Иштадева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иштадева latin yazuında])

Иштаде́ва, яки иштаде́вата (санскр. (IAST) iṣṭadevatā) — Һинд динендә баш июченең яраткан Ходаен билгеләүче Санскрит төшенчәсе.[1] Понятие Иштадева төшенчәсе Бхакти традицияләрнең Смартизм тарафдарлары өчен аеруча әһәмиятле, биредә ышанучы йөрәгенә иң якын, иң күбесе илһамландыра торган Илаһ табыну формасын сайлый. Смарта традициясе тарафдарлары иштадевасын Ходайның биш (алты) төп формасы саныннан сайлый. Вайшнавизмның монотеистик традициясендә ышанучы иштадева буларак Вишну һәм аның аватарлары (Кришна һәм Рама кебек) ипостасьларының берсен сайлый. Шулай ук Шактизм тарафдарлары иштадева итеп Деви ипостасьларының берсен; ә шиваитлар - Шива ипостасьларының берсен сайлап алалар.
Һинд диненең изге текстларында иштадевага табыну мисалы булып Хануман тора, аның иштадевасы булып Рама булган. Һиндстан тарихыннан күренекле мисаллар булып Тулсидас булган, ул шулай ук Раманың тугърысы булган, һәм Мирабай булган, аның иштадевасы булып Кришна булган.
Табынуны күбрәк өй алтаренда башкарырга сайлыйлар, хәтта туганнардан да аерым итем, Илаһның сурәте яшерелә.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. V. S. Apte, A Practical Sanskrit Dictionary, p. 250.
  2. Иштадева // Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: Словарь. / Под общ. ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. — М.: Республика, 1996.