Ишан хәзрәт наратлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ишан хәзрәт наратлыгы latin yazuında])

Авылның икенче башында-көнчыгыш якта күрше Калмаш авылына ярты чакрым ераклыкта Шәбез елгасы куенына сыенып Ишан хәзрәт зираты урнашкан. Аның тирә-ягында йөзьяшәр наратлар үсеп утыра. Шуларны турында Фәрхикамал әби менә нәрсәләр сөйләгән:

-Элек Шзбезнең аръягында да урамнар бар иде. Ә безнең урам Ишан хәзрәт зиаратына ук терәлгән иде. Авыл зур иде. Таралып бетте шул. Күпләр җир өчен дип башкорт якларына күчкәннәр.Агыйделнең теге ягындагы Ногай авылына, Илеш районының Яркәй һәм Исәнбай авылларына карачлылар нигез салган. Күрше Татар Суксуына да иң башлап безнекеләр барып төпләнгәннәр. Шәфыйкъ бабагыз күп эйберләр турында сөйли иде мәрхүм.

 Без туганда бабабыз юк иде инде. Аың турысында нәсел-нәсәбебез, аларның шөгыльләре, холык-фигыльләре турында Фәрхикамал әбиебездән ишетеп үстек.

Әбиебез тумышы белән күрше Татар Суксуыннан. Туганнары тәрбиясендә үскән ятим кызны, унҗидесе тулгач Шәфыйкъ бабайга – кырык яшьлек тол иргә кияүгә биргәннәр. Бабайның беренче хатыны ниндидер авырудан дөнья куйган. Әбекәй килен булып төшкәндә, бабайның олы кызы белән бер яшьтә булган. Бу никахтан тагын дүрт бала туган. Әбиебез үзе дә яшьли  тол калган. Бабайны ул иң җылы хисләр һәм зур хөрмәт белән искә ала.

  Бабай тирә-якта дан тоткан тимерчеләр нәселеннән булган. Кызганычка каршы, мин әти ягыннан да, әни ягыннан да тулы нәсел шәҗәрәбезне белмим. Әбекәй сөйләве буенча, безнең тимерчеләр нәселенең башында Хафиз бабай торган. Аннан Газиз бабай, аның улы Шәфыйкъ бабай, аннан соң- Долмаган Шәфыйкъ улы, ә мин- Долмаган улы булам. Менә шушы безнең нәсел агачы.

Фәрхикамал әби сөйләве буенча, Шәфыйкъ бабай тимерчелек эшендә остазларын-әтисе белән бабасын да уздырып җибәрә. Аның үз тимерчелеге булган. Тимер чүкетергә дип Минзәләдән үк килгәннәр. Җәй көне алачык каршына бихисап булып ат арбалары тезелгән. Ат дагалауда бабайга тиң оста тирә-якта булмаган.

Безнең авыл халкы язылмаган бер кагыйдәгә буйсынып яшәде: Ишан хәзрәт зиаратын һәм наратлыкны берәү дә таптамады. Бу җирне авылдашларым изге итеп саклады. Җәй көне монда җиләк ишелеп уңа иде, әмма беоәү дә аны өзеп авызына капмады Көчле җилдән яки авыр кардан сынган нарат ботакларын да ягарга була, әмма берәү дә аларны күтәреп кайтмады. Алай гынамы соң, самовар кайнату өчен нарат күркәләрен дә җыймадык. Изге җиргә изге караш иде.

Агачлыкта уналты нарат үсә иде шикелле. Бәлки унбиш булгандыр. Кызганычка каршы, Галиҗанәб Вакыт баш миендәге сызыкларны тигезли шул! Колачка сыймастай юан, зур наратлар иде алар. Кәүсәләрен капалаган кайрылары сап-сары гәрәбә шикелле. Карандаш кебек төп-төз булып, биек булып үскәннәр. Агачның нәкъ очындагы ылыслары наратларны ыспай чалма ураган картка охшатканнар.

  Наратлыкның төньягында кеше биеклегендәге соры таш тора. Мин аңа якынрак киләм. Каралып беткән, җиргә якын өлешен мүк сарган. Ташның дүрт ягына да гарәп язуы белән нидер язылган.

Илле икенче елның декабрендә безнең гаилә туган җиргә тоташкан меңьеллык тамырларын кисеп, Удмуртиянең элек купецлары белән дан тоткан Сарапул шәһәренә күченеп китәргә мәҗбүр булды. Чана бавын тартып, Татар Суксуына таба атладык. Юлыбыз калкулыктан түбәнгә китте. Шатлык һәм кайгыларга чорналган тормышыбыз һәм шул тормышның шаһиты- Ишан хәзрәт наратлыгы калкулык артында калдылар.

  Илле өченче елның язында беренче параход белән туган авылыма кайтып төштем. Елга буйлап балачак эзләрен уйлап бара торгач, Ишан хәзрәт зиаратына килеп чыгыумны сизми дә калдым. “Исәнме, билгесез изге Ишан хзрәт. Авыр туфрагың җиңел булып җаның җәннәттә булсын. Амин!”

  Елга аръярында имән урманы, арырак, Шәбез елгасының борылып-сырылып аккан урынында Югары Карач һәм  Яңа Кормаш авыллары күренә. Каршымда әби-бабайларым җирләнгән зиарат.

  Туган җирем белән икенче тапкыр хушлашуым булды бу.

  Ул заманнан соң күп сулар акты. Гаилә коргач тагын туган туган авылыма кайттым. Өйләр азайган. Куш наратның берсе корып, икенчесе ятим калган.

Бу юлы мин авылым белән озакка аерылдым. Дистә еллар буе читтә йөрдем, язмыш мине Русия империясенең бер ягыннын икече ягына ташлады. Туган авылымны өзелеп сагындым. Узып баручы егерменче гасырның кояшлы июнь көне. Мин туган авылыма кайтып киләм.

  Бу юлы мине дүрт хуҗалыктан троган авыл каршылады. Элеккеге хуҗаларның хатирәсе булып калган агачларга карап, Ишан хәзрәт зиаратына кадәр сузылган урамыбызны күз алдыма китерәм.

Менә Ишан хәзрәт наратлыгы. Әллә ни үзгәрмәгән кебек. Әмма беренче карашка  гына шулай икән.

  Наратлыкка керәм. Унөч агач та исән,баһадирлардай утыралар. Чалмаларының шаулавы мине икенче дөньяга алып китә.

  Кабер өстенә карасам, ни күрим, таш юкка чыккан. Якынрак килдем. Биек үлән арасында таш кисәге аунап ята.

  Бу әшәкелектән һушыма килә алмыйча торуымны күргән энеләрем сөйләп бирделәр: Ишан хәзрәт каберен ниндидер бәндәләр хәзинә эзләп, ике тапкыр актарганнар.

  Икече тапкыр зиаратны вертолет белән килеп актарыпганнар.  Ташны әйләндереп атканнар, кабернең астын өскә китереп, кире күмеп киткәннәр. Әмма этлекләрен эшләгәннәр, таш икегә ярылып, авып төшкән.

  Уйланып озак басып тордым. Әгәр ташны төзәтеп, язуларын берәрсенә укытсаң, Ишан хәзрәтнең кемлеген ачыклап булыр иде. Таш ватыкларын җыеп, чистартырга тотындык. Хәрефләр ачылды.  Фотоаппаратка төшердем.

  Фоторәсемнәрне ясатып алдым. Озак та үтмәде, миңа Россиянең баш мөфтие Тәлгать  Сафи улы Таҗетдин белән очрашу насыйп булды. Мин аңа фоторәсемнәрне күрсәттем. Тәлгать хәзрзт таштагы язуларны укып бирде. Таш кырыйларына Коръән сүрәләре, гарәпчә шигырь язылган.Алгы ягында язуда болай диелгән: “ Ишан хәзрәт Ягъфәр Сабучы. Хиҗри буенча 1250 елда җирләнгән”. Менә син кем икән, кадерле авылдашым! Ягъфәр Сабучының безнең календарь буенча 1838 елда вафат булганлыгын исәпләп чыгардым. Авылыбыз тарихы әнә нинди заманаларга ук барып тоташа.

  Тарихи чыганакларны искә төшерсәк, Болгар дәүтенең хакиме Әлмуш хан иң беренчеләрдән булып Ислам динен кабул иткән һәм аңа Ягъфәр исемен биргәннәр. Шуннан соң күп дин әһелләре дөньялыкта Ягъфәр исеме белән йөргәннәр.

  Уфадан кайтуга, мин энеләрем белән тагын наратлыкка килдем. Ясин сүрәсе укыдым һәм без якташыбызның әллә ничә тапкыр актарылган кабере каршында баш идек.  Йөзъяшәр наратлар шавында изге җанның сүзләре ишетелгәндәй булды миңа.  Актаныш төбәгендә истәлекле урыннар бик аз бит. Вакытның аяусызлыгын зиаратларда тоеп булмый: йөзьеллык каберлекләр бездә генә түгел, Ауропада да бик сирәк очрый.