Эчтәлеккә күчү

Иҗмәгъ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иҗмәгъ latin yazuında])
Иҗмәгъ

Иҗмәгъ (гарәп. إجماع «фикер берлеге»; рус. иджма́‘) — абруйлы шәхесләрнең (фәкыйһләрнең) берәр мәсьәлә буенча килешүе, консенсусы яки карары. Мөселман хокукы — фикһ чыганакларының берсе [1] .

Традиция иҗмәгънең барлыкка килүен беренче хокук белеме галимнәре (мөхтәҗидләр) эшчәнлеге белән бәйли. Алар VII гасырның икенче яртысына карый һәм «Мәдинәнең 7 факиһе» дип тә аталалар. Алар арасына Сәгыйд ибн әл-Мөсәййиб, Урва ибн-әз-Зөбәер, Касыйм ибн Мөхәммәд, Гобәйдулла ибн Габдулла, Сөләйман ибн Ясар, Хариҗә ибн Зәед һәм Әбү Бәкер ибн Гобәйд-әл-Харис керә. Алар төрле бәхәсле сорауларны карау тәртибен урнаштырганнар.

Сөнни мәзһәбендә иҗмәгъкә мөнәсәбәт

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәзһәб вәкилләренең иҗмәгъкә карашы төрлечә. Хәнәфиләр хәдисләре дөрес дип саналган сәхабәләрнең эшләрен генә таныганнар, ә мәликиләр Мәдинә мөҗтәһидләренең кайбер эшләрен генә таныганнар. Шәфигыйләр иҗмәгъне мөстәкыйль хокук чыганагы буларак түгел, ә Коръән һәм Сөннәткә өстәмә буларак таныганнар. Хәнбәлиләр Мәдинә мөҗтәһидләренең барлык категорияләрен дә кабул иткәннәр.

Иҗмәгъ бүлекләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗмәгъ тасвирлау һәм күрсәтү ысулы буенча түбәндәге категорияләргә бүленә [2] :

  • әл-иҗмәгъ әл-каули (гарәп. الإجماع القولي) — тавыш белән, ягъни ачык бәхәсләрдә кабул ителгән карар;
  • әл-иҗмәгъ әл-гамәли (гарәп. الإجماع العملي) — булган хәлләргә нигезләнгән, ягъни тикшерелмәгән, ләкин бер үк шартлардагы бер төрле карарлар һәм гамәлләр нәтиҗәсендә килеп чыккан карар;
  • әл-иҗмәгъ әс-сукути (гарәп. الإجماع السكوتي) — әйтелмәгән, әмма барысына да билгеле булган, каршылыклар белдерелмәгән карары.
  • Али-заде А. А. Иджма // Исламский энциклопедический словарь. М. : Ансар, 2007. ISBN 978-5-98443-025-8.
  • Иджма / Бобровников В. О. // Железное дерево — Излучение. — М. : Большая российская энциклопедия, 2008. — С. 699. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 10). — ISBN 978-5-85270-341-5.
  • Боголюбов А. С. Иджма // Ислам: энциклопедический словарь / Отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, ГРВЛ, 1991. — С. 91. — 315 с. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2.
  • Куликова К. Е. . ISBN 5-8291-0756-2.