И. И. Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/И. И. Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университеты latin yazuında])
И. И. Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университеты
Нигезләнү датасы 1907 һәм 2011
Логотип
Сурәт
Рәсми исем Ленинградский санитарно-гигиенический медицинский институт, 2-й Ленинградский медицинский институт, Государственный институт медицинских знаний, медицинский факультет 2-го Петроградского университета, медицинский факультет Психоневрологического института, Северо-Западный государственный медицинский университет им. И.И. Мечникова[1], Санкт-Петербургская государственная медицинская академия им. И.И.Мечникова (СПбГМА)[2], Ленінградскі санітарна-гігіенічны медыцынскі інстытут, 2-і Ленінградскі медыцынскі інстытут, Дзяржаўны інстытут медыцынскіх ведаў, медыцынскі факультэт 2-га Петраградскага ўніверсітэта, медыцынскі факультэт Псіханеўралагічнага інстытута, Санкт-Пецярбургская дзяржаўная медыцынская акадэмія імя І. І. Мечнікава һәм Санкт-Пецярбургскі дзяржаўны медыцынскі ўніверсітэт імя І. І. Мечнікава
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Санкт-Петербург
Укучылар саны 4200
Ана ширкәт Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгы[3]
Штаб-фатирының урнашуы Санкт-Петербург, Россия
Алыштырган Санкт-Петербургская медицинская академия последипломного образования[d][3]
Рәсми веб-сайт szgmu.ru(рус.)
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 И. И. Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университеты Викиҗыентыкта

һәм

И. И. Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университеты (рус. Федеральное государственное бюджетное образовательное учреждение высшего образования «Северо-Западный государственный медицинский университет имени И.И. Мечникова» Министерства здравоохранения Российской Федерации) — 2011 елда И. И. Мечников исемендәге Санкт-Петербург дәүләт медицина академиясен Санкт-Петербург медицина дипломнан соң белем бирү академиясе белән берләштерүгә бәйле рәвештә оештырылган Санкт-Петербургтагы югары уку йорты.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И.И. Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университеты 2011 елның 12 октябрендә Россиянең иң борынгы ике медицина учреждениесе – Санкт-Петербургның дипломнан соң белем бирү медицина академиясе һәм И. И. Мечников исемендәге Санкт-Петербург дәүләт медицина академиясе кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән.[4]

И.И. Мечников исемендәге югары уку йортын гамәлгә куючы булып Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тора.

Ике югары уку йортын берләштерү Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2011 елның 23 июнендәге 609 номерлы боерыгы нигезендә барлыкка килгән.

2011 елның 6 июлендә узган уртак ректорлар Советында Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университеты җитәкчесе итеп элеккеге СПбМАПО ректоры вазыйфаларын башкаручы, м.ф.д. профессор Отари Гивиевич Хурцилава (1950 елгы) билгеләнә.[5][6]

Бүген университетта 4200ләп студент белем ала. Россия гражданнарыннан тыш университетта чит илләрдән 500дән артык студент кукый.

Моннан тыш, университетта 670 артык табиб-интернат һәм якынча 1500 клиник ординаторлар белем ала. Диссертацион тикшеренүләрне 460 аспирант, докторант һәм гыйльми дәрәҗәләргә дәгъва кылучылар башкара. Шулай ук ел саен якынча 32000 табиб һөнәри квалификацияләрен күтәрә.

И.И. Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университетында дәвалау-диагностик эше үз клиник базаларында, 25 дәвалау профиле буенча, 1645 койкада башкарыла. Ел саен университетның клиник бүлекчәләре стационарда 40000 тирәсе пациентка һәм якынча 30000 пациентка югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтә.

Яңа вуз хезмәткәрләренең гомуми саны, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә, 6853 берәмлектән артмаска тиеш. Яңа вузда билгеләп үтелгәнчә, «СПбМАПО һәм СПбГМАның кайбер кафедралары бер-берсен кабатлыйлар, бу мәсьәлә хәзер, максималь авыртусыз һәм нәтиҗәле карар кабул итү өчен, эксперт медицина берләшмәсе белән бергә, коллегиаль рәвештә хәл ителә.»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]