Исмәгыйль Гайфетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исмәгыйль Гайфетдинов latin yazuında])
Исмәгыйль Гайфетдинов
Туган телдә исем Исмәгыйль Җәләлетдин улы Гайфетдинов
Туган 18 сентябрь 1905(1905-09-18)
РИ, Казан губернасы, Чистай өязе, Ерыклы волосте, Ерыклы
Үлгән билгесез
билгесез
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре фирка-хуҗалык эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
«1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале

Исмәгыйль Гайфетдинов, Исмәгыйль Җәләлетдин (Җәләли[1]) улы Гайфетдинов (1905 елның 18 сентябре, РИ, Казан губернасы, Чистай өязе, Ерыклы волосте, Ерыклы ― билгесез) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан хуҗалык-фирка эшлеклесе, Алабуга (1937-1940) һәм Азнакай (1949-1954) районнары партия оешмаларын җитәкләгән. .

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905 елның 18 сентябрендә Казан губернасының Чистай өязе Ерыклы волосте (Татарстанның хәзерге Яңа Чишмә районы) Ерыклы авылында туган. 1921 елның июленә кадәр Ерыклы авылында әтисенең хуҗалыгында игенчелек белән шөгыльләнә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елның июленнән 1923 елның мартына кадәр Новгород шәһәрендә тимер юлда кара эшче булып эшли.

1923 елның мартыннан 1924 елның апреленә кадәр – Новгород өлкәсе Чудово бистәсе «Восстание» пыяла заводы эшчесе.

1924 елның апреленнән 1925 елның декабренә кадәр – Ижау леспромхозы эшчесе.

1925 елның декабреннән 1926 елның июленә кадәр – ТАССР Чистай кантоны Ерыклы волосте Ерыклы авылында әтисенең хуҗалыгында эшли.

1926-1928 елларда Чистайда район партия-совет мәктәбендә укый.

1928 елның маеннан 1930 елның маена кадәр – ВЛКСМның Чистай кантоны Каргалы волость комитеты секретаре.

1930 елның маеннан декабренә кадәр – яшь пионерларның Чистай кантон балалар бюросы рәисе.

1931-1933 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укый.

1933 елның апреленнән 1935 елның февраленә кадәр – ТАССР Ютазы районы Ютазы МТСы сәяси бүлеге башлыгы ярдәмчесе.

1935 елның февраленнән 1936 елның маена кадәр – ВЛКСМның Ютазы район комитеты секретаре.

1936 елның маеннан 1937 елның маена кадәр – ВКП(б)ның Әлмәт район комитеты 2нче секретаре.

1937 елның маеннан 1940 елның февраленә кадәр – ВКП(б)ның Алабуга район комитеты беренче секретаре.

1940 елның февраленнән 1946 елның августына кадәр Кызыл Гаскәрдә хәрби хезмәттә була, 28нче армия составында Бөек Ватан сугышы фронтларында катнаша, гвардия майоры [2].

1946 елның октябреннән 1947 елның октябренә кадәр – Кызыл Хач җәмгыятенең Татарстан өлкә комитеты рәисе.

1947-1949 елларда – ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты инструкторы.

1949 елның гыйнварыннан 1954 елның июленә кадәр – ВКП(б)ның (1952 елдан ― КПССның) Азнакай район комитеты беренче секретаре.

« И. Гайфетдиновка, район җитәкчеләреннән беренче булып, районда авыл хуҗалыгын гына түгел, нефть сәнәгатен дә үстерү өстендә эшләргә туры килә. Район 1952 елның апреленнән 1953 елның апреленә кадәр Чистай, аннары Бөгелмә өлкәләренә керә. Район комитеты – өлкә, өлкә комитеты – Татарстан край комитетына буйсына[3]
Г. Хисамиева, культурология кандидаты
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гайфутдинов Исмагил Залялетдинович // Алар районны җитәкләделәр / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: «Идел-пресс», 2014, 14нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]