Ихтыярый эшчәнлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ихтыярый эшчәнлек latin yazuında])
АКШның Майами шәһәре зоопаркында ярдәм итүче волонтерлар

Ихтыярый эшчәнлек яки волонтерлык — гадәттә яхшылыкны алга сөрергә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән альтруистик эшчәнлек булса да, кешеләр үз сәләтләрен үстерү, яңа кешеләр белән очрашу, дуслар табу, эшкә урнашу өчен кирәкле булган танышулар ясау, кызыгу һәм күп башка эгоистик дип саналган сәбәпләр аркылы керешә алган, күбесенчә түләүсез эшчәнлек төре. Волонтерлык - шәхси отуыңны уйламыйчә һәм каршылыкка акча көтмичә ышанган эшчәнлеккә тормышыңны (яки аның бер өлешен) багышлау адымы.

Ихтыярый эшчәнлек төрләре бик күп һәм аларда катнашкан кешеләр боҗралары бик киң. Күп волонтерлар эшли торган өлкәләрдә махсус укулар уза - мәсъәлән, медицина, мәгариф, яки коткару. Башка иреклеләр кирәк булганда катнаша - мәсъәлән табигый афәткә каршы җавап яки яр буен чистарту эшчәнлегендә.

Ихтыярый хәрби көчләр - мәҗбүри чакыру юлы белән аермалы буларак, гаскәрләре хезмәткә үз теләге белен кергән армия. Шундый волонтерлар "бушлай" эшләми һәм регуляр эш хакы ала.

Кытайның Шеньжень шәһәрендәге ихтыярыйлар үзәгендә кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен материаллар. Кытайның иң алдынгылардан саналган бу шәһәрдә 2010 елда ихтыярыйлар саны 250000дан артык булуы игълан ителгән иде. (2011 елның август аенда Шеньжень 26нчы Халыкара Универсиада уеннарын кабул итте).[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Sohu news: Thre are more than 250000 volunteers in Shenzhen, China, from: http://news.sohu.com/20100909/n274808814.shtml)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]