Эчтәлеккә күчү

Ишем (Мари Иле)

56°50′28″ с. ш. 49°29′39″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ишем (Мари Иле) latin yazuında])
Ишем
Рәсми тел чирмеш теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Рус Лашмарые авылы җирлеге[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 7 (2010)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 151 метр
Почта индексы 425595
Карта

Ишем яки Капкаинер[2] (чирм. Эшым, рус. Ишим) ― Мари Илнең Бәрәңге районында урнашкан татар авылы. Административ бүленеш ягыннан Рус Лашмарые авылы җирлеге составына керә.

Авыл республиканың көнчыгыш өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында[3], Койлы елгасының сул ярында, 88К-004 автомобиль юлы янында, районның административ үзәге Бәрәңгедән төньяк-көнчыгышка таба якынча 15 километр (туры юлдан) ераклыкта урнашкан. Диңгез өсте биеклеге — 151 метр[4].

Климаты уртача континенталь, уртача салкын карлы кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 2,2 °С, иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,5 °C; иң салкын айның (гыйнвар) уртача температурасы −14 °C. Көчле салкыннар торган чорның дәвамлылыгы уртача 127 көн.

Атмосфера явым-төшемнәренең уртача еллык саны 496 мм тәшкил итә, шуларның 70 %ы апрельдән октябрьгә кадәрге чорда ява.[5]

Ишем авылы, бөтен Мари Ил кебек үк, Мәскәү вакыты булган сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытның UTCка карата тайпылышы +3: 00 тәшкил итә.[6]

Авыл атамасы авылга нигез салган Ишем исемле татар сәүдәгәренә барып тоташа.[2]

Риваять буенча, авылны (пүчинкәне) Ишем исемле татар сәүдәгәре нигезләгән. Урҗум — Царевококшайск трактында урнашып, ул сәүдә, игенчелекне белән шөгыльләнә, терлек асрый. Аның вафатыннан соң сәүдәгәрнең бөтен мирасы милләт буенча рус булган үги улына эләгә. Шул вакыттан авылда руслар гына торып кала. Нократ губерна стат-комитеты мәгълүматлары буенча, починокка 1842 елда нигез салына.[2]

XVIII гасыр башында торак пункт Казан губернасы Казан өязе Алат юлының Лаж волостена, 1762 елда Казан өязе Әтнә волостена, XVIII гасыр ахырында Вятка губернасы Уржум өязе Бәрәңге волостена карый. XIX гасырда Капкаинер починогы Нократ губернасы Уржум өязе Төрек волостеның Китнә авыл җәмгыятенә карый. 1920 елда бу волость составында ул Мари автономияле өлкәсенә керә. Ишем авылы авыл дип атала башлый. Ул Сернур, 1924 елдан Мари — Төрек кантоннарына карый. Косолапов, Сернур районнары карамагында була, 1977 елдан Бәрәңге районының Рус-Ляжмара авыл советына керә.[7]

1859 елда Капкаинердә 6 йорт, 41 кеше (23 ир-ат һәм 18 хатын-кыз) яшәгән. Крестьяннар тире эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр, сату өчен хром тиресе ясаганнар. Умартачылык үсеш алган.[2]

1912 елда пүчинкәдә башлангыч халык училищесы ачыла. 1916 елда биредә 20 малай һәм 16 кыз белем ала.[2]

1923 елда Ишем авылында 32 йорт, 185 кеше исәпләнә. 1935 елда халык «Танк» колхозына берләшә. 1940-нчы еллар ахырында вак колхозларны эрерәк колхозларга берләштерү башлана. Ишемлеләрне башта «Колос» колхозына, аннары «Сталин юлы», «Күгеш» совхозына, ә 1963 елда "Ляжмарин"совхозына күчерәләр. «Ляжмаринский» совхозы оешканнан соң, халык авылдан күченә башлый. Ул вакытка авылда җитештерү биналары калмаган. Кешеләргә «перспективасыз» авылда төзелеш алып барырга тыела.[2]

1982 елга биредә 7 хуҗалык кала, 11 ир-ат, 9 хатын-кыз яши, барысы да руслар. 1990 елларда авылдан соңгы 2 гаилә күченеп китә.[2]

XX гасырның 90 елларында Ишем авылы яңадан торгызыла башлый. Хәсән авылында туып үскән Идрис Мөдәрис улы Хәбибрахманов өч улы һәм кызы белән Медведево бистәсеннән бирегә күчеп килә һәм фермер хуҗалыгы оештыра. Элекке сәүдәгәр йортларының берсен торгызган, терлекчелек биналары төзегән. Ләкин Хәбибрахмановның фермер хуҗалыгы тиздән таркала. Шуннан соң ул шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый.[2]

Халык саны
2010[8]
7

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында татарлар 8 кешедән 75 % тәшкил иткән.[9] 2010 елда 7 кеше яшәгән.

2003 елның 1 гыйнварына авылда 2 хуҗалык кала, аларда 7 кеше яши. Авыл халкының 1,0 гектар йорт яны җирләре бар, газны баллоннарда кулланалар. Суны электр насосы ярдәмендә коедан алалар.[2]

Кибеттән башка учреждениеләр юк. Медицина хезмәтен кирәк булганда Рус Ляжмара ФАП белгечләре башкара.[2]

2023 елдан Ишем авылында гранулалы органик ашлама чыгару бер завод төзелгән. Еллык җитештерү күләме — 25 мең тонна.[10]


Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.


  1. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 Сайт «Родная Вятка».
  3. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. Lyazhberdino. GeoNames.
  5. Схема территориального планирования муниципального образования «Параньгинский муниципальный район» Республики Марий Эл. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-10-10 архивланды. 2023-08-15 тикшерелгән.
  6. Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
  7. Государственное бюджетное учреждение «Государственный архив Республики Марий Эл».
  8. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
  9. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  10. На предприятии Марий Эл поймали птицу удачи.
  • Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов : [рус. дореф.]. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1876. — Вып. X : Вятская губерния / Обработан Старшим редактором Е. Огородниковым. — CXXV, [2], 1 л. к., табл:993 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).