Ихсан Латыйф
| Ихсан Латыйф паша | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телендәге исеме | төр. İhsan Latif Pasha (Sökmen) |
| Туган | 1873 Госман империясе, Константинополь |
| Үлгән | 26 декабрь 1955 Төркия, Истанбул |
| Милләт | төрек |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | армия генералы |
| Балалар | ике баласы |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Хәрби дәрәҗә | мирлива[d] |
Ихсан Латыйф Паша (Сөкмән), шулай ук Али Ихсан паша буларак та билгеле (төр. احسان سكمن, İhsan Latif Pasha (Sökmen); 1873 ел, Госман империясе, Константинополь ― 1955 елның 26 декабре, Төркия, Истанбул) ― армия генералы, Беренче бөтендөнья сугышында катнашуы һәм Россиядә әсирлектә булуы белән танылган төрек хәрби һәм сәяси эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1873 елда Госманлы империясе башкаласы Константинопольдә (1930 елдан Истанбул) туган. 1895 елда Госманлы Хәрби академияне[d] тәмамлаганнан соң, 1897 елгы грек-төрек сугышында[d] һәм Балкан сугышларында[d] катнашкан.
Афинада хәрби атташе, Йәмән армия корпусы штабы башлыгы, Эдремит һәм Мус дивизияләре командиры булып хезмәт иткән.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Кавказ фронтында[d] 9нчы корпус башлыгы буларак, Сарыкамыш өчен сугышта[d] катнашкан. Россия гаскәриләре (154нче Дербент полкының 14нче рота командиры капитан Вашакидзе) тарафыннан 1914 елның 22 декабрендә әсирлеккә эләккән һәм Себергә сөрелгән[1].
1915 елның маенда Читадагы әсирлектән кача алган һәм 1915 елның сентябрендә Маньчжурия, Кытай, Япония, Америка Кушма Штатлары һәм Греция аша Истанбулга кайткан. 1915 елның октябрендә отставкага чыккан.
Әсирлектән кайткач, үзенең мемуарларын язган, алар 1919 елның башында «İleri» (Алга) газетасында, соңрак аерым китап булып басылып чыккан (İhsan Latif. Bir Serencam-ı Harp. Istanbul, 1919). 1988 елда китабы яңадан басылган[2].
| 1988 елда яңадан басылган китабының тышлыгы. | |
Әсирлектә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әсиргә алган капитан Вашакидзе төрек генералын Россия армиясенең Сарыкамыш гаскәрләре группасы башлыгы инфантерия генералы Георгий Берхман[d] кулына тапшыра. Аның белән сөйләшүдән соң төрек генералы һәм аның көрәштәшләре бер төрмәгә ябыла. Төрек генералы үзен бик начар хис итә: әсирлеккә төшү, 14 көн дәвам иткән сугышларда арыганлык сиздерә, ике аягының да бармакларын өшеткән: ул вакытта термометр минус 30-35 градустан түбән төшкән; генералны бронхит газаплый. Тифлистагы бүлү пунктыннан соң Ихсан паша маршруты: Баку аша Ростовка, аннан — Пенза — Уфа — Чиләбе. 25 тәүлектән соң алар Камышлыга килеп җитә. 3 көн чанада барып, Пермь губернасының Эрбет шәһәрчегенә барып җитәләр, юлда төрле рус авылларында куналар. Эрбеттә аларны кунакханәгә урнаштырганнар, анда алар үзләрен тәртипкә китерә һәм ял итә алган. Биредә аларга югары хәрби чиннарга тиешле аена 170 сум күләмендә жалованье бирә башлаганнар[1]. Генералның шәһәргә ирекле чыгу мөмкинлеге булган. Ул үзенә кием, пальто һәм бүрек сатып алган, җирле мөселманнар белән аралашкан. Эрбет ярминкәсенә (25 гыйнвар — 1 март аралыгы) Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман сәүдәгәрләре белән танышып, аларга кунакка барган, качу мөмкинлекләре турында сорашкан. Китап кибете хуҗасы (Казан татары) Шаһвәли аңа шәһәрнең бай мөселманнарыннан җыелган 600 сум акчаны бирә алган. Бу акчалар аңа соңыннан (туган иленә кайту юлында) бик нык кирәк була[1]. 1915 елның март башында әсир генералны поезд белән Иркутскига, аннары Читага китерәләр. Чита мәчетенә җомга намазына йөри, мәчет имамы ахун Исмәгыйль Галиев[3] белән аралаша. Ихсан паша белән аның иптәше Фәтхи бәй Читада теләктәшлек итүче мөселманнар ярдәмендә Тәбризи Җафер һәм Али Әкбәр исеменә Персия паспортлары алуга ирешә, тышкы кыяфәтләрен үзгәртә. Тәҗрибәле һәм хәйләкәр юл күрсәтүче татар ярдәмендә (паша әлеге татарны «Baba» (Әти) дип атап йөрткән[1]) әсирлектән качып, 4 июнь кичендә Ихсан паша белән Фәтхи бәй Харбинга килеп җитәләр. Харбин җәмигъ мәчете имамы (Пенза губернасыннан чыккан) Гыйнаятулла ахун Әхмәди аларга матди ярдәм күрсәтә. Инглиз гаскәриләрнең Һинд океанындагы барлык корабларны нык тикшерүләре турында ишетеп, әйләнеч юлны сайлап, Пекин, Шанхай аша Япониягә, аннан Америкага, Нью-Йоркка барып җитеп, шуннан соң Швеция, Норвегия, Дания һәм Германия аша Истанбулга кайталар[1].
Ихсан паша үзенең истәлекләрендә, күрәсең, куркынычсызлык максатларында, үзенең качуын оештыручыларның фамилияләрен китерми. Әмма Россия жандармериясенең төрле шәһәрләрдә төрек әсирләренә ярдәм күрсәткән мөселманнарны күпләп кулга алганы билгеле[1].
Әсирлектән соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Туган иленә кайткач, Ихсан паша төрле вазифаларда: Истанбулның Yeniköy мәхәлләсе мэры, Әнкараның Pursaklar мәхәлләсе инспекторы булып хезмәт иткән. 1919 елда хәрби хезмәткә кайткан. Истанбулны Антанта көчләре оккупацияләгәч, Анатолиягә корал һәм сугыш кирәк-яраклары китерүне оештыра. Милли хокукларны яклау ассоциациясе (1919―1923) җитәкчесе итеп билгеләнгән. «Бәйсезлек» медале[d] белән бүләкләнгән.
1924 елда Измир губернаторы итеп билгеләнә. 1926 елда Истанбул метрополь муниципалитетына депутат итеп сайлана. 1927 елдан 1931 елга кадәр Истанбулдан һәм 1931 елдан 1946 елга кадәр Гиресуннан Төркия Бөек милләт мәҗлесенә[d] депутат итеп сайланган.
1955 елның 26 декабрендә 82 яшендә вафат булган[4].
Әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Serencam-ı Harp
- İran'ın Ahval-i Askeriye ve Siyasası
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән, ике баласы[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 5 6 А. Т. Сибгатллина. Русский плен турецкого генерала / VITALEUS. Сборник статей, посвященный 70-летию В. И. Шеремета. — М.: Институт востоковедения РАН: Издательский дом Марджани, 2010. ― С.260-267. ISBN 978-5-89282-427-9
- ↑ İhsan Latif. Bir Serencam-ı Harp. Booktandunya
- ↑ Калиль Кабдулвахитов. Забайкальский край. dumrf.ru
- ↑ İhsan Latif Sökmen (1873 - 1955).
- ↑ tbmm.gov.tr (31 October 2012). Parliament Album.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Альфина Сибгатуллина. Российские мусульмане в воспоминаниях турецких военнопленных / Альфина Сибгатуллина. Контакты тюрок-мусульман Российской и Османской империй на рубеже XIX-XX вв. ― М.: Институт вотоковедения РАН, 2010. ― С.219-231. ISBN 978-5-91847-013-8
- 1873 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Истанбулда туганнар
- 26 декабрь көнне вафатлар
- 1955 елда вафатлар
- Истанбулда вафатлар
- Сугыш әсирләре
- Төркия армиясе генераллары
- Шәхесләр:Балкан сугышлары
- Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар
- Төркия бәйсезлеге өчен сугышта катнашучылар
- Бәйсезлек медале (Төркия) белән бүләкләнүчеләр
