Истанбул Парк
Истанбул Парк | |
Нигезләнү датасы | 2005 |
---|---|
Кыскача исем | Istanbul[1] |
Спорт төре | спортның моторлы төрләре[d] |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Тузла |
Уйналган мачлар саны | 11[1] |
Проектлаучы | Тильке, Герман[d] |
Озынлык | 5,338 km |
Рәсми веб-сайт | intercitypark.com(төр.)(ингл.) |
![]() | |
![]() |
Истанбул Парк (төр. İstanbul Park, төр. İstanbul Otodrom) — Төркиянең башкаласы Истанбул шәһәрендә төзелгән узышу трассасы. Узыш треклары архитекторы Герман Тильке тарафыннан проектланган һәм 2005 елның 21 августында ачылган. Формула-1нең Төркия Гран-приен уздыру өчен кулланыла.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу автодром — Герман Тилкеның дүртенче мөстәкыйль проекты. Комплекс төзелеше 2004 елның декабрендә башланган. Объектның гомуми мәйданы 221,5 га тәшкил итә (комплексның мәйданы — 173 га). Төзелешкә 230 миллион доллар тотылган[2]. Трасса Истанбулның азия өлешендә, Истанбул-Әнкара автострадасы янында, Сабихи Гекчен исемендәге Истанбул аэропортыннан ерак түгел урнашкан.
Истанбул паркы 2005 елның 21 августында, беренче Төркия Гран-прие өчен ачыла, анда McLaren пилоты Кими Райкконен җиңә. Бер елдан соң Фелипе Масса (Ferrari) җиңү яулый, 2007 ел сезонында үз уңышын кабатлый.
Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп трибунаның сыйдырышлыгы 25 000 кеше тәшкил итә, ә гомуми сыйдырышлыгы 155 000 тамашачыга җитә. Паддок ике дәрәҗәдән тора: ярышта катнашучы командалар беренче дәрәҗәдә һәм тамашачылар өчен 5000 урынга исәпләнгән структуралар икенче дәрәҗәдә урнашкан. Паддок ахырында VIP-персоналар өчен 7 катлы ике манара урнашкан.
Конфигурация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Истанбул Парк автодромы узыш сәгатькә каршы үткәрелә торган аз санлы трассаларның берсе (2009 ел сезонында мондый автодромнар дүртәү булган: Истанбул Парк, Марина Бэй, Интерлагос һәм Яс Марина). 5 338 метр озынлыктагы һәм уртача 15 метр киңлектәге (14тән 21,5 метрга кадәр) ярыш трассасы 14 борылыштан тора. Трассаның иң кискен борылышының радиусы 15 метр. Туры старт/финиш сызыгы озынлыгы 655,5 метр. Шул ук вакытта куркынычсызлык дәрәҗәсе Формула-1 автодромнары арасында иң югарыларның берсе[3].
Әйләнеш рекорды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ел | Озынлыгы (м) | Транспорт чарасы | Квалификациядә әйләнеш рекорды |
---|---|---|---|
Узышта әйләнеш рекорды | |||
2005 | 5 338 | McLaren MP4-20 | 1:26,295 (2010, Марк Уэббер) |
1:24,770 (2005, Хуан Пабло Монтойя) |
Гран-при җиңүчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Башка узышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Формула-1дән тыш, автодромда башка ярышлар да үткәрелә. 2005 елда бирегә DTM һәм LMS, 2005 һәм 2006 елларда — WTCC һәм Реноның Дөнья сериясе, 2005—2007 елларда — MotoGP килә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Manipe F1
- ↑ Автодром Экклстоуна
- ↑ Истанбул-Парк. Автодром Берни. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2011-04-26 тикшерелгән.