Ихлас күңелдән (китап)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ихлас күңелдән (китап) latin yazuında])
Ихлас күңелдән

2018 елның 7 сентябрь көнендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә Минтимер Шәймиевнең "Ихлас күңелдән" китабын тәкъдим итү була. Китап Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минимер Шәймиев химаясендә узган Казан мәдәниятара диалог форумы уңаеннан басылып чыга.

Тәкъдир итү чарасына Казан мәдәниятара форумында катнашучылар чакырылган була: ЮНЕСКО вәкилләре, ЮНЕСКО Игелекле көч илчеләре һәм махсус илчеләр, ЮНЕСКО экспертлары, РФ һәм ТР фән һәм мәдәният эшлеклеләре.

Татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган китапта беренче Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең чыгышлары, мәкаләләр һәм интервьюлар бирелгән.

Тәкъдир итү чарасын Россия хезмәттәшлек (Россотрудничество) җитәкчесе Элеонора Митрофанова алып барган.

Тантанада шулай ук “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева, КФУ профессоры Энгель Таһиров, Бәхрәйнның борынгылык һәм мәдәният эшләре буенча идарә киңәшчесе Мунир Бушенаки, ИКОМОС эксперты Алкивиадис Препис (Греция) чыгыш ясый.