Иҗат Сабитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иҗат Сабитов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иҗат Сабитов
Sabitov Idzhad Khakovich.jpg
Туган телдә исем Иҗат Хак улы Сабитов
Туган 15 декабрь 1937(1937-12-15) (82 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе , Воскресенск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер МДУ механика-математика факультеты[d]
Һөнәре геометр, профессор
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Җефет Людмила Вячеславовна
Балалар уллары Эрик, Денис
Ата-ана
  • Хак Сәрвәретдин улы (әти)
Бүләк һәм премияләре М. В. Ломоносов премиясе (МДУ)

Иҗат Сабитов, Иҗат Хак улы Сабитов (1937 елның 15 декабре, ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Воскресенск) — галим-математик-геометр, физика-математика фәннәре докторы (1997), Мәскәү дәүләт университеты профессоры (2005 елдан). М. В. Ломоносов премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 15 декабрендә Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәрендә өч балалы гаиләдә туган. Дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Сәрвәретдин Мифтахетдин улы Сабитовның (1862—1916 елдан соң) оныгы. Әтисе Хак Сәрвәретдин улы Бөек Ватан сугышына алынгач (фронттан кайткач әтисе авыл клубы мөдире булып эшли, шигырьләр һәм пьесалар яза, аларны үзешчән артистлар көче белән куя, тирә-юньдәге авылларда коллектив белән чыгыш ясый, китапханә ача), укытучы булган әнисе белән Ырынбур өлкәсе (1938—1957 елларда Чкалов өлкәсе) (хәзерге Александровка районы Зелёная Роща авыл җирлегенә керүче) Канчыр авылына эвакуацияләнә. Әлеге авылда башлангыч, район үзәгендә урта мәктәпне (көмеш медальгә), 1959 елда Дүшәнбе шәһәрендәге В. И. Ленин исемендәге Таҗик дәүләт университетының (2008 елдан Таҗик милли университеты(рус.)) физика-математика факультетының математика бүлеген бик яхшы билгеләргә тәмамлаган. Ике ел әлеге университетның математик анализ кафедрасында ассистент булып эшли. 1961 елда Ереванда бөтенсоюз конферениясендә, 1961 елда Ленинградта математиклар съездында катнаша. Ленинградта узган съезда профессор Н. В. Ефимов(рус.) белән таныша.

Н. В. Ефимов йогынтысында И. Х. Сабитовның гыйльми тикшеренүләренең төп темасы геометрия була. 1961 елда Мәскәү дәүләт университетына Н. В. Ефимов җитәкчелегендә аспирантурага керә. 1965 елда «Поверхности Дарбу в теории бесконечно малых изгибаний» темасына кандидатлык, 1997 елда «Изометрические отображения, изгибания и объёмы в метрической теории поверхностей» темасына докторлык диссертацияләре яклаган. 2005 елда профессор дәрәҗәсе бирелгән. Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетының математик анализ кафедрасында укыта. Чакырылган докладчы буларак, күп кенә халыкара конференцияләрдә чыгыш ясаган һәм дөньяның әйдәп баручы университетларында һәм фәнни үзәкләрендә: Австрия, Болгария, Бразилия, Алмания, Маҗарстан, Израиль, Италия, Польша, АКШ, Төркия, Украина, Франция, Швейцариядә һ. б. тикшеренүләр белән шөгыльләнү мөмкинлеге алган.

100 гә якын фәнни хезмәт авторы.

Иҗат Хак улы туган татар телен, берничә чит тел, шулай ук элеккеге СССР халыклары телләрен белә. Математика буенча берничә китапны инглиз Һәм француз телләреннән тәрҗемә иткән. Күпкырлыкларның күләмнәре турында популяр брошюрасы татар телендә нәшер ителгән. Ул Көнбатыш һәм Көнчыгыш классик әдәбиятын һәм поэзиясен белә һәм ярата, үзе дә (нигездә татар телендә) шигырьләр яза. Аның берничә шигыре композиторлар тарафыннан көйгә салынган һәм татар эстрадасында уңыш белән башкарыла. Әдәбият белән мавыгуны ул Муса Җәлил белән таныш булган, халык иҗаты белән кызыксынган әтисеннән мирас итеп алган[1].

Бабасы күренекле дин эшлеклесе һәм мәгърифәтчесе, имам-хатиб һәм мөдәррис Сәрвәретдин Мифтахетдин улы Сабитовның (1862-1916 елдан соң) мирасын танытыр өчен җан ата. Аның тырышлыгы белән хәзрәтнең исеме Татар энциклопедиясенә кертелгән (V том; Казан, 2011). [2][3].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Людмила Вячеславовна, уллары — Эрик һәм Денис.

Математикадан сайланма хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • И. Х. Сабитов, Локальная теория изгибания поверхностей// Итоги науки и техники. Современные проблемы математики. Фундаментальные направления. ВИНИТИ. 1989. Т. 48. С. 196—270.
  • И. Х. Сабитов, Объём многогранника как функция его метрики// Фундам. прикл. матем. 1996. Т. 2, No. 4. С. 1235—1246.
  • И. Х. Сабитов, Обобщённая формула Герона-Тарталья и некоторые её следствия// Математический сборник, 1998. Т. 189, No. 10. С. 105—134.
  • И. Х. Сабитов. Объёмы многогранников. — М.:МЦНМО, 2002. — 32 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В. А. Александров, Ю. А. Аминов и др. Иджад Хакович Сабитов (к 70-летию со дня рождения). mathnet.ru(рус.)
  2. И. Х. Сабитов. Мечтаю вернуть имя деда: (интервью с Диной Аляутдиновой)// Газета «Татарские новости». 2008. № 3
  3. Әлфинә Сибгатуллина. Имам һәм мөдәррис (Сәрвәретдин бине Мифтахетдинның тууына 150 ел). «Казан утлары», 2012 ел, декабрь, 130-132нче бит