Йогешвари мәгарәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йогешвари мәгарәләре latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Йогешвари гыйбадәтханәсе
Ил Һиндстан
Урнашу урыны Йогешвари, Мумбаи
Кайсы дини агымга карый Йогешвари, Даттатрейя, Хануман, Ганеша һ.б. Ходайларга табыну

Йогешвари мәгарәләре Һиндстанның Йогешвари шәһәр янында урнашкан иң иртә Һинду һәм Буддист мәгарә гыйбадәтханәләрнең берсе. Мәгарәләр безнең эраның 520-енчедән 550-нче елларга карый. Бу мәгарәләр Махаяна Буддист мигъмариятеның соңгы стадиясенә карый, соңрак алар Һиндулар тарафыннан алынган булган. Тарихчы һәм галим Уолтер Спинк буенча, Йогешвари Һиндстанда иң элеккеге төп Һинду мәгарә гыйбадәтханәсе (һәм тулаем озынлык төшенчәләрендә) "иң зурысы".[1] Координаталары:19.1391°N, 72.8568°O. Мәгарәләр Көнбатыш Экспресс Шоссесы янында урнашкан. Мәгарәләргә озын баскычлар алып бара, алар мәгарә пространствосының төп залына илтә. Аның күп баганалары бар һәм ахырда Лингам бар. Стеналар буйлап Даттатрейя, Хануман һәм Ганеша потлары урнашкан. Шулай ук ике ишек сакчысы калдыклары бар. Мәгарәдә шулай ук Йогешвари Алиһәсенең муртисы һәм аяк эзләре бар, шуның хөрмәтенә бу гыйбадәтханә соңрак атала башлаган. Кайбер Маратхи кешеләре тарафыннан Алиһә Куладэви дип атала, аңа шулай ук Гуҗараттан кайбер мигрант төркемнәре табына.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Walter M. Spink; University of Michigan. Center for South and Southeast Asian Studies (1967). Ajanta to Ellora. Marg Publications. https://books.google.com/books?id=PwsNAQAAIAAJ. Retrieved 19 April 2012. 
Гомуми
Commons
Commons
Викиҗыентыкта бу тема буенча
[[Commons:{{{1}}}|медиафайллар тупланмасы]]