Йога

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Йога — һинд мәдәниятендәге төшенчә, киң мәгънәлә төрле рухи, психик һәм физик тәҗрибәне берләштерә, индивидуумның рухи һәм психик яктан тота белү ысулларын өйрәнү максатында индуизм һәм буддизмның төрле юнәлешләрендә кулланылган организмның психик һәм физиологик функцияләре белән идарә итү [1]. Тар мәгънәдә, йога — индуизм философиясенең алты ортодоксаль мәктәпләренең (даршан) берсе[2][3].

Йоганың тәүге максаты — дөньяда кешенең онтологик статусын үзгәртү.

Йоганың төп юнәлешләре — раджа-йога, карма-йога, джнана-йога, бхакти-йога һәм хатха-йога.[4][5][6] Индуизм философиясенә ярашлы, раджа-йога системасында тасвир ителгән «Йога-сутрах» Патанджали йога төшенчәсен бирә.[7] Веды, Упанишады, «Бхагавад-гита», «Хатха-йога-прадипика», «Шива-самхита» һәм Тантры кебек индуизм тасвирламаларында йога тикшерелә. Йоганың ахыргы максаты төрле булуы мөмкин: физик сәламәтлекне ныгыту һәм мокши хәленә җитү.[1] Һиндостаннан читтә «йога» термины тик хатха-йогой һәмасана булуын күзаллый, бу йоганың рухи ягын күрсәтми. Йоганы өйрәнүче һәм кулланучы кешене "йог" яки "йогин" дип әйтәләр.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йога сүзе тамыры йодж яки йудж булган санскриттан барлыкка килгән, бу сүзнең мәгънәләре күп [8] : югән, югәнләү, берләштерү, бәләү, һармония .[9][10]

Беренче мәртәбә «Риг-веде»да, беренче һинд әдәбияты комарткысында телгә алына.[11][12]

Медитацияләүче Шива, Бангалорда зур статуя

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Авадхута
  • Медитация
  • Мантра
  • Фитнес-Йога
  • Дживамукти-йога
  • Йога-Васиштха
  • Гимнософистлар
  • Йогатерапия

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Jacobsen, p. 10.
  2. «Yoga has five principal meanings: 1) yoga as a disciplined method for attaining a goal; 2) yoga as techniques of controlling the body and the mind; 3) yoga as a name of one of the schools or systems of philosophy (санскр. (IAST) darśana ); 4) yoga in connection with other words, such as hatha-, mantra-, and laya- , referring to traditions specialising in particular techniques of yoga; 5) yoga as the goal of yoga practice».
  3. Monier-Williams includes «it is the second of the two Sāṃkhya systems», and «mental abstraction practised as a system (as taught by Patañjali and called the Yoga philosophy)» in his definitions of «yoga».
  4. Pandit Usharbudh Arya (1985).
  5. Sri Swami Rama (2008) The royal path: Practical lessons on yoga.
  6. Swami Prabhavananda (Translator), Christopher Isherwood (Translator), Patanjali (Author). (1996).
  7. Jacobsen, p. 4.
  8. «Йога» сүзенең мәгънәләре - кара: Apte, 788нче бит.
  9. : Flood (1996), 94нче бит.
  10. yugum, инглиз сүзе yoke охшаган.
  11. P. 51 The Complete Idiot’s Guide to Yoga By Joan Budilovsky, Eve Adamson
  12. «Риг-веды»да телгә алына

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вивекананда С. Философия йоги. Изд-во «Амрита», 1992. 512 с. ISBN 5-86667-004-6
  • Элиаде М. Йога. Бессмертие и свобода. СПб.: Лань, 1999. ISBN 5-8114-0184-1
  • Дюмулен Г. Глава 2. Элементы йоги в буддизме // История дзэн-буддизма. Индия и Китай — СПб.: ОРИС, 1994. — 336 б. ISBN 5-88436-026-6.
  • Apte, Vaman Shivram (1965). The Practical Sanskrit Dictionary. Delhi: Motilal Banarsidass Publishers. ISBN 81-208-0567-4
      .  (fourth revised & enlarged edition).