Эчтәлеккә күчү

Исмәгыйль пәйгамбәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исмәгыйль пәйгамбәр latin yazuında])
Исмәгыйль пәйгамбәр
Туган телендәге исеме гарәп. إسماعيل‎‎
Туган БЭК 1800
Фәлистыйн
Үлгән БЭК XVIII гасыр
Мәккә, Хиҗаз
Күмү урыны Әл-Харам мәчете
Һөнәре вәгыйз, пәйгамбәр
Ата-ана
Кардәшләр Исхак

 Исмәгыйль пәйгамбәр Викиҗыентыкта

Исмәгыйль (гарәп. إسماعيل — Исламда пәйгамбәр, Ибраһим пәйгамбәрнең беренче улы. Аның әнисе Мисырдан килгән Һаҗәр (Һаҗәр) булган . Тәүратта Измаил исемле. Аллаһы Тәгалә аңа Ибраһим пәйгамбәрнең динен Гарәбстан ярымутравында таратырга кушкан. Бу хакта Коръәндә искә алына.

Мөселманнар Исмәгыйльне гарәп халкының бабасы дип саныйлар. Аның Исламдагы роле Тәүратгыдан да зуррак. Коръәндә Исмәгыйль вәхи җибәрелгән һәм халыкны дога кылырга [2] өйрәткән диелә. Аллаһы боерыгы буенча ул һәм аның әтисе Ибраһим Әл-Хәрәм мәчетендәге Кагъбәне төзегәннәр[3] .

Кагъбә — беренче мәчет

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп мәкалә: Әл-Харам мәчете
Гыйбадәтханә Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль тарафыннан төзелгән, аларның токымы мәшһүр мөселман халкына әйләнгән. Риваятьләргә караганда, Кагъбә Адәм һәм Хава тарафыннан ук төзелгәннән һәм Туфан вакытында балчыкка күмелгәннән соң, Аллаһы Тәгалә яңа буын пәйгамбәрләргә беренче мәчетнең урынын күрсәткән. Җәбраил фәрештә Туфаннан калган җәннәт ташы булган Кара ташны тапкан. Хаҗилар бу ташка кагылып теләкләр теләргә тырышалар. Бу, кайберәүләр уйлаганча, ташка табыну һәм аннан акыл көтү түгел, ә Аллаһка, Аннан килгән дингә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәткә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) чын күңелдән ышану чагылышы. Хәзер Кара ташка бау тагылган. Хаҗилар аңа кагылу белән генә канәгатьләнә. Кара таш ишеге янында пыяла капкачта Ибраһимнең аяк эзләре уеп ясалган, хаҗилар аның яныннан үтәргә тырышалар.
Хаҗ вакытында Изге мәчетнең панорамасы

Сафа-Мәрва риваятье

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп мәкалә: Хаҗ
Гарәп риваятьләре буенча, Ибраһим бик карт булганчы балалары булмаган. Хезмәтчесе Һаҗәр аңа Исмәгыйльне тапкач, хатыны Сара көнләшеп, аларны чүлгә ташлаган. Сафа һәм Мәрва калкулыклары арасындагы сәгый кылу аларның язмышын чагылдыра.

Исмәгыйльнең әнисе Һаҗәр, ире Ибраһим аны чүлдә калдырып киткәннән соң, ялангач тауларда ялгыз калган. Сафа һәм Мәрва арасында җиденче тапкыр йөгергәндә, ул Җәбраил фәрештәне һәм улының уң аягы астыннан чишмә агып чыгуын күргән. Су тиз арткач, Һаҗәр: «Зәм-зәм, зәм-зәм (безнең телдә „җыел, җыел“ кебекрәк)» — дип әйткән һәм аны балчык белән каплаган. Риваять буенча, әгәр Исмәгыйльнең әнисе агымны туктатмаган булса, су бөтен җирне каплар иде.

Хаҗ вакытында сәгый кылу — ананың сабырлыгына, мәхәббәтенә һәм Аллаһыга ышануына хөрмәт күрсәтү. Гарәпләрнең тәүге бабалары — Ибраһим һәм Исмәгыйль тарафыннан төзелгән Кәгъбә тавафы — ата рухын олылау. [4]

Төп мәкалә: Корбан бәйрәме
Риваятьләр буенча, Ибраһим Аллаһыдан бала сораган. Аллаһ аңа бала бирә һәм аны корбан итәргә куша. Улы үсмер чагында, Ибраһим бу вәгъдә турында төш күргән һәм аны үтәргә вакыт җиткәнен белгән.

Ибраһим пәйгамбәр вәгъдәсе буенча улы Исмәгыйльне корбан итәргә барганда, Мөздәлифә үзәне аша үткән. Шайтан Ибраһим пәйгамбәргә кеше кыяфәтендә килеп, аны шикләндерергә тырышкан: «Улыңны корбан итеп, гөнаһ эшләрсең». Ул өч тапкыр юлга чыккан, ләкин пәйгамбәр аны ташлар белән атып куып җибәргән. (Бу хаҗда шайтанны таш атып куу йоласында чагыла)

Иблис Исмәгыйльгә пышылдый: «Әтиең сине корбан итәргә алып бара». Малай, әгәр әтисе моны Аллаһ ризалыгы өчен эшләсә, аңа бөтен булган гомеремне бирермен, дип җавап бирә, һәм һәр тапкыр аңа ташлар ата.

Алар буйсынмагач, Иблис Һаҗәрне аздырырга тырыша. Изге ана шайтанны куып җибәрә, Аллаһ ризалыгы өчен теләсә кайсы улын корбан итәргә әзер булуын әйтә. Тауга җиткәч, улы зур тәкъвалык белән башын ташка куя. Ләкин үткен пычак кинәт кенә кисми, һәм Ибраһим пәйгамбәр ачу белән аны җиргә ташлагач, ул кинәт кенә кычкырып: «Мин Аллаһка буйсынам, ә ул миңа улыңны чалырга рөхсәт итмәде», — ди. Шуннан соң Аллаһ күктән бер сарык җибәрә. Шул вакыттан бирле, хаҗ вакытында, Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, Корбан бәйрәме үткәрелә, анда аерым тояклы хайван корбан ителә. Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль турындагы хикәяләр пәйгамбәрләрнең иманы турында сөйли.

Татарстанда Корбан гаете

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корбан чалу йоласы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Бу көн Татарстанда бәйрәм буларак билгеләп үтелә (Корбан бәйрәме)

Аның әтисе Ибраһим, ә әнисе Мисыр кешесе Һаҗәр булган.

Исмәгыйльнең уллары: Нәбит, Кыйдар (гарәп. قیدار), Әдбәил, Мибшам,, Мишмә, Дүмә, Мишә, Худуд, Ятма, Ятур, Нәфис һәм Кыйдман. Гарәп тарихында Нәбит һәм Кыйдар токымнары гына билгеле.

Риваятьләр буенча, әнисе үлгәннән соң, Исмәгыйль Җөрһүм кабиләсеннән бер кызга өйләнгән. Вакыт узу белән ул кыздан аерылган һәм шул ук кабиләдән башка хатын-кызга өйләнгән. Гарәп шәҗәрәчеләре [4] «төньяк гарәпләр» токымын аның нәселе дип саныйлар.

Исмәгыйль пәйгамбәрнең кабере Кәгъбә янында [2] Хиҗр Исмәгыйль дип аталган урында урнашкан дип санала.

  • Пиотровский М. Б. Исмаил // Ислам: энциклопедический словарь / отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, 1991. — С. 110.
  • Пиотровский М. Б. Исмаил. — Мифы народов мира. Энциклопедия. том=1
  • Али-заде, А. А. Исмаил (архив) // Исламский энциклопедический словарь. — М.: Ансар, 2007.
  • Исмаил — кыска яһүд энциклопедиясеннән (рус.)
  • Г. Ситдикова. Җәннәт бакчасы. — Уфа, 2014. — 231 бит