Исмәгыйль Илялов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исмәгыйль Илялов latin yazuında])
Исмәгыйль Илялов
Файл:.jpg
Туган телдә исем Исмәгыйль Гобәйдулла улы Илялов
Туган 15 декабрь 1898(1898-12-15)
Чиләбе губернасы Троицк (Чиләбе өлкәсе) шәһәре
Үлгән 1992(1992)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре музыкант (мандолиначы)

Исмәгыйль Илялов, Исмәгыйль Гобәйдулла улы Илялов (1898-1992) — виртуоз мандолиначы, сәнгать белгече, коллекция туплаучы. Театр режиссеры Исхак Иляловның бертуган абыйсы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1898 елның 15 декабрендә Чиләбе губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә туган. Мандолинада уйнарга гаиләдә, әнисеннән өйрәнә. 12 яшендә С. Айманов җитәкчелегендәге шәһәр мандолиначылар төркемендә чыгыш ясый башлый.

1912 елда кымыз эчеп дәваланырга килгән Габдулла Тукай белән таныша, аңа мандолинада «Әллүки», «Җәмилә» халык көйләрен уйнап күрсәтә. Шагыйрь яшь талантны хуплый[1].

Туганнарының теләген үтәп, 1916 елда Ырынбурда фельдшерлар әзерләү мәктәбенә укырга керә. Ырынбур татар театрының музыка бүлегендә эшли. Австрияле музыкант Богачектан шәхси музыка дәресләре ала.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли музыка, әдәбият, театр тарихы буенча уникаль документлар туплый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җәүдәт Фəйзи. Виртуоз-мандолинчы (Исмəгыйль Һилаловның 70 яше тулу уңае белəн). Казан утлары, 1971 ел, № 7.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]