Ишеево авыл җирлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ишеево авыл җирлеге latin yazuında])
Ишеево авыл җирлеге
Дәүләт  Россия
Башкала Идрәс-Тинки[1]
Административ-территориаль берәмлек Апас районы
Халык саны 309 (1 гыйнвар 2018)[2]
Карта

Ишеево авыл җирлеге - Россия Федерациясенең Татарстанның Апас районындагы муниципалитет.

Административ үзәге - Идрәс-Тинки авылы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Апас муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән»[3]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[4]2011[5]2012[6]2013[7]2014[8]2015[9]
328326320317318311

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишеево авыл җирлеге «Апас шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге, Әлмәндәр, Иске Йомралы, Табар Черкене һәм Чүри-Бураш авыл җирлекләре белән чиктәш.

Ишеево авыл җирлеге чиге «Апас шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге белән чиктәш җирдә Ишеево авыл җирлеге, «Апас шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге һәм Табар Черкене авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Табар Черкене авылыннан 2,7 км көнчыгышта урнашкан 28 нче тоташу ноктасыннан алып 650 м төньякка таба «Буа урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Төбәк Черкене участок урманчылыгындагы 28 нче урман кварталының көнчыгыш чиге буйлап уза, алга таба, сынык сызык ясап, 1,4 км көнчыгышка таба, Казан – Ульяновск федераль автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 29 нчы урман кварталының төньяк чиге буйлап уза, аннары, сынык сызык ясап, 600 м төньяк-көнчыгышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап кибеп баручы Дүртөйле инешенә кадәр бара, алга таба әлеге инеш агымы буенча 1,2 км аска таба уза, 100 м көнчыгышка таба буа буенча һәм кабат Дүртөйле инеше агымы буенча 50 м бара, аннары төньяк-көнчыгышка таба 200 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 900 м урман полосасы буйлап бара, алга таба, Апас – Тәтеш автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 500 м урман полосасының төньяк-көнбатыш чиге буйлап, 2,9 км урман полосасы буйлап Ишеево авыл җирлеге, «Апас шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге һәм Чүри-Бураш авыл җирлеге чикләре тоташкан урында Танай-Турай авылыннан 700 м көньяк-көнбатышта урнашкан 20 нче тоташу ноктасына кадәр бара.

Ишеево авыл җирлеге чиге Чүри-Бураш авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 20 нче тоташу ноктасыннан алып 1,7 км көньяк-көнчыгышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап уза, аннары төньяк-көнчыгышка таба 600 м урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап, 400 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап Үләмә елгасына кадәр бара, әлеге елга агымы буенча 1,3 км аска таба уза, алга таба төньяк-көнчыгышка таба 150 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 400 м урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап, 50 м урман массивы буенча, кибеп баручы инешне кисеп үтеп, 1,5 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап әлеге инешкә коючы кибеп баручы инеш тамагына кадәр бара, аннары әлеге кибеп баручы инеш агымы буенча 1,3 км өскә таба уза, алга таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, текә ярны кисеп үтеп, 100 м көньяк-көнчыгышка таба, 2,5 км төньяк-көнчыгышка таба Ишеево, Чүри-Бураш һәм Әлмәндәр авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Марьино авылыннан 3,3 км төньякта урнашкан 21 нче тоташу ноктасына кадәр бара.

Ишеево авыл җирлеге чиге Әлмәндәр авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 21 нче тоташу ноктасыннан алып 2,0 км көньяк-көнчыгышка таба, чокырны кисеп үтеп, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап уза, алга таба 700 м төньяк-көнчыгышка таба урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап уза, аннары 1,6 км көньяк-көнчыгышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап Ишеево, Әлмәндәр, Олы Болгаер һәм Иске Йомралы авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Кече Болгаер авылыннан 1,8 км көнбатышта урнашкан 23 нче тоташу ноктасына кадәр бара.

Ишеево авыл җирлеге чиге Иске Йомралы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 23 нче тоташу ноктасыннан алып көньяк-көнбатышка таба, «Апас – Тәтеш» – Танай – Марьино һәм «Казань– Ульяновск» – Иске Барыш – Кама Тамагы» – Әлмәндәр –Кече Болгаер автомобиль юлларын тоташтыручы автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 1,5 км, «Буа урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Төбәк Черкене участок урманчылыгындагы 10 нчы урман кварталының төньяк-көнбатыш чиге буйлап, чокырны кисеп үтеп, сынык сызык ясап, 1,4 км бара, аннары авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 100 м көньяк-көнчыгышка таба, 200 м көньякка таба, чокырны кисеп үтеп, 200 м көньяк-көнчыгышка таба Танай инешенә коючы кибеп баручы инеш тамагына кадәр уза, алга таба кибеп баручы инеш агымы буенча 1,0 км өскә таба аның чишмә башына кадәр бара, аннары авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 200 м көньяк-көнчыгышка таба, чокырны кисеп үтеп, 4,1 км көньяк-көнбатышка таба, 1,0 км көньякка таба, 1,5 км көнбатышка таба Үләмә елгасына кадәр бара, аннары әлеге елга агымы буенча 600 м аска таба уза, алга таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 300 м төньяк-көнчыгышка таба, 1,0 км көньяк-көнбатышка таба, 900 м көньяк-көнчыгышка таба, Апас – Тәтеш автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 1,7 км көньяк-көнбатышка таба, 750 м урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап, 2,4 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап кибеп баручы инешкә кадәр бара, аннары әлеге инеш агымы буенча 800 м өскә таба бара, алга таба 32 нче урман кварталының көньяк-көнчыгыш, көньяк һәм көнбатыш чикләре буйлап, кибеп баручы инешне кисеп үтеп, 1,8 км төньяк-көнбатышка таба уза, аннары 31 нче урман кварталының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап, кибеп баручы инешне кисеп үтеп, 250 м көньяк-көнбатышка таба Ишеево, Иске Йомралы һәм Табар Черкене авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Табар Черкене авылыннан 3,6 км көньяк-көнчыгышта урнашкан 27 нче тоташу ноктасына кадәр бара.

Ишеево авыл җирлеге чиге Табар Черкене авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 27 нче тоташу ноктасыннан алып «Буа урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Төбәк Черкене участок урманчылыгындагы 31 нче урман кварталының көньяк чиге буйлап 650 м көнбатышка таба һәм көнбатыш чиге буйлап 1,1 км төньякка таба, Казан – Ульяновск автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 28 нче тоташу ноктасына кадәр уза.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 8-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Апастовский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе»
  4. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  5. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  6. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  8. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  9. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.