Эчтәлеккә күчү

Ифтар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ифтар latin yazuında])
Ифтар
Сурәт
Дәүләт  Азәрбайҗан[1]
 Иран[1]
 Төркия[1]
 Үзбәкстан[1]
Әүвәлгесе Исламда ураза
Киләсе ахшам намазы һәм мөреһ (Малайзия)[d]
Матди булмаган мәдәни мирас статусы Кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлеге[d][1][2][3]
Нинди вики-проектка керә Проект:Матди булмаган мәдәни мирас[d]
Моның каршысы сәхәр[d]
Гамәлдәге мөддәт сумрак[d]
 Ифтар Викиҗыентыкта

Ифтар (гәр. إفطار) — Рамазан аенда уразадан соң кичке аш. Авызачу җирле вакыт белән иртәнге намаз (мәгъриб) башлануга туры килә. Татарча ешрак «авыз ачу» фигыле кулланыла. Ул «ифтар» сүзенең синонимы булып тора.

Казанда ифтар
Казанда ифтар
Истанбул мәчетендә ифтар

Ифтар кояш баегач башлана. Аны соңга калдырырга ярамый. Хәдистә әйтелгәнчә, Мөхәммәд Пәйгамбәребез ахшам намазын укыганчы яңа пешерелгән яки киптерелгән хөрмә җимеше (финик) белән авызын ачкан, ул булмаса — гади су эчкән. Хәдис шәриф:

Авызны ачу өчен, хөрмәдән башларга кирәк, әгәр таба алмасагыз, су эчәргә кирәк, чөнки ул чыннан да тазарта.

Шуңа күрә ифтарын хөрмә яки су белән башлау сөннәт санала.

Татар-башкортларда

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар һәм башкорт халкында тоз яки хөрмә (финик) һәм башка җимешләр белән авызны ачу да гадәти хәл[4][5].

Шулай ук башкорт халкында авыз ачу вактында кышкы юлда булып, кул астында башка ризык булмаганда кар кабып булса да авыз ачканнар, чөнки уразадан чыгуны соңга калдыру ярамый.

Авыз ачу мәҗлесенә чакыру йоласы туганнар һәм дуслар белән араларны якынайта, тәрбияви мәгънәгә ия.

Авыз ачканда укыла торган дога

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Транскрипция:

Аллааһүммә ләкә сүмтү үә бикә әәмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәрү мә каддәмтү үә мәә әххартү

  • Мәгънәсе:

Я, Аллаһ, бу уразамны мин синең өчен генә тоттым вә мин сиңа гына иман китердем, вә сиңа тәвәккәл кылдым, вә синең ризыгың белән авызымны ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, инде минем элекке гонаһларымны да, хәзерге гонаһларымны да ярлыка.

Көне буе ризык капмый, су эчми йөргән кеше бигрәк тә җәй көне ифтарны нык көтеп ала. Гадәттә, табын мул әзерләнә. Тик мөселман саулыгына зыян китермәслек итеп туенырга тиеш.

Башта җимеш кабып, су гына эчеп куярга да акшам намазын укып алырга тәкъдим ителә. Бу ашказанга стресс эшләмәү өчен кирәк. Намаздан соң гына башка ризык кабул итә башлау яхшы. Оеган сөт, катык кебектән башламаска киңәш ителә, бу ашказанга авыр булачак.

Камыр ризыкларын, газлы суларны бик аз куллану киңәш ителә. Ашаганнан соң да суны күп кенә вакыттан эчү яхшырак, чөнки ашказаны суын сыегайтып ризыкның эшкәртелүгә комачаулаячак. Иң яхшысы — тәравих намазы вакытында бүлеп-бүлеп эчү. Су әкренләп үзләштереләчәк һәм көндез сусамаска ярдәм итәчәк.[6]

Иң мөһиме — артыгын ашамаска кирәк.[7]

  • Али-заде, А. А. Ифтар (архив) // Исламский энциклопедический словарь. — М.: Ансар, 2007.
  • Гогиберидзе Г. М. Исламский толковый словарь. — Ростов н/Д: Феникс, 2009. — 266 с. — (Словари). — 3000 экз. — ISBN 978-5-222-15934-7.
  • Ньюби Г. Краткая энциклопедия ислама = A Concise Encyclopedia of Islam / Пер. с англ.. — М.: Фаир-пресс, 2007. — 384 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-8183-1080-0.