеп, Сожның көнбатыш ярында плацдармны туктаусыз киңәйтәләр һәм Гомельне нык боҗрага алалар. Немец командованиесе яңадан-яңа пехота һәм танк дивизияләре җибәрсә дә, шәһәр әйләнәсендәге элмәк һаман ныграк кысыла һәм 26 ноябрьдә дошман Гомельдән бәреп чыгарыла.

1944 елның мартында 1030 укчы полк Ковельне штурмлый башлый. Сержант Насыйбуллин расчеты кергән батарея батальонны ут белән тәэмин итә һәм нәтиҗәдә ул шәһәргә беренче булып бәреп керә. Немецлар контрһөҗүмгә ташланалар. Насыйбуллин ягына танклар һәм йөздән артык автоматчы хәрәкәт итә. Менә төзәүче Краюшкин бер танкны прицелга ала һәм броняга каршы снаряд атып җибәрә. Танк яна башлый. Шуннан соң тагын ике машына яна. Ләкин немецлар үҗәтләнеп килүләрен дәвам итәләр. Ике яктан да югалтулар була. Безнең расчетта Иванов һәлак була, Гудков авыр яралана. Снаряд кыйпылчыгы Насыйбуллинга да тия. Тиз генә ярасын бәйләп, Ислам туп янына баса, һәм тагын өч дошман танкын яндыра. Сугыш биш сәгатьтән артык дәвам итә. Дивизиянең килеп җиткән частьлары штурмга күчәләр һәм Ковель азат ителә. Ә тиздән сержант Насыйбуллинга башкалар белән бергә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырыла.

Польша җирендә сержант Насыйбуллин расчеты тагын үзен күрсәтә. Фашистлар контрһөҗүмгә күтәреләләр. Алты танк һәм дүрт бронетранспортер биек булмаган бер калкулык артыннан безнең укчылар позициясенә килә башлый. Ату төгәл булсын дип, сержант танкларны якынрак җибәрергә уйлый. Дошман машинасы йөз метр чамасына якынайгач, ул ут ачарга команда бирә. Тиздән икенче танк та яна башлый. Әле дәвам иткән сугышта Насыйбуллин артиллеристлары ике бронетранспортер һәм тагын бер танкны сафтан чыгаралар. Бу сугыштагы кыюлыгы өчен расчет орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә, ә орудие командиры сержант Ислам Насыйбуллинга III дәрәҗә Дан ордены тапшырыла.

Совет частьларының һөҗүм итү юлында Шнейдемюль шәһәре тора иде. Аның чолганыштагы гарнизоны бик нык каршылык күрсәтә. Насыйбуллин расчеты, берничә ут ноктасын тар-мар итеп, һөҗүм итүче частьлар белән аэродромга таба ыргыла. Әсирлеккә төшүдән куркып, немец командованиесе чолганыштан самолетларга утырып качарга уйлаган. Артиллеристлар, тупны ачык позициягә чыгарып, самолетларга ут ачалар. Беренче атудан соң ук ике самолет яна башлый, ә калганнарын автоматчылар кулга төшерә. Штаргард шәһәре тирәсендә дә сугышлар көндез дә, төнлә дә тынып тормый. Совет пехотачылары, артиллеристлары һәм минометчылары шуны яхшы беләләр: алар алдында Померания калкулыгының куәтле оборона ныгытмалары. Күп подразделениеләрнең тырышлыгы белән дошманның каршылыгы сындырыла, алгы ныгытмалары җимертелә. Шнейдемюль шәһәрен штурмлау, Балтыйк диңгезенә чыгу өчен сугышлардагы батырлыгы өчен, өлкән сержант Ислам Насыйбуллин II дәрәҗә Дан орденына лаек була.

Немецлар оборонасын туздырып, 260 нчы укчы дивизия частьлары Эльба ярындагы шәһәрчеккә якынлашалар. Сугыш аның көнчыгыш районында кызып китә. Гарнизон һөҗүмнәрне кире кага. «Әйдәгез әле, пешерегез шуларны!» - дип приказ бирә полк командиры. Артиллеристлар чын-чынлап тыры¬шалар. һәм тиздән шәһәр уртасындагы биек бинада ак флаг күренә. Немецлар каршылык күрсәтүне туктаталар. Соңгы сугышларда күрсәткән батырлыгы, оста сугышчан хәрәкәтләре өчен, старшина Ислам Насыйбуллин I дәрәҗә Дан ордены ала.

1945 елда Ислам Насыйбуллин да Апас районындагы туган авылы Багышка кайтып төшә. Элеккеге орудие командиры хәрби коралны хезмәт коралына алмаштыра. Вахитов исемендәге туган колхозында эшләп, элеккеге солдат авылдашларының олы хөрмәтен яулап ала. Үзенең соңгы көннәренә кадәр ул үз тормышының бөтен мәгънәсен кешеләргә, Ватанга хезмәт итүдә күрә.

Дан орденының тулы кавалеры Ислам Насыйбулла улы Насыйбуллин 1981 елда вафат була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

III дәрәҗә Дан ордены

II дәрәҗә Дан ордены

I дәрәҗә Дан ордены

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кавалеры ордена Славы трех степеней:Дан орденының тулы кавалерлары. - Казань: "Книга памяти", 2005.-247с.
  • Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
  • М.З.Хабибуллин «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]