Ишкәгаяклы кысласыманнар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ишкәгаяклы кысласыманнар latin yazuında])

Ишкәгаяклы́ кысласыманна́р (Copepoda) - кысласыманнар классыннан умырткасызлар отряды. 1800 гә якын төре билгеле, Татарстан территориясендә 60 чамасы. Буынлы, кабырчыксыз, башкүкрәк, баш һәм корсак өлешенә бүленгән гәүдәсе белән аерылып торучы вак кыслалар. 2 пар озын мыекчасы һәм кысла хәрәкәтләнгәндә ишкәк сыман (исеме шуннан) йөреш ясаучы 5 пар күкрәк очлыгы бар.

Гәүдәсе 0,5-3 мм озынлыкта, ана затлар аталарына караганда эрерәк. Ана ишкәгаяклы кысласыманнар аталанган йомыркаларын корсак астындагы махсус капчыкларда йөртә. Личинкалары метаморфоз юлы белән үсә һәм науплиус, копеподит стадияләрен уза. Өч асотрядка бүленәләр: каланоидлар (Calanoida), циклопоидлар (Cyclopoida) һәм гарпактикоидлар (Harpacticoida). Туклану характеры буенча беренчеләре - фильтрлаучыларга, икенчеләре - фильтрлаучы һәм ерткычларга, өченчеләре җыючы-детритофагларга карый. ишкәгаяклы кысласыманнар акмый торган һәм агымлы сулыклар зоопланктонының мөһим компонентлары, су төбе катламнарында да, су үсемлекләре арасында да яшәргә мөмкиннәр, алар - планктон белән тукланучы балыкларның яраткан азыгы. Циклопларның кайбер төрләре кеше паразитларының (мәсәлән, лентец, ришта) арадаш хуҗалары булып тора.

Ergasilus төренең циклоплары балыклар паразиты буларак билгеле һәм аларга зур зыян китерергә мөмкиннәр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]