Эчтәлеккә күчү

Ихрам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ихрам latin yazuında])
Ихрам
Рәсем
 Ихрам Викиҗыентыкта
Ихрам кигән хаҗи

Ихрам (гарәпчә: إحرام) — билгеле бер кием төре һәм ихрам халәте дигәнне аңлата.

Мәккәгә хаҗилар кия торган киемнәр. Бу ике озынлыктагы ак тукыма , ефәк яки мамыктан тегелгән. Берсе арка аша киелә, икенчесе бил тирәли урала. Мондый тукымалар энә белән кагылмаска тиеш. Борынгы заманнардан бирле бу кием хаҗиларның сәяхәтне изге ният белән башкаруларын аңлата. Ихрам киеме Аллаһ каршында ихласлыкны һәм тигезлекне символлаштыра. Ир-атның аяк киеме дә тегелмәгән булырга тиеш. Хатын-кыз ихрамга керергә ниятен белдерә һәм мөселман киеме таләпләренә туры китереп үзе теләгән күлмәк кия. Ихрамга кергәндә ике рәкәгать намаз укыла. Ихрамдагы кеше өчен махсус тыюлар бар. Бу тыюлар ният һәм тәлбия (Хаҗ кылган вакытта күп тапкырлар хаҗ кылучылар тарафыннан кабатлана торган дога) әйтелү белән үз көченә керә. Ихрамга кергән кеше мөхрим дип атала[1][2].

Мөселманга ихрам хәлендә бернинди җан иясен үтерергә, җирдән бернинди үсемлек йолкырга, агач яки куак ботагын сындырырга, чәч яки тырнаклары кисәргә, кырынырга, җенси мөнәсәбәттә булырга, ләззәтләнергә рөхсәт ителми. Аңа сәүдә һәм дөнья эшләре белән бәйле бернәрсә дә эшләргә рөхсәт ителми, шулай ук ул хатын сорый да, өйләнә дә алмый[2].

Ачуланырга яки кемгәдер зыян китерергә ярамый; кырынырга, чәч һәм тырнак кисәргә, бизәнү әйберләре кияргә һәм тәмәке тартырга да рөхсәт ителми. Язучы, хаҗи Гүзәл Ситдикова үзенең «Оҗмах бакчасы» китабында ихрамдагы кешеләр турында болай сөйли:

Хаҗ — ахырзамандагы терелүчеләрнең кечкенә бер мисалы, диләр. Ихрам — кәфен кебек... Синең юлдашларыңнан башка беркем дә беркем турында кайгыртмый. Моны битарафлык дип атап булмый, ләкин хаҗилар үзләренең эчке дөньяларын өйрәнәләр, тәүбә итәләр һәм хисләренә чумалардыр. Ләкин мин надан канәгатьлекне дә, тупаслыкны да күрмәдем[3].

Хаҗилар ихрам хәленә керә торган урын микат дип атала. Төрле илләрдән кешеләр хаҗга киләләр, шуңа күрә аларның ихрам кию өчен аерым урыннары бар. Россиядән килгәннәр Мәдинәдә ихрам кияләр. Бүгенге көндә күп кеше очкычка утырыр алдыннан ихрам кия[2].

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Ализаде А. Исламский энциклопедический словарь. — Москва: Ансар, 2007. — С. 169. — 400 с. ISBN 5-98443-025-8.
  2. 1 2 3 Хәбибуллинә З. Р.. Ихрам. 2026-03-03 тикшерелгән.
  3. Гүзәл Ситдиҡова. Йәннәт баҡсаһы. — Өфө: Уфимский полифграфкомбинат ДУП. 2014. — 232 бит (баш.)