Эчтәлеккә күчү

Ишмөхәммәт чәчән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ишмөхәммәт чәчән latin yazuında])
Ишмөхәммәт чәчән
Туган 1799[1]
Яңа Балапан, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе[1]
Үлгән 1878[1]
Яңа Балапан, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Ырынбур янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе[1]
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре язучы, шагыйрь

Ишмөхәммәт чәчән, Морзакаев-Балапанов Морзакай Мәһәди улы (1781-1878) — заманының атаклы җырчысы, курайчысы, кобаерчы.

Ишмөхәммәт чәчән хәзерге Башкортсанның Әбҗәлил районы (элеккеге Тамъян-Катай кантоны Күбәләк-Тиләү волосте) Яңа Балапан авылында туган. Ул 1839 елда Хива ханлыгына походта, В. А. Перовский янында йөргән курайчы музыкантлар төркемендә катнаша. В. А. Перовский тарафыннан исемле кылыч белән бүләкләнгән. Ишмөхәмәт чәчән бик күп җырларның авторы: «Чаңды үзәк», «Малбай», «Бүзекәй кантон», «Юлтый карак». Шул исәптән ул үзеннән алда яшәгән чәчәннәрнең иҗадын, мирасын саклаучы да. Ишмөхәммәт чәчән борынгы шәҗәрәләр, кулъязмаларны җыю эше белән дә шөгельләнгән.

  • Д. С. Тикеев, Б. Б. Ғафаров, Ф. Ә. Хөснөтдинова. Башҡорт теле һәм әҙәбиәте. — Өфө, 2006. — ISBN 5-295-03806-8
  • Ғ. Б. Хөсәйенов. Башҡорт әҙәбиәте. Дәреслек. — Өфө, 2010. — ISBN 978-5-04834-0
  • Малыбаев Р., Малыбаева С. Балапан ауылы тарихы. — Белорет, 2009.
  • Малыбаев Р. Һәйкәлгә лайыҡ шәхес. //Ағиҙел. — 2010. — № 1. — 167—176-сы биттәр.
  • Ишмөхәмәт сәсән. / Хөсәйенов Ғ. Башҡорт халҡының рухи донъяһы. — Өфө, 2003. — 295—296-сы биттәр.
  • Шарапов И. Тамырҙарың ҡайҙан, Ишмөхәмәг сәсән? // Йәшлек. — 2004. −13 июль.
  • Аралбай Ҡ. Ишмөхәмәт сәсән рухына. //Башҡ-н. — 2006. — 9 август.
  • Ғайсин А. «Ата сәсән». //Тамаша. — 2007. — № 6. — 60-сы бит.