Ишмөхәммәт Динмөхәммәтев
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Ишмөхәммәт Динмөхәммәтев | |
---|---|
Туган | 1849 Югары Сон, Кече Кирмән вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1919 Малмыж, Малмыж өязе, Вәтке гөбернәсе, Россия империясе |
Әлма-матер | Түнтәр мәдрәсәсе |
Балалар | Габделхәй Динмөхәммәтев |
Ишмөхәммәт Динмөхәммәтев (Ишми ишан, Ишмөхәммәт әт-Түнтәри, 1849, Югары Сон, Кече Кирмән вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1919, Малмыж, Малмыж өязе, Вәтке гөбернәсе, Россия империясе) — дин эшлеклесе, кадимчелек вәкиле, Түнтәр мәдрәсәсенең соңгы мөдәррисе. Алдынгы фикерле татар дин әһелләренә, яңа ысул белән эшләүче мәдрәсәләргә («Буби» һ.б.) каршы эш алып бара. Бәлшәвикләр тарафыннан атып үтерелә. Дини эчтәлекле китаплар авторы.[1]
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Җәүдәт Айдаров (онык)
- Кәрамәтулла Айдаров (кияү)
- Зәйнәп Хәйруллина (оныка)