Эчтәлеккә күчү

Италия гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Италия гимны latin yazuında])
Италия гимны
Нигезләнү датасы 1859[1]
Сурәт
Атама Il Canto degli Italiani һәм Il canto degli Italiani
Дәүләт Италия
Сәнгать формасы җыр
Жанр һимн[1]
Авторның исеме (юл) Mameli
Әсәр яки аның атамасы теле итальян теле
Чыгару датасы 1847
Көйязар Микеле Новаро[d][1]
Либретто авторы Мамели, Гоффредо[d][1]
Текст авторы Мамели, Гоффредо[d]
Тональлек ми-бемоль мажор[d]
Авторлык хокуклары статусы 🅮[d]
 Италия гимны Викиҗыентыкта
Готфредо Мамели (1827-1849), “Италия туганлыгы” шигыренең авторы
гимнның 1860 елдагы басмасы тышлыгы
Микеле Новаро (1818-1885), Италия дәүләт гимны көен язучы

“Fratelli d'Italia” (“Италия туганлыгы” яки “Италия бөрадәрләре”) — бүгенге Италия Җөмһүриятенең дәүләт һәм итальян халкының милли гимны. Ул һәркайсы ике тапкыр һәм ике темпта җырлана торган сигез юллык биш куплеттан тора. Рәсми шартларда беренче куплеты башкарыла.

Рәсми башкарыла торган беренче куплеты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
FRATELLI D’ITALIA ИТАЛИЯ ТУГАНЛЫГЫ İTALİÄ TUĞANLIĞI
Fratelli d’Italia,

L’Italia s’è desta,
Dell’elmo di Scipio
S’è cinta la testa.
Dove’è la Vittoria?
Le porga la chioma;
Chè schiava di Roma
Iddio la creò.
Fratelli d’Italia,
L’Italia s’è desta,
Dell’elmo di Scipio
S’è cinta la testa.
Dove’è la Vittoria?
Le porga la chioma;
Chè schiava di Roma
Iddio la creò.
Coro [2]:
Stringiamoci a coorte,
Siam pronti alla morte
Siam pronti alla morte:
Italia chiamò!
Si!!!V

Әй, туганнар, итальяннар,

Италия уянды,
Шипионың данлы очламын
Таҗ итеп ул киеп алды.
Олы җиңү – кайда соң ул?
Ул бит безгә баш иде:
Рум коллары торыннары
Ил хуҗасы булсын, диде.
Әй, итальяннар,
Италия уянды,
Шипио очламын
Таҗ итеп ул алды.
Олы җиңү – кайда?
Ул безгә баш иде:
Рум оныклары
Хуҗа булсын, дип.
Кушымтасы:
“Бер тарафка, – дип, – әйдә, берләшик,
Җан фида кылып, бергә без көрәшик,
Җан фида кылып, бергә без көрәшик”, –
Италия дәшә!
Италия дәшә!
Һәй!

Äy, tuğannar, italyannar,

İtaliä uyandı,
Scipionıñ danlı oçlaının
tac itep ul kiep aldı.
Olı ciñü – qayda soñ ul?
Ul bit bezgä baş ide:
Rum qolları torınnarı
il xucası bulsın, dide.
Äy, italyannar,
İtaliä uyandı,
Şipio oçlamın
Tac itep ul aldı.
Olı ciñü – qayda?
Ul bezgä baş ide:
Rum onıqları
Xuca bulsın, dip.
Quşımtası:
Ber tarafqa, – dip, – äydä, berläşik,
Can fida qılıp, bergä bez köräşik,
Can fida qılıp, bergä bez köräşik, –
Italiä däşä!
Italiä däşä!
Häy!

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланыр алдыннан барлыкка килгән Италия Җөмһүрияте күпмедер вакыт рәсми рәвештә кабул ителмәгән дәүләт гимнын кулланып яшәгән. Бу – халыкта “Inno di Mameli” (Мамели гимны) дип аталган марш. Аның сүзләрен итальян шагыйре Гоффредо Мамели (Goffredo Mameli (1827-1849) 1848 елның ноябрендә үк язган булган. Әлеге елларда бөтен дөньяда барган азатлык көрәшенең һәм иҗтимагый инкыйлабларның сулышы шигырьнең икенче-өченче куплетларында чагылыш тапкан. Бу вакытта шагыйрь Гарибальдиның (Garibaldi) Ломбардиядәге гаскәрендә штаб башлыгы булып торган. гимнның дүртенче-бишенче куплетлары Италиянең тарихына багышланган.

“Fratelli d’Italia” (Италия туганлыгы) дип аталган шигырьне композитор Микеле Новаро (Michele Novaro (1822-1885) көйгә салган. Бу марш Италиядә патриотик һәм революцион хәрәкәтне кузгатуга зур өлеш керткән.
Конституция монархиясе заманында “Marcia reale” (Король маршы) рәсми гимн дип саналган. Хакимияткә Муссолини килгәч, 1922-1943 елларда ул җирле фашистларның “Giovinezza” (“Яшьләр”, тулы исеме – “Милли фашистларның тантаналы гимны”) җыры белән бергә башкарылган. Муссолини режимы юкка чыкканнан бирле итальяннар яңадан үз туганлыгын данлаучы маршны рухланып җырлыйлар.

Гимнның тулы тексты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Fratelli d’Italia,
l’Italia s'è desta,
dell’elmo di Scipio
s'è cinta la testa.
Dov'è la vittoria?
Le porga la chioma,
ché schiava di Roma
Iddio la creò.
CORO:

Stringiamoci a coorte,
Siam pronti alla morte
Siam pronti alla morte:
Italia chiamò!
Si!!!

“Азатлык куплетлары”

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2. Noi fummo da secoli

Calpesti, derisi,
Perché non siam popolo,
Perché siam divisi.
Raccolgaci un’unica
Bandiera, una speme:
Di fonderci insieme
Già l’ora suonò.

Гасырлар буена безне

Кимсеттеләр һәм көлделәр:
Халык түгел, таркау сез, дип,
Төркемнәргә гел бүлделәр.
Берләштерсен, беректерсен
Гүзәл байрак, уртак өмет.
Тупланыйк бердәм сафларга,
Берлек сәгате сукты дип.

CORO.
КУШЫМТАСЫ.
3. Uniamoci, amiamoci,

L’unione e l’amore
Rivelano ai popoli
Le vie del Signore.
Giuriamo far libero
Il suolo natio:
Uniti, per Dio,
Chi vincer ci può?

Берләшүдән, мәхәббәттән

Кыйммәтлерәк тиңдәш бармы? —
Алар безгә ачып салыр
Алла язган хак юлларны.
Ант итәбез: Ватаныбыз
Тулысынча азат булыр:
Алла хакына көрәштә
Кемнәр безне җиңә алыр?

CORO.
КУШЫМТАСЫ.

Тарихи куплетлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

4. Dall’Alpi a Sicilia
Dovunque è Legnano,
Ogn’uom di Ferruccio
Ha il core, ha la mano,
I bimbi d’Italia
Si chiaman Balilla,
Il suon d’ogni squilla
I Vespri suonò.
CORO.

5. Son giunchi che piegano
Le spade vendute:
Già l’Aquila d’Austria
Le penne ha perdute.
Il sangue d’Italia,
Il sangue Polacco,
Bevé, col cosacco,
Ma il cor le bruciò.
CORO.

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Archivio Storico Ricordi — 1808.