Исмай Шәмсетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исмай Шәмсетдинов latin yazuında])
(Исмай Шамсутдинов битеннән юнәлтелде)
Исмай Шәмсетдинов
Туган телдә исем Исмәгыйль Гайнетдин улы Шәмсетдинов
Туган 29 сентябрь 1910(1910-09-29)
Надеждинск, Пермь губернасы, РИ
Үлгән 8 июнь 1982(1982-06-08) (71 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре композитор
Бүләк һәм премияләре ТАССР халык артисты — 1981
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966), ТАССРның халык артисты (1981)

Исмай Шәмсетдинов, Исмәгыйль Гайнетдин улы Шәмсетдинов[1] (29 сентябрь, 1910, Надеждинск, Пермь губернасы8 июнь, 1982) – Бөек Ватан сугышында катнашкан көйязар, музыкаль мөхәррир, тавыш режиссёры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966), ТАССРның халык артисты (1981).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елның 29 сентябрендә Пермь губернасының Надеждинск шәһәрендә (хәзерге — Серов) эшче гаиләсендә дөньяга килә.

Татар һәм рус мәктәпләрендә белем алып, 16 яшьтән заводка кара эшче булып керә. Фабрика-завод мәктәбен тәмамлап (ФЗО), заводның металлопрокат цехында эшли.

1930 елның башында Казанга килә. 1930-35 елларда машина йөртүче курсларын бетереп шофер булып эшли. 1935-36 елларда Радиокомитет каршындагы радиотөендә һәвәскәр сәнгать үзешчәнлеге белән җитәкчелек итә. 1936 елда Казан музыка училищесына Юрий Виноградов классына керә һәм 1940 елда бетерә.

1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елда Ленинград фронта хезмәт иткән вакытта аяк бармакларын өшетә һәм югалтырга мәҗбүр була[2]. Госпитальдән чыгу белән Сталинград фронтына шофер буларак җибәрелә[2]. Санитарлар машинасын йөртә. 1945 елда Берлинга җитеп, җиңүче рәтләрендә Казанга кайта.

1948 елда Нәҗип Җиһанов киңәше буенча, милли кадрлар кирәклеге сәбәпле Казан дәүләт консерваториясенә керә, 1952 елда — аны бетерә.

1952-71 елларда — Татар радиосында башта музыкаль мөхәррир, аннары тавыш режиссёры вазифаларын башкара.

1982 елның 8 июнендә вафат була.[3]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композиторның әсәрләре даими рәвештә «Татарстан» радиосы буенча тапшырыла.

Уен кораллары өчен музыка:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Студентлар маршы
  • Ария (халык музыка уен кораллары оркестры өчен)
  • Баллада (труба һәм фортепиано)
  • Ак каен (джаз оркестры өчен)

Җырлар һәм романслар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык җырларының эшкәртелмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нота җыентыклары:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Таң егете» Алмаз Әхмәтов сүзләренә җырлар, ТКН, 1966
  • «Туган җирем», Исмай Шамсетдиновның «Сайланма әсәрләр»е, Казан, ТКН, 1980
  • «Туган ягыбыз Биләр» җырлар һәм Алмаз Әхмәтов сүзләре, Казан, ООО «Татполиграф», 2003

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 270нче биттә
  2. 2,0 2,1 Композитор Исмай Шамсутдинов. proza.ru. 2020-07-24 тикшерелгән.
  3. Милләттәшләр.ру

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]