Ичкерия гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ичкерия гимны latin yazuında])
Чечен халык язучысы Әбүзәр Айдәмирев

Чечен Ичкерия Җөмһүрияте (Çeçen İçkeriä Cömhüriäte) үзенең кыска гына гомерендә дә (1991-2000 елларда) бөтен дәүләт символларын булдырып өлгергән иде. Аерым алганда, Ичкерия гимны 1991-1992 елларда барлыкка килде. Аның әдәби исеме — “Азатлык йә үлем” (Ӏожалла я маршо, Joƶalla ya marşo). Сүзләрен чечен халык язучысы Әбүзәр Айдәмирев (чеченча Абузар Айдамиров) язганлыгы төгәл билгеле. Музыкасы авторы дип йә Гали Димаевны (Али Димаев), йә Гомәр Бәксолтановны (Умар Бексултанов) фаразлыйлар.[1] [2]. Ләкин бу аһәңнәрнең Кавказ өчен гадәти халык көе булып калуы да бик ихтимал.
Һәрхәлдә, Грозныйда яңадан курчак хакимияте урнаштыру белән генә бу җыр юкка чыкмады, ул халык күңелендә яши. Чөнки бу гимнга җирле халыкларның асыл табигате, заманча әйтсәк, менталитеты һәм яшәү рәвеше салынган. Безгә дә аны онытмау мәслихәттер.
”Ӏожалла я маршо” җырын [3] [4] һәм [5] сылтамалары аша кереп, Youtube’та тыңлап була.

Файл:Anthem of the Chechen Republic of Ichkeria.mp3 [[1]]

Чечен телендә (кирилл язуы) Тәрҗемәсе Чечен телендә (латин язуы)
Буьйсанна борз ехкаш дуьненчу девлла тхо,

‘уьйранна лом уг’уш тхан ц’ераш техкина.

Лаилаха иллАллах.*

Аьрзонийн баннашкахь наноша дакхийна,

Тархаш т’ехь дой хьийзо дайша ‘амийна.

Лаилаха иллАллах.

Халкъана, махкана наноша кхоьллина,

Цаьршинна эшначохь, майра д’ах’иттина.

Лаилаха иллАллах.

Ламанан лечарчий маршонехь кхиийна,

Халонех, бохамех курра чекхдийлина.

Лаилаха иллАллах.

Мокхаза ламанаш даш хилла лаларах,

Дахарехь, къийсамехь яхь оха д’алур яц!

Лаилаха иллАллах.

Бос ‘аьржа ва латта молханах лелхарах,

Тхешан сий доьхкина, тхо лаьтта доьрзур дац.

Лаилаха иллАллах.

Тхо цкъа а цхьанненна къарделла совцур дац,

‘ожалла, я маршо - шиннех цхьаъ йоккхур ю?

Лаилаха иллАллах.

Йижараша тхан чевнаш эшаршца ерзайо,

Хьомсарчу б’аьргаша хьнаршна г’иттадо.

Лаилаха иллАллах.

Мацалло хьовзадахь, орамаш дуур ду,

Хьогалло тхаш б’арздахь, бецан тхин мийра ду!

Лаилаха иллАллах.

Буьйсанна борз ехкаш дуьненчу девлла ду,

Халкъана, махкана, Далла а муьт’ахь ду.

Лаилаха иллАллах.

Буьйсанна борз ехкаш дуьненчу девлла ду,

Халкъана, махкана, Далла а муьт’ахь ду.

Лаилаха иллАллах.

Бүре балалаган төндә без туганбыз,

Ар(ы)слан үкергәндә исемнәр алганбыз.

Лә илаһы иллә Аллаһ.

Бөркет оясында үстергән анабыз,

Ат йөгәнләп безне өйрәткән атабыз.

Лә илаһы иллә Аллаһ.

Халык, Ватан өчен үстергән анабыз,

Ул чакырса безне, сафларга басабыз.

Лә илаһы иллә Аллаһ.

Тау бөркете белән бергә очып үстек,

Киртә-михнәтләрне горур атлап кичтек.

Лә илаһы иллә Аллаһ.

Мәрмәр кыя эреп, булыр гүя кургаш, —

Тик дошманнар безне тез чүктерә алмас!

Лә илаһы иллә Аллаһ.

Туфрак әйләнсә дә ут кабып күмергә,

Намусыбыз сатып, кермәбез кабергә.

Лә илаһы иллә Аллаһ.

Безне буйсындырмас һичберкайчан һичкем,

Икесенең берсе — йә ирек, йә үлем.

Лә илаһы иллә Аллаһ.

Дәвалар сеңелләр җырлап тән ярасын,

Өндәр батырлыкка сөйгән яр карашы.

Лә илаһы иллә Аллаһ.

Тамыр кимерербез, битәрләсә ачлык

Сусаганны басар үләннән тамган чык.

Лә илаһы иллә Аллаһ.

Бүре балалаган төндә без туганбыз,

Алла, Халык, Ватан — мөкатдәс кыйблабыз!

Лә илаһы иллә Аллаһ.

Бүре балалаган төндә без туганбыз,

Алла, Халык, Ватан — мөкатдәс кыйблабыз!

Лә илаһы иллә Аллаһ.

Bűsanna buorz yexkaş düniençu dövlla txuo,

Jűranna luom uġuş txaņ ċeraş texkina.

Lailaha illAllah

Ärzuonīņ bannаşkaẋ nānuоşa daqīna,

Tarxaş thieẋ duoy ẋīzuōņ dayşa txuo jāmīna.

Lailaha illAllah

Xalq̇ana, maxkana nānuoşa qöllina,

Cärşinna ieşnaçuоẋ, mayra djahittina.

Lailaha illAllah

Lāmanaņ lēçarçī mârşuōnieẋ qiīna,

Xaluōniex, buōxamiex kurra çiеqdīlina.

Lailaha illAllah

Mōqazaņ lāmanaş daş xilla lālarax,

Dāxarieẋ, q̇īsamieẋ yâẋ uoẋa djalur yâc!

Lailaha illAllah

Buos järƶa va lâtta molxanax lielxarax,

Txēşaņ sī döxkina, txuo lätta dörzur dâc.

Lailaha illAllah

Txuo ċq̇ā a cẋanniena q̇ârdella sovcur dâc,

Jōƶalla ya mârşuō – şinniex cẋaə yuoqqur yu!

Lailaha illAllah

Yiƶаraşa txaņ çövnaş ēşarşca yierzayuo,

Ẋomsarçu bjärgaşa ẋünarşna ġittaduo.

Lailaha illAllah

Macalluō ẋovzadaẋ, ōramaş duur du,

Ẋuogalluō txaş bjârzdaẋ, bēcaņ txi mīr du!

Lailaha illAllah

Bűsanna buorz yexkaş düniençu dövlla du,

Xalq̇ana, maxkana, Dalla a müthaẋ du.

Lailaha illAllah

Bűsanna buorz yexkaş düniençu dövlla du,

Xalq̇ana, maxkana, Dalla a müthaẋ du.

Lailaha illAllah

Тәрҗемәнең тагын бер варианты
Туганбыз ана бүре балалаган бер төндә,
Иртән исем биргәннәр, арыслан үкергәндә.
Лә илаһы иллә Аллаһ, лә илаһы иллә Аллаһ!
Бөркетләр оясында имезгәндер анабыз,
Болытларда атларны авызлаткан атабыз.
Лә илаһы иллә Аллаһ, лә илаһы иллә Аллаһ!
Әнкәй безне тудырган халыкка һәм Ватанга
Хезмәт итсеннәр диеп, ул үзе чакырганга.
Лә илаһы иллә Аллаһ, лә илаһы иллә Аллаһ!
Үстек бергә иректә тауда бөркетләр белән,
Михнәт-киртәләр үттек горурлык-егәр белән.
Лә илаһы иллә Аллаһ, лә илаһы иллә Аллаһ!
Мәрмәр кыялар тизрәк эрерләр кургаш сыман,
Ләкин буйсындыралмас безне яу чапкан дошман.
Лә илаһы иллә Аллаһ, лә илаһы иллә Аллаһ!
Җир үзе кабынса да, утка-ялкынга батып,
Без гүрләргә кермәбез, намусыбыз югалтып!
Лә илаһы иллә Аллаһ, лә илаһы иллә Аллаһ!
Һичкемгә буйсынмабыз, ант-гаһедебез хактыр,
Үлем яки Азатлык — без ирешер азактыр.
Лә илаһы иллә Аллаһ, лә илаһы иллә Аллаһ!
Сеңелләр җыр-моң белән ярабызны дәвалый,
Сөйгән ярның күзләре каһарманлыкка юллый.
Лә илаһы иллә Аллаһ, лә илаһы иллә Аллаһ!
Ачлыкта кимерербез үсемлек тамырларын,
Сусын басса, эчәрбез үләннән чык суларын.
Лә илаһы иллә Аллаһ, лә илаһы иллә Аллаһ!
Туганбыз ана бүре балалаган бер төндә,
Аллаһ, Халык һәм Ватан — кыйблабыздыр гомергә!
Лә илаһы иллә Аллаһ, лә илаһы иллә Аллаһ!

  1. https://ce.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%B9%D0%B4%D0%B0%D0%BC%D0%B8%D1%80%D0%BE%D0%B2,_%D0%90%D0%B1%D1%83%D0%B7%D0%B0%D1%80_%D0%90%D0%B1%D0%B4%D1%83%D0%BB%D1%85%D0%B0%D0%BA%D0%B8%D0%BC%D0%BE%D0%B2%D0%B8%D1%87
  2. https://en.wikipedia.org/wiki/Anthem_of_the_Chechen_Republic_of_Ichkeria
  3. https://www.youtube.com/watch?v=tXNI0v3o6K0
  4. https://www.youtube.com/watch?v=M9_FY-021lM
  5. https://www.youtube.com/watch?v=DpnG9eyHCBs