Испаниядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Испаниядә ислам latin yazuında])
Мадрид үзәк мәчете

Испаниядә ислам (исп. Islam en España) — Испания территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Испания халкының (46 млн 754 мең кеше) 2,60 % ы (1 млн 180 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өмәвиләр хәлифәте. 750
Кóрдоба әмирлеге (яшел төстә). 929
Файл:Abdul al Rahman I.jpg
32 ел Кóрдоба әмире булган, өмәвиләр нәселеннән Габдерахман I

Ислам гарәп әмирләре, аларның бәрбәр баскаклары, ялланып хезмәт итүчеләр идарә иткән урта гасыр Испаниясе (Әл-Андалус) җирләрендә әйдәп баручы диннәрнең берсе булган. Гарәпләр Пиреней ярымутравын шактый кыска вакыт эчендә, 711718 елларда яулап алган(ингл.). Ибериядә яулап алынган җирләрдә мөселман Әл-Андалус дәүләте барлыкка килә һәм ул төрле үзгәрешләр кичереп, 1492 елда Гранада әмирлеге җимерелгәнче яши. Мөселманнар басып алган территорияләр Өмәвиләр хәлифәте (Димәшкъ хәлифәте) (661—750) составына кертелә. Сүриядән һәм Гарәбстаннан чыккан аз санлы гарәпләр илнең көньяк һәм көньяк-көнчыгышындагы эре шәһәрләрдә, бәрбәрләр, нигездә, илнең эчке районнарына урнашкан. Мөселман гарәпләр җәмгыятьнең өске катлавын тәшкил итә. Ислам таралыш ала барган саен, мөселманнар арасында гарәп булмаган төркемнәр (ислам диненә яңа керүчеләр) арта башлый. Аларның гарәп-мөселманнар кадәр хокуклары булмый. Мөселман булмаган төркемнәр (христианнар, яһүдиләр, зороастрийлар, мәҗүсиләр) идарә итүче мөселманнарның сәяси өстенлеген таныган, алар мөселманнар түләргә тиеш булмаган җизйә буларак билгеле салым түләргә мәҗбүр ителә[2]. Җизйә түләү мөселман булмаган кешеләргә мөселман дәүләте яклавы астында яшәү мөмкинлеге бирә, традицион диннәрен тоту иреген гарантияли. Җизйә түләү шулай ук армия хезмәтеннән азат итә. Ислам динен кабул итү җизйә түләүдән азат итә: кайбер христианнар (бигрәк тә элекке өстенлекләрен югалтырга теләмәгән югары катлау вәкилләре – муладилар(ингл.), исп. muladí), җизйә салымын түләмәс өчен, ислам динен кабул иткән (мөселманнар зәкат кына түләгән). Андыйлар ил халкының 10 % ын тәшкил иткән.

756 елда гаскәрбашы Габдерахман I Өмәвиләр хәлифәтеннән бәйсез Кордоба әмирлеген(ингл.) (756—929) төзи һәм 32 ел идарә итә.

Реконкиста[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Феодаль таркаулык (тайфәләр) хасил булу һәм ике арада ызгышлар, милләтара каршылыклар барлыкка килү, гарәпләр һәм бәрбәрләр арасында бәрелешләргә кадәр барып җитү, Исламның төрле агымнарының идеологик каршылыклары — барысы бергә Андалусиянең йомшаруына китерә. Төньяк христиан корольлекләре бу вәзгыятьне кулдан ычкындырмый, ярымутрауны кире яулап алу өчен файдалана, Реконкиста (исп. Reconquista) — «кире яулап алу») башлый, ул 711 елдан 1492 елга кадәр сузыла. 1492 елда иң соңгы булып Гранада әмирлеге(ингл.) кире яулап алына. Гранаданың мөселман халкының шактый өлеше (ярты миллион тирәсе) — морисклар(ингл.) Испаниядә кала. 1560 елгы халык санын алу нәтиҗәләре Гранадада морискларның (150 000) христианнардан (125 000) күбрәк булуын теркәгән.

XVI гасырда морискларны эзәрлекләү башлана. Испания короле (1598—1621) Филипп III(ингл.) указы буенча аларны Испания территориясеннән күпләп депортациялиләр. 272 меңгә якын кеше Төньяк Африкага мәҗбүри күчерелгән. Гранада әмирлеге җимерелгәннән соң йөз ел эчендә күп кенә морисклар Испания һәм Португалиянең Америкадагы колонияләренә күчәргә өлгергән яки Пиреней ярымутравының җирле халкы белән катнашып беткән.

Мескита[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мескита

Ислам чәчәк аткан чорда (IX—X гасырлар) хәзерге Испания территориясендә фән һәм мәдәният үсеше чагыштырмача югары дәрәҗәдә була. Ислам шулкадәр дәрәҗәле була ки, күп кенә иберо-римлылар исламга күчә һәм хәтта үзләренең роман телендә гарәп язуын куллана башлый.

Кордоба әмире Габдерахман I 784 елда хатынына атап мәчет салдыра. Бу мәчет — шәһәрдәге 1000 нән артык мәчетнең иң күренеклесе, Урта гасырларда дөньяда зурлыгы буенча икенче мәчет була. Мескитаөмәвиләрнең иң атаклы архитектура истәлеге.

1236 елда Кастилия короле Фердинанд III(ингл.) Кордованы яулап алгач, мәчет христиан чиркәве итеп кулланыла башлый. Аннан соңгы испан корольләре мәчет структурасына үзгәрешләр кертүне дәвам итәләр.

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр ахырыннан башлап, илгә Төньяк Африка илләреннән, бигрәк тә Мароккодан чыккан ярты миллионнан артык кеше күченгән.

Ислам җәмгыяте Испаниягә Марокко, Сүрия, Ливан, Гыйрак, Бангладеш, Һиндстан һәм Пакистаннан килгән иммигрантлар агымы хисабына үсә. Испаниядә 2020 елда 1 млн 180 мең мөселман яши, аларның күбесе иммигрантлар һәм аларның нәсел-нәсәбе. Ислам динен яңа кабул иткән ~50 000 испанның күбесе Андалузиядә яши. 1492 елда морисклар илдән куылган вакыттан бирле бер мәчет тә төзелмәгән[3].

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мадрид үзәк мәчете

Мадридның үзәк мәчете яки Әбу-Бәкер мәчете — 16091614 елларда Пиреней ярымутравыннан соңгы мөселманнарны куганнан(ингл.) соң[4], Испаниядә торгызылган беренче ислам гыйбадәтханәсе. Бинада, мәчеттән башка, Мадрид ислам җәмгыяте белән Испания ислам җәмгыятьләре берлеге (исп. Unión de Comunidades Islámicas de España, UCIDE) офислары урнашкан.

Мәчет дәүләт белән мөселманнарның законлы вәкиллекле органы булган Испания ислам комиссиясе (исп. Comisión Islámica de España) аркылы эш алып бара[5]. Мәчет имамы, бер үк вакытта Испания ислам комиссисе президенты — Riay Tatary (es)[6].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]