Иҗтимагый дәүләт
| Иҗтимагый дәүләт | |
|---|---|
Иҗтимагый дәүләт яки социаль дәүләт (ингл. Welfare state) — дәүләт моделе, аның сәясәте матди байлыкларны, керемнәрне һәм мөлкәтне социаль тигезлек һәм гаделлек принциплары нигезендә яңадан бүлүгә юнәлтелгән. Бу сәясәт һәр граждан өчен лаеклы тормыш дәрәҗәсенә һәм сыйфатына ирешүне, социаль аермаларны киметүне һәм мохтаҗларга ярдәм итүне максат итеп куя.[1]

Иҗтимагый дәүләткә омтылу — социал-демократларның сәяси программаларындагы төп нигезләрнең берсе. Иҗтимагый дәүләт турында искә алу күп кенә илләрнең конституцияләрендә һәм башка югары дәрәҗәдәге кануннарында урын алган. Гомуми муллык дәүләте теориясе[ru] буенча, социаль гарантияләр дәүләтнең икътисадны көйләве һәм икътисади өлкәгә (бигрәк тә зур бизнеска) йогынтысы, шулай ук салым сәясәте аша тәэмин ителә.
Күп кенә иҗтимагый дәүләт яклы активистлар фикеренчә, нәкъ менә әлеге идеяләрне тормышка ашыру «Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Көнбатышның муллыгын тудырган».[2]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Актуальное интервью. Социальное государство: лозунги или реальность?.
- ↑ Джеффри Соммерс. Прибалтийский бунт: плоды тэтчеризма.