Ихтиология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ихтиология latin yazuında])
Ихтиология
Сурәт
Өйрәнелгән тармак балыклар
 Ихтиология Викиҗыентыкта

Ихтиология (гр. ichthys балык + logos сүз, тәгълимат) — зоологиянең бер бүлеге, балыклар турындагы фән.

Ихтиология балыкны тере организм буларак, аның тышкы һәм эчке төзелешен, индивидуаль үсешен, органнарының һәм бербөтен организмның функциясен, нерв системасы һәм үз-үзен тотышының үзенчәлекләрен, хәзер яшәүче һәм казылма балыкларның систематикасын, таралуын һәм аерым өлкәләр балыкларының төр составын, биотик һәм абиотик тирәлек белән үзара бәйләнешен, төрләрнең һ.б. зуррак систематик төркемнәрнең үсү тарихын өйрәнә.

Фән буларак, ихтиология биологиянең күп бүлекләре, аеруча гидробиология белән тыгыз бәйләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.