Италмас (ансамбль)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Италмас (ансамбль) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Италмас» удмурт дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

фольклор

Барлыкка килгән

1936

Илләр

РусияFlag of Russia.svg Русия
(УдмуртияFlag of Udmurtia.svg Удмуртия)

Шәһәр

Ижау

Тел

удмурт, рус

Состав

хор 25, балет 18, оркестр 12

Элекке
катнашучылар

А.И. Бондарев

http://udmitalmas.ru/

Италмас, арча Италмас[1], УдмуртияFlag of Udmurtia.svg Удмуртия Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле — Удмуртия Республикасы башкаласы Ижау шәһәрендә иҗат итүче удмурт милли ансамбле, дәүләт оешмасы. Удмуртиянең дәүләт премиясе лауреаты.

Сәнгать җитәкчесе (2019 елга кадәр) — Анатолий Мамонтов, РФ халык артисты.
Баш хормейстер — А. Л. Анкудинов.
Балетмейстерлар — А. Иловайская, УР атказанган артисты, В. Подшивалов.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Италмас ансамбле 1.jpg
  • 1936 елның 1 сентябрендә УАССР Халык Комиссарлары Шурасы карары белән оештырыла.
  • Беренче исеме — «Удмурт хоры».
  • Ансамбльне нигезләүче – Аполлон Каторгин.
  • Композитор Д.С. Васильев-Буглай ансамбль өчен удмурт халык җырларын туплауга зур өлеш кертә.
  • Ансамбль чыгышларында бию номерлары соңрак барлыкка килә, удмурт биюләрен кую өчен Л. Шолохов җитәкчелегендә махсус төркем оештырыла. Балетмейстер Р.Э. Ардевилио күп кенә классик һәм халык биюләрен (мәсәлән, «Ширъян»ны) куя.

Чыгышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ансамбльнең («Удмурт дәүләт хоры») читтәге беренче чыгышы Киров шәһәрендә, «Удмурт сәнгате деакадасы»нда була.
1939 елда Мәскәүдәге беренче чыгышы бөтенсоюз халык хуҗалыгы күргәзмәсен (ВДНХ) ачу тантанасында була.
Даими рәвештә Бөтенсоюз «Рус кышы», «Киев язы», «Мәскәү йолдызлары» фестивальләрендә катнашып килә.
XXII Олимпия уеннары һәм XII Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале мәдәни программасында катнаша.
Күп кенә чит илләрдә (Чехия, Словакия, Алмания, Финляндия, Корея, Япония, Таиланд, АКШ, Франция, Италия, Испания һ.б.) гастрольләрдә була[2]. Русия күләмендә һөнәри иҗат бәйгеләре җиңүчесе. «Маҗарстанда Русия мәдәнияте көннәре»ндә (2015) катнаша.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Flag of Udmurtia.svg Ансамбль репертуарын, нигездә, удмурт фольклоры тәшкил итә. Борынгы йола җырлары, заманча удмурт җырлары, дөнья халыклары җырлары һәм биюләре, операларның хор өлешләре, Пётр Чайковский әсәрләре башкарыла. Фин-угыр халыкларының (маҗар, фин, эстон, мордва, мари, коми-пермяк, хант-манси) иҗаты чагылыш таба. Удмурт бию сәнгатенең энҗесе – «Кыңгыраулар белән бию», «Эскәмия белән бию», «Чапкыса эктон» (кул чәбәкләп бию), «Тупал гурт».
Баш балетмейстер А. Иловайская татар кызлары биюен куя.

Балалар студиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елдан «Италмас» ансамбле каршында балалар халык биюләре һәм җыр студияләре (хәзер РФ атказанган артисты Леонора Мамонтова (1940-2014)[3] исемендәге) эшли.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казаяк (рус. Купальница обыкновенная, лат. Tróllius europaéus) чәчәге исеменнән алынган
  2. «Наш Ижевск» сайтында
  3. Без формата.ру сайты