Исмәгыйль Тасимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исмәгыйль Тасимов latin yazuında])
Исмәгыйль Тасимов
Туган телдә исем баш. Исмәғил Тасим улы
Туган XVIII гасыр
Куян, Уса даругасы
Үлгән XVIII гасыр
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре эшмәкәр


Исмәгыйль Тасимов (баш. Исмәғил Тасимов) — тау сәнәгатьчесе. Русиянең беренче техник югары уку йорты — Санкт-Петербург тау институтын ачтыручы. Бу институт дөньяда беренче Фейнберг тау академиясеннән җиде ел гына соңрак ачылган.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исмагил Тасимов — XVIII гасырда Уралда нык үсеш юлына баскан мәгдән (руда) сәнәгатьчелегенә күренекле урын тоткан морза Тасим Мәмәтовның улы. Аның туган җире — Усы даругасының Куян авылы.

Руда табу Югары һәм Түбән Йок (Юг), Гоша, Мотовилиха, Пыскыр, Анненский, Висим бакыр эретү заводларында алга китә. Куян авылы халкы, үзләренең җирләрендә зур мәгдән яткылыклары табып, әлеге заводлары чимал белән тәэмин итеп торалар. Мәгдән яткылыклары табудагы һәм эшкәртүдәге тырышлыклары өчен Себер, Казан һәм Ырынбур заводлары Баш идарәсенең башлыгы В.Н. Татищев Куян авылы кешеләренә 1796 елның 6 мартында махсус указы белән рәхмәт белдерә.

1771 елда Тасимов иптәшләре белән үз рудаларын Йок бакыр эретү заводларына җибәрүне һәм казна рудникларын аларга тапшыруны сорап Берг-коллегиягә гариза яза. Шушы ук гаризада алар тау заводларында «начальниклар һәм саклау» әзерләү өчен офицерлар мәктәбен булдыру турында үтенәләр. Мондый мәктәпне тотуга ул «үз рудасыннан кайнаган һәр пот бакыр чирек тиен» бүлеп бирергә йөкләмә ала. Берг-коллегия бу мәктәпнең рус тау промысласы өчен файдалы булуын таный. «Тау мәктәбен булдыру турында» Сенатка докладында Берг-коллегия Тасимовның тәкъдимен хуплый һәм аны «файдалы гына түгел, башка Тау корпусы өчен кирәкле» дип таный һәм тәкдимне кабул итәргә карар чыгара.

1773 елның 21 октябрендә (яңа ысул буенча 3 ноябрдә) Екатерина II Русиядә беренче югары техник мәктәбен булдыру турында Сенат карарын раслый. Ул кадет корпусы дип түгел, ә «мирза балаларыннан тыш, башкалар да укый алсын өчен» Тау училищесы дип атала.