Эчтәлеккә күчү

Йогырт (үсемлек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йогырт (үсемлек) latin yazuında])
Йогырт
Халыкара фәнни исем Galium L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Мареновые[d]
Таксономик төр G. verum[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Отто фәнни энциклопедиясе[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 71(2)[d], Ботанический словарь, 1878[d] һәм Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d]
Нәрсәнең чыганагы bedstraw[d][3]

 Йогырт Викиҗыентыкта

Йогырт, сырлан (лат. Gálium) — мареначалар семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләнчел, сирәк кенә ярымкуакчыл үсемлекләр ыругы. Бөтен дөнья буйлап таралган. Төрләренең гомуми саны 400 −650[4] . Кайбер төрләре — дару үләннәре. Күпчелек төрләр чүп үләне .

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ыругның фәнни исеме грекча: γάλα (гала) — «сөт» сүзеннән килеп чыккан. Бу үсемлекне ашаган сыер сөтенең үзлекләре үзгәргән: ул кызгылт төскә кергән һәм тиз әчегән. Шул ук сәбәп буенча, татарлар аны йогырт (йогурт белән бер үк тамыр) дип атыйлар[5] .

Русча исеме «подмаренник» бу үсемлекнең марена дип аталучы Rubia ыругына охшашлыгы белән аңлатыла Кайвакыт рус телендәге чыганакларда «галиум» формасы кулланыла — бу аның фәнни исемнең транслитерациясе.

Владимир Даль Аңлатма сүзлегендә башка җирле рус исемнәре күрсәтелгән: подмарь, подмарица, рототник, полумаренник[6] .

Фәнни атамасының синонимнары[7] :

  • Aparinanthus Fourr. (1868)
  • Aparine Guett. (1754)
  • Aparinella Fourr. (1868)
  • Aspera Moench (1794)
  • Bataprine Nieuwl. (1910)
  • Chlorostemma Fourr. (1868)
  • Eyselia Neck. (1790)
  • Galion St.-Lag. (1880), orth. var.
  • Gallion Pohl (1810), orth. var.
  • Gallium Mill. (1754), orth. var.
  • Relbunium (Endl.) Hook.f. (1873)
  • Trichogalium Fourr. (1868)

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

400 дән артык төре билгеле, бөтен җир шары буенча, башлыча, Төньяк ярымшарда таралган. Ыруг диапазоны бик киң, ул Евразиядә дә, Төньяк Америкада да уртача һәм салкын климат булган төбәкләрне үз эченә ала. Моннан тыш, кайбер төрләр Төньяк Африкада да очрый.

Татарстан территориясендә 18 төре үсә. Төньяк йогырт (G. boreale), саз йогырты (G. palustre), инеш буе йогырты (G. rivale), хуш исле йогырт (G. odoratum) һәм башкалар барлык районнарда очрый; куе чәчәкле йогырт (G. densiflorum), маренасыман йогырт (G. rubioides), өч яфраклы йогырт (G. trifidum) һәм башкалар — сирәк очраучы төрләр. Яфраклы һәм катнаш урманнарда, куаклар арасында, су буйларында, юл кырыйларында, тау битләрендә үсә.

Биологик тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ябышкак йогырт. Flora von Deutschland, Österreich und der Schweiz китабыннан иллюстрация, 1885

Ыруг вәкилләре берьеллык, икееллык һәм күпьеллык үлән үсемлекләре[8] . Нигездә, 15-20 см биеклектәге күпьеллык үсемлек.

Тамырчалары гадәттә нечкә, бик тармакланган. Алар ярдәме белән күп төрләр актив рәвештә үрчиләр[8] .

Сабаклары дүрт кырлы, гадәттә зәгыйфь, күбрәк яки азрак дәрәҗәдә җиргә сарылганнар[8], ләкин кайбер төрләрдә алар нык һәм туры басып торалар — мәсәлән, төньяк йогыртында (Galium boreale)[9] .

Яфраклары тар, бөтен, яшел, еш кына тешле кырыйлары белән; 4-10 лап тоташып, боҗра (такыя) ясап урнашканнар. Яфракларның озынлыгы, төренә карап, 1-3 см, киңлеге 1 мм дан 1 см га кадәр[8][9] .

Чәчәкләр кечкенә, йолдызсыман, ике җенесле . Таҗ дүрт яфракчыклы, сирәк кенә өч яфракчыклы. Чәчәкләре ак, алсу, сары төстә. Кайбер төрләрнең, мәсәлән, хуш исле йогыртның чәчәкләре бик хуш искә ия. . Аерым чәчәк төркемнәре — ярымчатырлар, алар сабак яфракларының куеннарында урнашырга яки сабак очында эре, күп чәчәкле, аз яфраклы себеркәчле төркемнәргә тупланырга мөмкин[9] . Чәчәкләре ялгыз да урнаша ала.

Җимеше — коры, вакланучан, берәр орлыклы 2 өлешкә бүленә. Май ахыры — сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрләр саны төрле авторлар тарафыннан төрлечә бәяләнә: 400[8], 650[4] . Күпчелек төрләр табигый яшәү урыннарыннан тыш табигыйләштеләр һәм чүп үләннәренә әйләнделәр[8] .

  • Galium aparineЯбышкак йогырт. Европа һәм урта климатлы Азия. 1,5 метрга җитә торган берьеллык үсемлек. Сабагында һәм яфракларында каты ыргаклары бар. Чәчәкләре вак, ак. Үзен чүп үләне буларак та тота. Тамырларында хиноннар, алкалоидлар, флавоноидлар бар. Төнәтмәсе сидек кудыргыч буларак кулланыла, бавыр авырулары, цинга, зоб зәхмәтләреннән дәвалый.[8]
  • Galium borealeТөньяк йогырты. Европа, шул исәптән Россиянең европа өлеше. Нык туры шома сабаклы үсемлек. Чәчәкләре ак, җимешләре ыргаклар белән капланган.[9].Тамырларыннан кызыл буяу алалар. Төнәтмәсе сидек кудыргыч буларак кулланыла, бавыр авырулары, цинга, зоб зәхмәтләреннән дәвалау өчен кулланыла.
  • Galium odoratumХуш исле йогырт . Евразия. 30 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Вак ак чәчәкләре сирәк чукларга җыелган, алар хуш ис тарата[8].
  • Galium volgenseИдел буе йогырты. Европа, Россиянең европа өлеше. Тамырлары тукымалар буяуда кулланыла. Сабаклары нык, туры, шома. Чәчәкләре ак. Җимешләре кабарынкы, шома[9].
  • Galium spuriumЯлган йогырт. Португалиядән Япониягә кадәр Евразия, шулай ук Төньяк Африкада очрый. Ак, сары, яшькелт-сары чәчәкле берьеллык үсемлек[10].
  • Galium tricornutumӨч мөгезле йогырт Galium tricorne. Европа, Россиянең европа өлеше, Казакъстан, Төрекмәнстан, Монголия. Ак чәчәкле берьеллык үсемлек[10].
  • Galium verumЧын йогырт, яки сары йогырт. Евразия һәм Төньяк Америка. 30 см га кадәр биеклектәге күпьеллык үсемлек. Сабак очларына вак ачык-сары төстәге чәчәк төркемнәре җыелган[8].
  • Galium palustre — Кәккүк җитене, Саз йогырты.
  • Galium mollugo L. — Йомшак аланчы. Куяннар ашый. Буяу чыганагы.
  • Galium verum — Күркә койрыгы, Чын йогырт. Чәчәкләре эремчек ясауда кулланыла, яфракларында каучук бар. Буяу чыганагы.
  • Galium ruthenicum — Рус йогырты. Барлык терлек өчен азык.
  • Galium uliginosum — Баткак йогырты.
  • Galium triflorum — Өч чәчәкле йогырт.[11]

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хуш исле йогыртның җир өсте өлеше тәмле исле, составында кумарин бар, чәй, алкогольсез эчемлекләргә үзенчәлекле ис бирү өчен кулланыла, сәламәтләндерү чәйләренең составына керә.

Халык медицинасында чын йогырт үләненең төнәтмәсе тынычландыру, авыртуны басу, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Яңа җыелган үләннәрнең согы кан туктату үзлегенә ия.

Төньяк йогырт, инеш буе йогырт, рус йогырт (G. ruthenicum), чын йогырт — баллы үсемлекләр.

Вак йогырт (сырлан) (G. aparine) — чүп үлән, чәчүлекләрдә үсә.

Өч чәчәкле йогырт (G. triflorum) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[12]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. 3,0 3,1 Тезаурус по искусству и архитектуре
  4. 4,0 4,1 Galium (en). The Plant List. Version 1.1. (2013). әлеге чыганактан 2017-09-05 архивланды. 2016-07-30 тикшерелгән.
  5. См. «йогырт» в Татарско-русском словаре Р. А. Сабирова
  6. Толковый словарь живого великорусского языка.
  7. Список синонимов рода Galium L. в базе данных Королевских ботанических садов Кью(ингл.) (Тикшерелгән 2 октябрь 2009)
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 8,6 8,7 8,8 = Botanica. — ISBN 3-8331-1621-8. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «bot» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 . — 700 экз. — ISBN 5-87317-260-9. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «ЛО» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  10. 10,0 10,1 Маевский П. Ф. . — 5000 экз. — ISBN 5-87317-321-5.
  11. Словарь-справочник-по-флоре-Татарстана.pdf (giylem.tatar)
  12. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/jogyrt Онлайн — энциклопедия Tatarica

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиханәнең эмблемасы
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  
Galium
  • Имханицкая, Н. Н. . — Т. 5. Ч. 2. Цветковые растения. — 300 000 экз.
  • Подмаренник // журнал «Наука и жизнь», № 3, 1980. стр.160