Ишиас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ишиас latin yazuında])
Ишиас
Сурәт
Саклык белгечлеге ортопедия[d] һәм неврология
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/sciatica[1]
ICD-9-CM 724.3[2]
ICPC 2 идентификаторы L86
 Ишиас Викиҗыентыкта

Гадәттә, җайсыз торышта озак вакыт эш башкарганда һәм өшегән-туңганнан соң, утракса (седалищный) нервлары бик ярсый. Нәтиҗәдә артсан бик нык авырта башлый. Авырту бот, хәтта аяк табанына кадәр төшәргә мөмкин. Авырткан җирдә тән тиресе дә ойый, аяк мускуллары параличланган сыман хәлсезләнәләр, авырталар.

Утракса нервларының ялкынсынуына күпчелек очракта аларның кысылуы сәбәпче. Арка миендәге аркылыга-буйга үрелгән нерв җепселләренең берсе генә кысылса да, шушы ук хәл күзәтелә. Кайчак ул умырткаара дисклар ; арасына бүсер чыгудан барлыкка килә. Нерв җепселләрен сеңерләр кысса да, мускуллар авыраеп ойыйлар. Соңрак гомумән хәлсезләнәләр. Әгәр дә чир тагын да катлауланса, мускуллар тәмам зәгыйфьләнә.

Нервларның сеңерләр тарафыннан кысылуы, рәнҗетелүе «туннель : синдромы» дип атала. Моны буын һәм умырткалык авырулары, яссытабанлылык, арт санга уколның уңышсыз ясалуы китереп чыгарырга мөмкин.

Утракса нервларына шикәр диабеты, калкансыман биз авырулары, агуланулар да зыян китерә. Ялкынсынган утракса нервларын (әйтик, ул умырткаара дискларга бүсер чыгу сәбәпле күзәтелсә) табиблар кан әйлә­ нешен яхшырта, ялкынсынуны киметә, авыртуны баса торган препаратлар белән дәвалыйлар. 5 Нервларның авыртуы, ялкынсынуы кими төшкәч, дәвалауны мануаль терапия ярдәмендә, энәләр кадап, физио-һәм электротерапия белән дәвам итәләр. Дәвалану барышында гимнастика ясау да файдалы. Әгәр дә бүсер зур булса һәм кул-аякларның функциясе бозылса, авыруны бары тик хирургик ысул белән генә дәвалап була. Күптән түгел генә табиблар эндоскопия ысулын куллана башлады. Мондый төр операция кичергән авырулар шул көнне үк аякка баса ала.

«Туннель синдромы»н консерватив ысул белән дәвалыйлар. Мануаль терапия, билгә махсус бәйләвечләр бәйләү, ялкынсынуга каршы препаратлар куллану белән бергә ортопедик олтырак (стелька), мускул тонусын киметүче дарулар куллану да дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыра. Умырткаара буыннарның ялкынсынуы инфекция эләгү нәтиҗәсендә килеп чыккан булса, антибактериаль терапия куллану мөһим. Арка миендә шеш булганда, хирургия, химия һәм нур терапиясе кулланыла.

Авыруны булдырмас өчен, умырткалыкны сакларга, авыр әйберләрне дөрес күтәрергә кирәк. Бу киңәш бигрәк тә машина йөртүчеләргә, авто­ сервис эшчеләре, спортчыларга кагыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]