Исхак Әхмәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исхак Әхмәров latin yazuında])
Исхак Әхмәров
Туган телдә исем Исхак Габдулла улы Әхмәров
Туган 2 апрель 1901(1901-04-02)
РИ, Ырынбур губернасы, Троицк (Чиләбе өлкәсе)
Үлгән 18 июль 1976(1976-07-18) (75 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре разведчик
Җефет Һелен Лоури (1910-1981)
Балалар кызлары Маргарита, Екатерина, Елена,
улы Михаил
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены
Хәрби дәрәҗә полковник

Исхак Әхмәров, Исхак Габдулла улы Әхмәров (рус. Исхак Абдулович Ахмеров, 1901 елның 2 апреле, Ырынбур губернасы, Троицк1976 елның 18 июле, Мәскәү) — разведчик, полковник. 1942-1945 елларда АКШта совет агентурасы җитәкчесе. «Уайт» (1941 елда Ерак Көнчыгышта «икенче фронт» ачылу — ССРБ белән Япония арасында сугыш башлану куркынычын юкка чыгару) яшерен операциясе авторларыннан берсе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1901 елның 2 (15) апрелендә Ырынбур губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә тирече татар гаиләсендә туган. Әлеге дата өяз үзәге булган Троицк шәһәренең 2нче җәмигъ мәчетенең метрикәсендә язып куелган. Атасы вафат булгач, әнисе белән бабасында яши, ул да дөньядан киткәч, өйрәнчек малай, батрак булып эшли башлый. Октябрь инкыйлабыннан соң урта белем ала, 1921 елда Казан шәһәр шурасы юллама белән аны Мәскәүгә, Көнчыгыш халыкларының коммунистик университетында бухгалтерлыкка укырга җибәрә. 1930 елда Беренче дәүләт университетының (Мәскәү дәүләт университеты) халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлый.

Татарстан мохтар җөмһүриятенең азык-төлек халык комиссариатында эшләгән, гаскәрне тәэмин итү идарәсе башлыгы, соңрак мәгариф халык комисссариатында тәэмин итү идарәсе башлыгы булган. 1920 елда Казан шәһәр шурасы депутаты булып сайланган.

1930 елдан ССРБ хәвефсезлек органнарында (ОГПУ, НКВД) эшли. 1930-1931 елларда Урта Азиядә (Бохара) басмачылыкка каршы көрәштә катнаша. 1932-1935 елларда Төркиядә ССРБ генераль консуллыгында сәркатип, соңрак генераль консул вазифасында була. 1935 елда Кытайга җибәрелә, анда америка көллиятендә укый, Кытайдагы япон эшмәкәрләре белән бәйләнеш урнаштыра. Рус, татар телләреннән башка, инглиз, француз, төрек телләрен камил белә[1].

1935 елда АКШка җибәрелә (псевдонимы Юнг). Анда Колумбия университетына укырга керә, легаль булмаган разведка җитәкчесе Базаровның урынбасары булып тора. 12 ел Америкада совет резидентурасы җитәкчесе була. Сәяси, фәнни-техник, хәрби мәгълүматларны җыю белән шөгыльләнә. Америка хәрбиләренең Мәнһәттен проекты серен ачуда һәм совет атом-төш коралын булдыруны тизләтүдә өлеше зур[2].

Совет разведкасы тарихында иң яхшы операцияләрнең берсе саналган «White» (Уайт, «Ак (Кар)») операциясен тормышка ашыручыларның берсе (разведчик Виталий Павлов белән бергә) — Икенче бөтендөнья сугышы чорында Ерак Көнчыгышта «икенче фронт» – ССРБ белән Япония арасында сугыш башланмауны тәэмин итүче, япон милитаристларының агрессиясен Америкага каршы юнәлтүче (Пөрл-Һарбор).

1946 елдан Мәскәүдә. 1946-1955 елларда легаль булмаган разведка бүлеге башлыгы урынбасары. Берничә мәртәбә Аурупага, Төньяк Африка һәм Латин Америкасына махсус бурычлар (шул исәптән нацист җинаятьчеләрне эзләп табу бурычын) үтәргә бара. Сугыштан соңгы сәфәрләре турындагы документларыннан «Яшерен» грифы алынмаган[3].

1955 елдан лаеклы ялда. КГБның Югары мәктәбендә инглиз телендә махсус фәннән укыта.

1976 елның 18 июлендә Мәскәүдә вафат була. Химки зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Һелен Джон Лаури (en) (ингл. Helen Lowry, рус. Елена Ивановна (Эльза Джоновна) Ахмерова, 1910-1981), АКШ ватандашы, 1940 елдан ССРБ ватандашы. АКШта И. Г. Әхмәровның ярдәмчесе була, Мәскәүдә КГБ уку йортында инглиз теле укыта. Балалары:
кызы Маргарита (1944-?), игезәкләр Екатерина (1947), Елена (1947), улы Михаил (1947-1966, армиядә вафат була).

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Троицк аграр техникумы диварындагы истәлек тактасы. 2011

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997.
  2. А. Михайлов. Операция, которую приказали забыть. «Совершенно секретно», № 7, 1994.
  3. Мингазова Индуся. Татарин, который подтолкнул американцев к войне с японцами. «Казань», 2002, №11-12.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ахмеров Исхак Абдулович. Страница на сайте Службы внешней разведки РФ
  2. Анастасия Позняк. Исхак-Ахмеров- шпион без прикрас 2018 елның 6 апрель көнендә архивланган.. Чиләбе өлкәсенең туристлар порталы, 13.05.2015
  3. Наши земляки – Ахмеров Исхак Абдулович 2017 елның 17 февраль көнендә архивланган.. Сайт Института ветеринарной медицины ЮУрГАУ, 31.03.2011
  4. На Алом поле открыли памятник легендарному разведчику
  5. Казан шәһәре башкарма комитетының № 959 14.03.2018 карары(үле сылтама)