Исәнләшү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исәнләшү latin yazuında])
Төрле телләрдә сәламләшү

Исәнләшү, шулай ук сәламләү - кешеләр (шулай ук хайваннар да) очрашкач беренче аралашу акты булып тора. Исәнләшү белән очраткан кешегә мөнәсәбәтеңне күрсәтеп була. Шулай ук, кешеләрнең үзара исәнләшүеннән аларның җәмгыятьтәге статуслары да күренә.

Исәнләшү халыкларның телләренә, мәдәниятына, гореф-гадәтләренә бәйле булып тора.

Татар телендә күрешкәч, гадәттә, "исәнмесез" ("исәнме"), "саумысыз" ("саумы"), "нихәлсез" ("нихәл"), "сәлам" дип исәнләшәләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]