Исландиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исландиядә ислам latin yazuında])
Рейкъявикның яңа мәчете проекты

Исландиядә ислам (исл. Íslam á Íslandi) — Исландия территориясендә ислам дине. Исландиядә Ислам — азчылык дине. Мөселманнар ил халкының (339 мең кеше) 0, 20 процентын тәкил итә (2020)[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исландия турында беренче булып гарәп сәяхәтчесе Әл-Идриси (1100—1164) «Нузхат ал-муштак фи-хтирак ал-афак» (Tabula Rogeriana, 1154) китабында телгә ала.

Исландиягә мөселманнар килүенең беренче билгеле мисалы 1627 елда була, ул вакытта Голландия мөселман кешесе Янсунның пиратлары, Вестманнаэйяр һәм Көнчыгыш фьордларны да кертеп, Исландиянең көньяк-көнбатыш яр буен басып ала. Бу вакыйга Исландия тарихында Tyrkjaránið («Төрек урлау») буларак билгеле. Якынча 400-800 исланд коллыкка алып китеп сатылган.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 елда Исландиядә ислам динен тотучы 5, 2019 елда рәсми чыганаклар буенча 1 000 кеше исәпләнә[2]. Күпчелек мөселманнар Рейкьявикта яки башкала читендә яши, шулай ук башкаладан 412 км ераклыктагы Дальвикта(рус.) Косово качаклары-мөселманнар урнаштырылган.

Исландиянең мөселманнар берләшмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исландиянең мөселманнар берләшмәсе 1997 елда оеша[2]. Берләшмәне нигезләүче, хәзерге җитәкчесе һәм Рейкьявик мәчетенең имамы1971 елда Иерусалимнан (Фәләстыйн) килгән хаҗи Сәлмән Әл-Тамими (Salmann Tamimi)[3].

Коръән беренче тапкыр 1993 елда исланд теленә тәрҗемә ителгән.

2013 елда Исландиянең мөселман берлеге (Félag múslima á Islandi) 465 әгъзаны үз эченә ала. 2008 елда оешкан Исландиянең Ислам мәдәни үзәгенең (Menningarsetur múslima á Islandi) 305 әгъзасы бар. Мөселманнар — гарәпләр, албаннар, Африка кешеләре һәм ислам динен кабул иткән исландлар.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рейкьявик мәчетенең керү юлы

Мәчет ачу өчен рөхсәт 2000 елда алынган. 2002 елда шәһәрнең Ármúli районындагы офис бинасының арендага алынган 3нче катында мәчет ачылган. Мәчеттә көндезге һәм төнге намазлар укыла, аларга җирле исландиялеләрдән һәм төрле кыйтгалардан килгән мөселманнардан 30 га якын кеше җыела. Дини бәйрәмнәр уздырыла, никах укыла, мөселманча җирләү хезмәте эшли. Арендага түләү өчен акча Исландиянең мөселманар берләшмәсе милкендәге кибеттән, кафедан керә. Мәчеттә гарәп теле, инглиз һәм исланд телләре кулланыла. Даими рәвештә гарәп һәм исланд телләрендә курслар, шимбә көннәрендә төрле яшьтәге балалар өчен Коръән дәресләре үткәрелә. Исландия Ислам мәдәни үзәгенең үз мәчете бар.

Исландиянең мөселманнар берләшмәсе башкала муниципалитетына 2000 елда ук Рейкьявикта (аерым бинада) тагын бер мәчет төзүгә заявка биргән. 2013 елда 1 600 квадрат метр җир (мәчет бинасына 800 квадрат метр) бүленеп, яңа мәчет төзелешенә рөхсәт алынган. Әмма 2019 елда да мәчет проекты расланмаган. Проект архитекторы Гуджон Магнуссон (Guðjón Magnússon)[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]